|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2015 Спорт
Татарстан кызлары велосипедта Севастопольга бармакчыБөек Җиңүгә багышланган веломарафонда аларга 3 мең км юл үтәсе була. Әлмәттә яшәүче Наталья Батаева белән Бөгелмәдән спортчы Мария Коковенкова, Бөек Ватан сугышы хакындагы истәлекне яңарту максатыннан, илебез юллары буйлап велосипедта узачаклар. 1 апрельдә “Сугыш көйдергән яшьлек” патриотик веломарафоны старт ала. Маршрут Әлмәттән башланып, Евпатория аша узачак һәм Севастопольга кадәр җитәчәк. Веломарафонны оештыручы һәм анда катнашучы Наталья Батаева сүзләренә караганда, алар марафонга узган елның җәеннән үк әзерләнә башлаганнар. Кызганыч ки, аларга кушылырга теләк белдерүчеләр генә аз булган. Шулай булмыйни: кызларга бит 3 мең км юл үтәргә туры киләчәк. Велосипедчылар юлда 45 көн булачак. Уникаль сәяхәт 5 майда төгәлләнә. Герой-шәһәр Севастопольда Татарстан спортчыларын тантаналы төстә каршы алу көтелә, дип хәбәр итә Әлмәт газетасы.
|
Иң күп укылган
|