|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2015 Мәдәният
Мәхәббәтнең яше юк... (Камал театры Самарада)Узган атнада Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Самарада яшәүче милләттәшләребезгә ике спектакль тәкъдим итте. Шуларның беренче көнне күрсәтелгәне - Илгиз Зәйниевнең “Мәхәббәт FM”. Әле шактый яшь булса да, инде 30дан артык сәхнә әсәре язарга өлгергән талантлы драматургның спектакле самаралылар тарафыннан аеруча зур кызыксыну белән каршы алынды. Жанры буенча эстрада-джаз комедиясе дип аталучы бу спектакль хәзерге заман яшьләре мәхәббәте турында булса да, тамашага төрле яшьтәге милләттәшләребез килгән иде. Хәер, мәхәббәтнең яше юк бит аның! Спектакль башлану белән тамашачы баштанаяк мәхәббәт дөньясына чумды, дисәң дә ярыйдыр. Комедиянең төп геройлары - Ильяс (Эмиль Талипов) белән Чулпан (Ләйсән Рәхимова) радиода эшлиләр. Берсе- ди-джей, икенчесе - тавыш режиссеры. Яшьләр бер-берсен яратсалар да, бу турыда белдермиләр.
Тормышында килеп чыккан төрле авырлыкларны юмор аркылы хәл итәргә өйрәнгән егет Чулпанның башка кешегә кияүгә чыгуын да шаяру итеп кенә кабул итә. Тик аның хисләре турында элек тә сизенгән кыз туйда: “Уеннан уймак чыгарасың бит син”, - дип аянып кычкырып җибәргәч кенә, Ильяс боларның уен булмавын, Чулпанын чын-чынлап югалтуын аңлап ала.
Спектакльда юмор аша бүгенге заман өчен мөһим проблемалар да күрсәтелгән. Мәсәлән, ГАИ хезмәткәре Илдусның (Илнур Закиров) иптәшләреннән дә ришвәт алуы безнең бүгенге тормыштан түгелмени?! Шулай да ул милли җанлылыгы (әнә, татар киносын төшерәчәкмен, дип хыялланып йөри бит), дустына сөйгән кызын Чулпанны кайтарырга ярдәм итүе белән тамашачының күңелендә яхшы тәэсир калдыра.
Ә Чулпанның кияве Фирзәттән (Ирек Кашапов) бер яктан - рәхәтләнеп көләргә, икенче яктан - кызганырга гына кала. Ул мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә белми, бу хис аның өчен үз-үзеңне күрсәтү, ә матур кәләш – бары тик башкалардан ким булмау билгесе генә. Кызганычка каршы, бүгенге байларга, акча белән иркәләнгән яшьләребезгә хас сыйфат бу.
Гомумән, тормыштагы кебек, “Мәхәббәт FM” комедиясенең геройлары мәхәббәтне һәркайсы үзенчә аңлый. Студент кыз Рәзиләгә (Ләйсән Фәйзуллина), мәсәлән, меңләгән кызларны үзенә гашыйк иткән кумиры Иләс Миләсев, ягъни Ильяс, белән бергә аз гына булу да җитә, Зәйнәпкә (Нәфисә Хәйруллина) мәхәббәт, “бер-береңнең кочагына ташланып, иреннәрне тешләп үбешү”дән гыйбарәт икән. Ә инде кафеда Ильясның иптәшләре белән танышкач, бу кызларның да тирән хисләрне тоярга сәләтле булулары ачыклана.
Рольләр махсус алар өчен язылгангамы, яшь артистларның барсы да сәхнәдә искиткеч яхшы уйнадылар.
Шулай да тамашачының дикъкате спектакльнең төп герое Ильяста булды, һәм ул ике сәгать ярым буена егетнең кичерешләре, хисләре белән “яшәде”. “Мәхәббәте турында Чулпанга әйтергә үзендә кыюлык табармы бу егет? Тормышта җитди мәсьәләләрдән көлке-уен артына качып, аларны хәл итеп булмаганын аңлармы?” Ә инде яшь йөрәкләр бергә кушылгач, тамашачы аларны алкышларга күмде. Йөзендә һәрвакыт елмаю булган, танышлары белән шаярып сөйләшкән героеның эчке хисләрен үзенең уйнавы белән күрсәтә белгән Эмиль Талипов Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Илдар Хәйруллин, Айдар Фәйзрахманов кебек танылган артистларга, Татарстан җитәкчеләренә шәп пародияләр ясавы белән дә чын күңелдән сокландырды.
Киендерүчеләр, гримерлар ярдәмендә артистларның образлары тагын да тулырак, көчлерәк күренә. Бушка диярлек эшләгән, татар милләте өчен янып-көеп йөргән тарихчы ханым Фәридә апа (Миләүшә Шәйхетдинова) яңа гына инәдән киенгән “деловой” Фирзәттән әллә каян аерылып торуы, чибәрләрдән чибәре Нәфисә Хәйруллинаның соры “ботаник” Зәйнәпкә әйләнүе дә аларның хезмәте. Ә яшь кәләш белән кияүнең номерына килеп кергән “кытай кызлары”ның он белән агарткан битләрен күргәч, залдагы тамашачы тагын да рәхәтләнеп көлде.
Бу кичне камаллылар Самарада яшәүче милләттәшләребезгә чын ләззәт бүләк иттеләр. Спектакль тәмамлангач залда яңгыраган “браво”, һичшиксез, моңа дәлил булгандыр.
Югарыдагы фотода: Ильяс (Эмиль Талипов) һәм Рәзилә (Ләйсән Фәйзуллина).
Уңнан сулга - Энже (Айгөл Миңнуллина), Венер (Илнур Закиров), арткы планда - Илһам (Раил Шәмсуаров).
Алия АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|