поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.03.2015 Интернет

Казан IT-парк Бизнес-инкубаторы резидентлары арасында мөселман проекты да бар

21-22 март көнне Казан IT-паркында 17-нче язгы сайланыш үткәрелде. Сайланышта Йошкар-Ола, Яшел Үзән, Казан һәм Ижаудан килгән 25 проект катнашты. 10 проект арасында җиңүче итеп, бөтендөнья мөселманнары өчен файдалы мобиль кушымта уйлап тапкан оешма - Halal Guide билгеләнде.

“Бизнес-инкубатор резидентлары санына керү безнең өчен зур мөмкинлекләр ача. Биредә стартаплар өчен нык ярдәм күрсәтәләр: экспертлар киңәшләре, эш өчен уңайлы шартлар, һ.б.”, - дип белдерә Halal Guide проектын тормышка ашыручы Айрат Касимов.
 
 
17-нче сайланыш кысаларында, Бизнес-инкубатор хезмәткәрләре, 100 гә якын гариза кабул иткәннәр. Жюри алдында чыгыш ясау мөмкинчелеге, бары тик, 25 проектка гына бирелде. Сайланышта эшләгән жюри югары технологияләр өлкәсендә танылган шәхесләр.
 
HalalGuide кушымтасы хәләл нокталарны тиз һәм уңайлы итеп табарга ярдәм итә. Моннан тыш, HalalGuide командасы Мәскәүдәге “Мобиль мәчет” проекты өстендә эшли.
 
HalalGuide кушымтасыннан мәчетләр, гайбадәт кылу урыннарын, туклану нокталарын, ризык кибетләрен һәм мөселман киемнәре кибетләрен табарга була. Кушымта, хәләл ноктаның кайда урнашканын күрсәтеп кенә калмый, аңа иң якын һәм уңайлы юлны да күрсәтеп бирә.
 
 
Бүген кушымтада 2500дән артык хәләл нокта бар, алар Русия, Казахстан, Кыргызстан, Украина һәм Белорусиянең 1100 шәһәрендә урнашкан. Исемлеккә көн саен яңа оешмалар теркәлеп тора. Якын арада кушымтаның гарәп, төрек телләрендәге версияләре чыгарга тора. Әлегә ул инглиз һәм татар телләренә терҗемә ителгән. 
 
Кушымтаны гаджетка урнаштыру – түләүсез. 
 
Әйтеп үтергә кирәк, HalalGuide проектының кайнар телефон линиясе эшли башлады: 8-800-500-511-8.

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.03.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»