|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2009 Бәйрәм
ИЛНАЗ САФИУЛЛИН ҮЗЕНЕҢ ЯҢА САЙТЫН ТӘКЪДИР ИТӘ30 апрель көнне Казанның Адоратский урамы 12а йортында урнашкан “Аншлаг” кинотеатрында кичке сигездә «Tamasha.ru» сайтының презентациясе була. Чарада Илназ Сафиуллин, Шакур, “Удар Татар” КВН командасы, dj RIF, Нәкыя Фәхретдинова, Лилия Юсупова, “Рамай” төркеме, Ләйсән Әсхәтова, Илсур Мостафин, Миләүшә Сафина катнашачак, dj Shәkert татар хитлары белән танцполны кыздырачак. Презентациянең алып баручысы – Әбри Хәбриев. Күп кенә конкурслар, уеннар һәм, әлбәттә, бүләкләр көтелә. Шулай ук vkontakte.ru сайтындагы tamasha.ru группасында үткәрелгән бәйгеләрнең нәтиҗәләрен дә белеп булачак. Ул гына да түгел, әлегә зәңгәр экраннарга чыкмаган клипларның анонсларын күрергә теләсәң, син бу чарада булырга тиеш. Оештыручылар беренче килгән егерме тамашачыга бүләк (татар яшь башкаручыларының соңгы альбомнары) вәгъдә итә. Билет бәясе нибары 100 сум. Көнендә – 150 сум. Билетларга заказ: 239-07-37. Рәхим итегез!
--- |
Иң күп укылган
|