|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2015 Экология
Татарстанның кайсы районнарына су басу куркынычы яный?Быел Татарстанда язгы ташу чоры апрель аеның беренче декадасына туры килер, дип уйланыла. Язгы һава торышының кинәт кенә суытып җибәрүе исә әлеге чорның тыныч һәм хәвеф-хәтәрсез узачагына ышанычны арттыра. Бу турыда Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү Идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров хәбәр итте. Ул китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елда язгы ташу чоры шактый тыныч узарга мөмкин. Соңгы көннәрдә кинәт кенә көннәрнең салкынайтып китүе һәм һава температурасының әкренләп төшүе бу өлкәгә шактый уңай йогынты ясый икән. Су басу куркынычы булган районнар тәгаенләнде
Шулай да, тынычланырга ярамый. Ник дигәндә, су басырга мөмкин булган территорияләр һаман да бар һәм әлеге урыннардагы җитәкчеләргә аеруча игътибарлы һәм уяу булырга кирәк.
- 2015 елда кыш шактый үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Кар катламы уртача 34 сантиметр тәшкил итте. Кар күләме исә узган ел белән чагыштырганда якынча ике тапкырга кимрәк, - дип сөйләде Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү Идарәсенең гидрология бүлеге җитәкчесе Алексей Соколов.
Быелгы кышның төп үзенчәлеге – республика территориясендәге кар күләменең төрле җирдә төрлечә булуы. Яшел Үзән, Арча, Аксубай, Питрәч, Чистай районнарында һәм Казан шәһәрендә кар запаслары күләме югары. Ә менә Азнакай, Бөгелмә, Чүпрәле, Мөслим һәм Әлмәт районнарында исә, киресенчә, кар аз икән.
- Әлеге күрсәткечләргә бәйле рәвештә кар күләме аеруча зур булган район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәсе килә. Бу - сезнең районнарга су басу куркынычы яный дигән сүз. Шуңа күрә торак-коммуналь, юл, энергетика һәм санитар-эпидемиологик хезмәтләрнең язгы ташуга әзерлеген яхшы итеп тикшерүегезне сорыйм, - дип белдерде Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко.
Халык белән эшләгез
Җитәкче китергән мәгълүматларга караганда, тиздән Татарстанның 12 районыныда боз шартлату эшләре башланып китәргә тиеш. Әлеге эшчәнлекне су объектларындагы 39 урында башкару күздә тотыла. Араларында Сөн, Якла, Мишә, Зөя, Минзәлә, Ык, Мәллә һәм башка сулыклар бар. Билгеле булганча, бу - боз тыгылышлары барлыкка килергә мөмкин булган урыннар. Шуларның 14е исә – машина йөри торган күперләр.
- Җирле үзидарә органнары җитәкчеләреннән халык белән тыгыз элемтәдә эшләүләрен үтенәм. Су басу кыркынычы булган җирләрдә гомер итүчеләр исә барча тиешле мәгълүмат белән тәэмин ителергә тиеш. Шул ук вакытта аларга су күтәрелә башлаган очракта нинди карарлар кабул итәргә кирәклекне дә төгәл итеп аңлатырга кирәк, - дип ассызыклады министр урынбасары.
Әле алай гына да түгел, җитәкчеләргә торак йортлар, фатирлар, шәхси милек секторларында булып, анда гомер итүчеләр белән танышу да йөкләнә. Анда гомер итүчеләрнең, бигрәк тә авыру, инвалид һәм өлкән яшьтәге татарстанлыларның исемлеген төзү мөһим. Шул ук вакытта аларны эвакуация тәртибе белән дә таныштырырга кирәк.
Гидротехник корылмалар ни хәлдә?
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, язгы ташу чоры тыныч узсын өчен гидротехник корылмаларның да төзек булуы кирәк. Кызганыч, Татарстандагы 1225 гидротехник корылманың бары тик 35 процентында гына куркынычсызлык дәрәҗәсе шактый югары икән.
- Әлеге төр корылмаларның күбесе 1960-1980нче елларда ук төзелгән. Шуңа бәйле рәвештә аларның торышы шактый начарланган. Хәзерге вакытта барлык гидротехник корылмаларның өчтән бере авария хәлендә дип санала. Шуңа күрә бу корылмаларда төзекләндерү эшләрен оештыру мөһим, - дип сөйләде безгә Идел буе округының Ростехнадзор идарәсе баш инспекторы Рамил Гыйльметдинов.
Ул китергән мәгълүматларга караганда, әлеге җитешсезлекләрнең күбесе гидротехник объектларның торышын күзәтмәү, аларны вакытында ремонтламау нәтиҗәсендә килеп чыга. Хәер, бу - Татарстан гына түгел, ә гомумән, Россия өчен хас проблема. Шуңа күрә 2014 елда Ростехнадзор идарәсе Россиянең әлеге төр корылмаларында махсус инвентаризация уздырган икән.
- Татарстанда бу эшчәнлек беренчеләрдән булып тәмамланды. Хәзерге вакытта хуҗасыз гидротехник корылмаларга милекчеләр эзләү эшчәнлеген генә тәмамлыйсы калды, - дип ассызыклады җитәкче.
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда язгы ташуга әзерләнү өчен барлыгы 860 миллион сум күләмендә акча тотылачак. Суүткәргеч торбалар сузу, аларны төзекләндерү һәм чистарту өчен барлыгы 321,4 миллион сум акча сарыф ителгән инде. Яр буйларын ныгытуга 289,9 миллион сум тотканнар. Гидротехник корылмаларны ремонтлауның исә 226,5 миллион сумга төшкәнлеге мәгълүм.
|
Иң күп укылган
|