|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2015 Милләт
Казанда иң лаеклы «Татар кызы» белән «Татар егетен» сайлаячакларБүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Татар кызы-2015″ һәм «Татар егете -2015″ Казан шәһәре бәйгесенең финалы узачак. Бәйгедә югары сыйныф укучылары татар телен, милли гореф-гадәтләрне, татар халкының тарихын һәм сәнгатен белүдәкөч сынашачак. Анда җиде егет һәм җиде кыз катнашачак. «Татар-информ» хәбәр итүенчә, бәйгедә кызлар арасында "Сылу кыз-2015", "Уңган кыз-2015", "Сөйкемле кыз-2015", "Ягымлы кыз-2015", "Зирәк кыз-2015", "Зыялы кыз-2015" һәм егетләр арасында "Баһадир егет-2015", "Зыялы егет-2015", "Оста егет-2015", "Җитез егет-2015", "Уңган егет-2015", "Ватанпәрвәр-2015" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.
«Татар кызы» бәйгесе узган елны беренче тапкыр Русия күләмендә узды. Башкортстаннан Алинә Гыйззәтуллина 20 кыз арасыннан бу бәйгедә җиңеп чыкты.
Фотода: Алинә Гыйззәтуллина
--- |
Иң күп укылган
|