поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.04.2009 Җәмгыять

ҖИР АСТЫ МУЗЫКАНТЫ

Казан метрополитенының Җиңү Проспекты станциясенә төшкән халыкны татар моңы каршылый. Таш мәгарә җырчысы Альберт биредә көн саен гармун уйнап акча эшли. Озын, бормалы халык җырларын да суза, бию көйләрен дә сиптерә. Таш станция эчендә акустика шәп – аның җырлавы әллә кайдан ук ишетелеп тора. Иртән йокылы-уяулы эшкә барып ятканда, кәефләр күтәрелеп китә. Беркөнне аның белән җир асты “бизнесы”, тормышы, хәл-әхвәлләре турында сөйләшеп алдык. Альберт Казанда туып үскән егет, 28 яшьтә. Сөйләшеп торган арада яныбызга милиционер килеп: “Утырма монда, чыгып кит! Китмәсәң төяп җибәрәм!” – дип янап китте.

– Гел шулай куалыйлармы сине моннан?

 

– Көнләшәләр алар миннән. Алар утырып җырлый,  минем шикелле акча эшли алмыйлар, шуңа күрә ачулары килә. Югыйсә мин берәүгә дә тимим, тәртип бозмыйм, беркемне дә таламыйм, ә яшәремә акча эшлим, чөнки пенсия акчам тормыш алып барырга җитми. Баян ашатучым да, дустым да. Әнинең пенсиясе генә яшәргә җитми. Минем үземнең дә инвалидлык буенча пенсиям бара – 4 мең 400 сум, тик анысы да аз бит.

 

– Яныңнан узып киткәндә игътибар итәм, гел моңсу, кәефсез утырасың. Ник?

 

– Елмаерга тормышта бернинди дә сәбәбем юк. Булса иде ул ике кулыңа бер һөнәр, канатландырып торучы бер стимул. Тормышның тәмен тапмыйм мин.

 

– Сиңа ни җитми соң?

 

– Аллаһы Тәгалә гаеп итә күрмәсен – мине бәхетсез итеп яраткан ул бу дөньяга. Мин монда күреп торам –  гел парлылар гына йөри. Ә минем сөйгән ярым, парым юк. Бәхет җитми миңа бу дөньяда.

 

– Кызлар белән бер дә танышып, йөреп караганың юкмы?

 

– Радиолар аша да танышып караганым бар, смс та язып карадым – нәтиҗәсе булмады. Радиога үзем турында бөтен мәгълүматны язып җибәрдем – 1980 елның 31 декабрь көнне кичке алтыда туганмын. Тумыштан эпилепсия дигән авыруым бар. Кыскасы, үзем турында барысын да дөресен язам, яшереп тормыйм. Җавап итеп кызлар башта язгалыйлар. Хәлләр кайчакта кайсыберсе белән күрешеп сөйләшүгә кадәр барып җитә. Урамда йөреп киләбез, сөйләшәбез. Тик шул күрешү, гадәттә, беренчесе һәм соңгысы була. Кайтуыма смс килеп төшә. Я "Егетем бар", я “Гафу ит, без синең белән бер-беребезгә туры килмибез” дип “сөенче алалар". Шундый очрашулардан соң бөтенләй өметем сүнә. Яшем дә ашыктыра – утызны куып барам бит инде. Кеше шикелле өйләнеп, гаиләмне корып җибәрсәм, бу дөньяда миннән дә бәхетлерәк кеше булмас иде.

 

– Авыру дигәч, шикләнәләрдер инде...

 

– Эпилепсиядән башка мине бүтән нәрсәләр борчымый. Сәламәтлегемнән зарланмыйм, гаилә корып яшәрлек чамам бар дип уйлыйм. Сирәк кенә өянәкләрем килеп чыккалый чыгуын. Хәтерлим, миңа 17 яшьләр чамасы иде, иптәшем белән Бауман урамына киттек. Җир асты юлы була торып, анда төшмичә, юл аркылы чыгып киттек. Иптәшем юлны аркылы чыгып өлгерде, ә мин юлның уртасында светофор булып бастым да калдым. Моны хәтерләмим инде – иптәшем сөйләде. Берзаман аңыма килсәм – мин юл уртасында кадакланып басып торам. Бөтенесе дә сигнал биреп акырталар, мин берни дә аңламыйм. Егылмаганмын да хәтта. Иптәш малай әйтә: “Котым очты, сине таптап китәләр дип торам!”

 

– Син гел татарча гына уйныйсың...

 

– Кечкенәдән үк татар моңын – татар халык җырларын яратып тыңладым һәм башкардым. Бик яхшы җырлыйм да, уйныйм да, хәтта сәләтем бар дип тә уйлыйм. Җырчы буласым килә. Сәхнәдә Салават абыйлар, Хәния апалар белән бергә йөрергә иде!

