|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2015 Җәмгыять
"Булгария" су төбенә китү турындагы эшнең биш фигурантының икесенә җәза үзгәртелдеТеплоходның субарендаторына җәза йомшартылган, Росречрегистрның элек амнистияләнгән эксперты сак астына алыначак Татарстан Югары суды "Булгария" су төбенә китү турындагы эш буенча хөкем карары чыгарды. Эшнең ике фигурантына карата җәза чарасы үзгәртелгән. "Татар-информ" агентлыгына ТР Югары суды матбугат секретаре Наталья Лосева хәбәр иткәнчә, апелляция инстанциясе карары буенча Росречрегистрның өлкән эксперты Яков Ивашовка карата амнистия кире кагылган, җәза катгыйландырылган: ул 5,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Искәртеп узабыз: җәй көне Казанның Мәскәү районы суды карары буенча Ивашов амнистия буенча азат ителгән иде.
Судноның субарендаторы Светлана Инякинага карата җәза йомшартылган: ул элек билгеләнгән 11 ел урынына 9,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. ТР Югары суды калган өч фигурантка карата җәзаны үзгәрешсез калдырган: Ирек Тимергазиев 6, Владислав Семенов 5, Рамил Хәмитов 6,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителгән.
Юлия РЕВИНА |
Иң күп укылган
|