поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.04.2015 Юмор

Кая карама – хатын-кыз...

Соңгы арада хатын-кыз­ларның күбәеп китүе шаккатыра башлады. Кая карама – хатын-кыз! Кән­сирт, театр зал­­ларында – алар. Автобус, троллейбус, трамвайда – алар. Мәктәптә, балалар бакчасында, аш­ханә, бүль­нис­ләр­дә әлеге дә баягы шул яулыклы, халатлы, итәкле затлар. “Безнең ирләр кайда соң?” дигән урынлы сорау туа.

Бала табу йортларындагы статистикага баксаң – ил­легә илле туа лабаса! Кай­бе­рәүләр, ир-егетләр хәзер бер кулга сыра шешәсе, икен­че­сенә пульт тоткан килеш телевизор каршындагы диванда яталар, дигән булалар. Хә­зерге ир затын шулай мыс­кыллап күрсәтү нинди явыз­ның гамәледер – белмим, минем ятканым юк! Икенчелә­ре, акча кытлыгы мужикларны өстәмә эш табарга мәҗ­бүр итә, дип фаразлыйлар. Хә­зер бит һәр кеше кредит сазлыгына баткан. Белмим, ми­нем батканым юк! Ир халкы күп­ләп кырыла, дип фа­раз­лау­чылар да байтак. Ә менә монысын инкарь итеп булмый!..

Бу арада, машинаны ремонтка кую сәбәпле, бер атна троллейбуста йөрергә туры килде. Тукталыш саен ишелеп апа-сеңелләр утыра. Ир затлары берән-сәрән. Нәр­­сә генә күрмисең, ишет­мисең анда?! Бер чибәр генә ханым, баласы көйсезләнә башлагач, миңа төртеп күр­сәтә: ела­саң, мәмине әнә теге сакаллы абыйга бирәм... Бала бер минутка тынып тора да тагын шың­шый башлый. Яшь ана янә миңа борылып: “Хә­зер мә­мине сакаллы абыйга би­рәм...” Ахыр чиктә түзмә­дем: мәйтәм, сез, сеңелкәш, канса да кансов хәл итегез. Мин сез­нең аркада өченче тукталышымны узып китәм бит инде!..
 
Шулаен шулай да, бу мәсьәләнең икенче ягы бар бит әле, җәмәгать. Анысы турында да әйтмичә ярамый. Хатын-кыз – дачурта, ә өйлә­нә башласаң, җүнле кеше табып булмый. Мәскәү бу хәл­ләргә борчылып, Беренче каналдан хәтта “Әйдә өйлә­нешәбез!” дигән тапшыру күрсәтә башлады. Баштарак без дә аны караштыргалый идек. Хатын бе­лән. Ара-тирә Мәскәүгә без­нең кәләшләр дә кияү сайларга барып чыгалар. Татар кызлары, үзегез беләсез, күршенең әтәче катырак кычкыра дипме, ятларга күз ата. Баштарак прин­ц көтеп тулай торакта яталар. Картая башлагач, кияү тү­гел, маҗара эзли башлыйлар. Үз башларына.
 
Әй, тырышалар, әй, бө­те­реләләр, әй, кыланалар. Мин тел шартлатам, ә хатын көн­ләшүеннән башка бүл­мәгә чыгып китә. Имештер, мин беркайчан да хатын-кызны дөрес бәяли бел­мәгәнмен...
 
– Әйе шул, сиңа өй­ләнүем дә моны раслап тора! – дип кычкырам.
 
Шуннан сүз артыннан сүз – нәтиҗәдә эшләр “по­же­­нимся”дан “давай раз­ве­дем­ся”га килеп җитә. Чөнки икебез дә – сүз бирми, сүз кү­тәрми торган адәм. Берәр атна өйдә тынлык – мәет чыккан кебек. Аннары җай­ланып китә китүен. Әмма бугазда төер утырып кала.
 
Кыскасы, “Давай по­же­нимся”ны бөтенләй карамас булдым. Чөнки анда ай саен үзен Русиянең баш яучысы дип игълан иткән адә­ми затның йә үзенә, йә кызына ду китереп кияү эзлиләр. Ләкин табалмыйлар. Әллә тауарлары үтмәс шунда, әллә сәүдәгәрләре так себе, әллә не там ищут. Менә шундый пәрәмәч, аптыкаем!
 
Вупчем, җәмәгать, ха­тын-кыз күбәйгән саен, мәсьә­ләләр дә катлаулана бара. Кем ничектер, мин шәхсән ха­тын-кызга баш бирмәү ягын­да. Акча кем кулында булырга тиеш? Әйе, ирләр кулында. Ә бездә ничек? Сайлау алдыннан түрәләр­нең декла­ра­ция­лә­рен укып хәй­ран­нарга калдым: алар­ның хатыннары ирләренә караганда күпкә баерак икән бит! Вәт сиңа мә! Кайсы тү­рәнең хатынын алма – миллионер! Күрше Җа­ма­лет­дин әйтмеш­ли, кем кулында пачка – шу­ның кулында тачка. Һәм башка нәрсәләр дип өстәр идем мин... Соң, шулай булгач, ничек безнең илдә кризис булмасын!
 
Акчалы хатын ничек итеп иргә баш бирсен ул! Ә акчасыз ир ул – мәхлук, җан көеге, хатын арбасына тагылган дегет чиләге. Безнең бөтен бә­лаләребез шуннан дип уйлыйм мин үземнең ике дипломга ия булган башым белән.
 
Әйе, хатын-кызның артык үрчеп китүе сагайта. Хәтта өркетә. Күршем Җама­летдин: “Мин хатын-кызлар­дан куркам, агайне! Бигрәк тә икәү генә бер бүлмәдә калырга”, – ди.
 
– Нигә? – мәйтәм.
 
– Берәр нәрсә сорарлар может...

Дамир ГЫЙСМЕТДИН
Ватаным Татарстан
№ 46 | 01.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»