 

– Нинди көйләр башкарасың?

 

– Күпчелеге – Салават репертуарындагыларны. Салават Фәтхетдинов минем күрше. Мин Гвардия урамында, ә ул Патрис Лумумба урамында тора. Мин аны үлеп яратам. Телевизордан күрсәм, тавышын соңгы көченә ачып куям. "Ычкындың мәллә!" – дип, әни йөгереп керә. Ул җырлап бетермичә, телевизор янына бер кешене дә якын җибәрмим.

 

– Сәләтең кемнән күчкән дип уйлыйсың?

 

– Әтидәндер, чөнки ул гармунда да бик яхшы уйнаган, җырлаган да.

 

– Кая соң ул?

 

– Хәзер өченче хатыны белән Буа районында яшәп ята. Миңа биш ай чагымда, безне ташлап киткән. Әтиемнең апасы янына, Апас районының Коштаулы авылына сабантуйларга кайтып йөрим. Талия апа мине бик хөрмәт итә, якын күрә, рәхмәт аңа.

 

– Ә әтиең белән күрешкәнең бармы?

 

– Миңа 12 яшь тулгач, күрештек без аның белән. Тешемне алдырырга дип сырхауханәгә кереп ятарга туры килде. Эпилепсия булгач, анысы да катлаулырак икән. Әни белән бергә кереп яттык. Өйдә әби белән апа икесе калдылар. Беркөнне хәлләрен белешеп, телефоннан чылтыраттык боларга. Әби әйтә: “Атагыз килде, хәзер сезнең янга сырхауханәгә киттеләр”, – ди. Ай, минем шатланганны күрсәң! Җиденче кат күкләргә менгән шикелле булдым шатлыгымнан. Палатага йөгереп кердем, көтәм. Берзаман килде, каршы алырга чыктык. Кочаклаштык, елаштык.  “Нихәл, улым?” – дип сорады ул миннән. “И, әти, әти, әйбәт кенә инде шунда...” – дидем дә, елап җибәрдем. Белмим, шатлыктанмы, башкаданмы.

 

– Үпкә сакламаган идеңме соң аңа?

 

– Әтине беркайчан да күрмәгәч, белмәгәч, ни дип гаеплисең инде? Минем моңа хакым юк дип уйлыйм. Шул очрашудан соң 4-5 ел узгач, әтием янына үзем бардым. Ничектер беркөнне кич Кинәт кенә чыктым да киттем. Сагындым, сөйләшеп утырасым килде. Якты чырай белән каршы алдылар дип әйтә алмыйм. Алай да, әти кертте, икәү сөйләшеп утырдык. Аш пешерделәр, әти беләк буе ит салып бирде. Соң иде инде, кунарга калдым. Йокларга яткач, ишетәм – аш бүлмәсендә кәстрүлләр шалтырый. Хатыны: “Абау, шуның кадәр ит ашатып бетердеңмени?” – дип сорады. Әти: “Ашасын, ул да минем малай бит!” – диде. Ир балага һаман да ата кирәк шул. Миңа гомер буе әти белән аралашу җитмәде, һаман да җитми. Ә алиментын даими түләп торды ул – ай саен 100 тәңкә.

 

– Монда акчаны әйбәт салалармы соң?

 

– Әйбәт, зарланмыйм. Ун сумлыклар, иллелек , йөзлек тә салып китәләр, Аллага шөкер. Кайчакта хәтта биш йөзлек тә эләккәли. Хәтта тимер евролар да ыргытып киткәннәре бар. Тырышып, көн саен иртәдән кичкә кадәр уйнап утырсаң, аена 30-40 мең сум акча керә. Яшьләр дә, олылар да сала. Яшьләр күбрәк тә сала әле, хөрмәт итәләр бик каты. Гаиләбез бик зур, акча күп китә. Әбием, әнием, дүрт яшьлек баласы белән бертуган апам – бөтенебез бергә яшибез, чыгымнарыбыз күп. Балага гына да бик күп акча тотыла. Даруларга да күп кирәк.

 

– Гаилә булгач, торырга урыны да кирәк бит әле аның. Әбиләр, бәбиләр белән кечкенә фатирда яшәргә кем генә риза булыр икән?

 

– Анысын ничек тә хәл итәргә тырышырбыз инде. Миңа фатир бирергә тиешләр, чиратта тугызынчы булып торам. Шуңа ышанам инде. Үзем гаиләмне корсам, тормыш алып барырга акчасын да җиткерер идем. Минем өчен көненә бер мең тәңкә акча эшләү берни түгел.

 

P.S. Альберт белән танышасы килгән кызлар өчен аның телефонын бирәбез: 89625569436.

 


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 49 | 18.04.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»