поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
18.03.2015 Мәдәният

Казан һәм Кырым шагыйрьләренең уртак җыентыгы дөнья күрергә мөмкин

Бу хакта Мәскәү – Казан − Симферополь видеокүпере вакытында фикер алышу булды.

Казан һәм Кырым шагыйрьләренең уртак җыентыгы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта бүген Мәскәү – Казан − Симферополь видеокүпере вакытында фикер алышу булды. Видеокүперне Казан ягыннан «Татмедиа» брифинглар залында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырды һәм аны агентлык генераль директоры Леонид Толчинский алып барды.

Уртак җыентык булдыру инициативасын Казан журналисты җиткерде. Видеокүпердә катнашкан Кырым Республикасы Җәмәгать палатасы рәисе урынбасары Александр Форманчук бу фикерне хуплап: “Кырым Украина составында булганда, безнең әдәби мохит бик сәясиләшкән иде. Өч язучылар берлеге эшләп килде, әмма алар бер-берсе белән уртак фикергә килә алмады. Хәзер исә бу берлекләрне яңадан теркәү буенча бик катлаулы процесс бара. Кырым татарлары арасында язучылар һәм шагыйрьләрнең үзара аралашуында да кыенлыклар бар. Миңа калса, безгә Казан белән элемтәне тагын да ныгытырга кирәк”, — диде ул.
 
“Рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы төбәк бүлеге җитәкчесе Александр Рудяков та шулай ук бу идеяне күтәреп алды. “Кырым Республикасы җитәкчелеге тарих, рус теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм программасы кабул итте. Безнең бу программада бераз резервлар бар һәм уртак җыентык чыгаруда булыша алыр идек. Ул басма гына түгел, электрон вариантта да булырга мөмкин бит. Электрон басма тизрәк тарала һәм укучыга тизрәк барып җитә ала”, — диде ул.
 
ТР Язучылар берлегенең рус әдәбияты секциясе җитәкчесе, шагыйрә, тәрҗемәче Лилия Газизова исә: “Бу, чыннан да, — бик кызыклы идея. ТР Язучылар берлеге бу эшкә алыныр дип уйлыйм. Безнең татар һәм рус шагыйрьләренең уртак җыентыгын чыгару буенча тәҗрибә бар. Китап кәгазьдә дә электрон вариантта да булсын”, — диде.
 
РФ Җәмәгать палатасының иҗтимагый дипломатияне үстерү комиссиясе рәисе Елена Сутормина да бу фикерне хуплавын белдерде.


Addnt.ru
№ | 17.03.2015
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»