поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.03.2015 Мәдәният

Тукай бүләген – иң лаеклыларга!

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе мәдәният әһелләре арасында республикабызның иң дәрәҗәле бүләге санала. Һәр яз саен аны тапшыру уңаеннан бөек шагыйрьнең туган көнен каршылаганда шау-шу булып ала.

Габдулла Тукай премиясе лауреаты булу - Татарстанда иң абруйлы дәрәҗә. Әлеге олуг исемгә иң могътәбәр шәхесләр генә лаек дип табыла. Тик бу шулаймы соң?

Соңгы арада Тукай бүләген ваклый башладылар, лаексызлар аны бер-бер артлы чират торып ала, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Чыннан да, кандидатураларын берничә ел рәттән куеп, бәхетле мизгелләрне көтеп алучылар да очрый. Бирелмәгән очракта да, ярар, икенче елга бүтән юл белән барып карарбыз, менә бирми генә карасыннар, дигән әрсезләр дә бар...
 
Ике роман язып (чынлыкта алары да повесть жанры таләпләреннән узмаган), әсәрләре хакында җәмәгатьчелектән фикер көтеп зарыккан, фикер булмагач (дөресен якыннары әйтергә кыймый торгандыр) - язганнарымны укырга иренәләр дигән сылтау белән әдәбият сөючеләргә үпкәләп йөрүче абзыйлар да бөек Тукай белән янәшә басарга җөрьәт итмәкче. Хәер, иҗаты белән урам сәнгатеннән ары китмәгән, сөйләменең яртысы сүгенү сүзеннән гыйбарәт җырчылар алганда, азмы-күпме каләм тибрәтүче эстрада сәхнәсе вәкиленең башы әйләнеп китүенә аптырыйсы түгелдер.
 
Рәсем сәнгатендә абруй казанганнар өчен Бакый Урманче премиясенең дәрәҗәсен күтәрергәдер бәлки, дигән фикерләр еш ишетелә. Җырчыларыбызга исә Илһам Шакиров исемендәге премия бик уңышлы булыр иде. Драма артистларына килсәк, атаклы драматург, артист Кәрим Тинчурин премиясе булдыру кулай кебек тоела. Татар милләте үз даһиларыннан оялырга тиеш түгел, аларны без Тукай дәрәҗәсенә күтәрсәк, бер дә артык булмас иде шикелле.
 
Шунысы кызык: татар әдәбияты һәм сәнгатенә зур өлеш керткән шәхесләр арасында нишләп артистлар, рәссамнар һәм язучылар гына соң? Гомере буе архивларда казынган, табылган бер факт өчен сабыйларча сөенгән, үз ачышын, уңышын яшь буын күңеленә сала баручы мөхтәрәм галимнәребез читтә кала килә.
 
Озак еллар Казан дәүләт университетында шәрык әдәбияты укыткан, Тукайның рухи остазлары булган Сәгъди, Хафиз, Руми, Хәйямнәрнең иҗат һәм тормыш юлын су кебек эчүче, тирән белемле галимә һәм затлы шәхес Резидә Ганиева исеме кандидатлар исемлегенә бөтенләй кертелми. Мәсәлән, гомер бакый фольклор дөньясында “яшәгән” сәнгать белгече Котдус Хөснуллинның да гайрәтен чигерделәр, канатын көйдерделәр әлеге премия белән. Кибәннең астыннан башларга кирәктер. Рафаэль Ильясовның татар җыр сәнгате дөньясындагы гамәлләрен күздән кичерегез, Зөһрә Сәхәбиеваны искә алыгыз... Бу премиягә алар лаек түгелмени?!
 
Язмабызны әзерләгән вакытта Татарстан Мәдәният министрлыгы җәмәгатьчелек хөкеменә быелгы кандидатлар исемлеген чыгармаган иде әле. Шулай да, кайбер рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, быелгы кандидатлар арасында язучыларыбызның шактый булуы мәгълүм. Мөгаен, Россиядә Әдәбият елы уңаеннан каләм әһелләре премияле булып калырга омтыладыр...

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 12.03.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»