поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.02.2015 Җәмгыять

Гомеремне сезгә багышладым (бер ир-егет язмышы турында ХИКӘЯ)

“Гомеремнең иң матур, иң кадерле елларын сиңа бирдем!”. Рәхәтен дә, кыенын да тигез бүлеп, гомер юлын бергә үткән парлар, күңел хәтирәләрен барлаганда, бер-берсенә шулай диешәләр. Кемдер кабатланмас яшьлеген газиз балаларына бирә, алар өчен яши. Парлы булып та бәхетсез булганы гомеренең заяга үткәне өчен ачына. Һәркем тормышыннан, яшәешеннән үз мәгънәсен эзли.

Үз тормышы турында уйланганда ир уртасы яшенә җиткән Фәнүрнең акылына төрле уйлар килә. Кемгә бирдем яшьлек елларымны? Кем өчен яшәдем? Дөрес яшәдемме? Кайда ялгыштым? Ялгыштыммы? Иллене куып барган ирнең ни үз гайләсе юк, ни балалары булмады. Бу бит дөрес түгел кебек. Ир-егет иң башта гайлә терәге, бала атасы булырга тиеш. Әйе, бу шулай. Шулай да, Фәнүр үзен бәхетсез тоймый. Юкка яшәдем, дип ачынмый ул үткән тормышы турында уйланганда. Карашын түбән төшермичә, чиста намус белән кешеләр күзенә, дөньяга туры карый ала. Әти-әнисенең тыныч картлыгын үз бәхете бәһасы белән түләде уллары. Кеше җилкәсендәге иң зур, иң изге бурыч – ата-ана хакын кылган гамәлләре белән раслады. Еллар буена, үз тормышы турында уйламыйча, ата-анасына булган бурычын кайтарды. Шуңа күрә, яшьлек елларым заяга үтте, дип әйтә аламы Фәнүр? Юк! Киресенчә, ул шушы Ходай җибәргән сынауларны күтәрә алып, азаккача кеше булып кала алуына, ата-анасының алты баласы арасыннан бердәнбер игелекле бала булып кала алуына сөенә. Ә гайлә бәхете килер ул бервакыт... Балалары да булыр. Менә бу йөрәктәге яралар гына әзрәк төзәлсен әле... 
 
Фәнүр тугыз балалы зур гайләдә, авылда туып үсте. Әнисе Хәтимә, ходай биргән һәр баланы шөкер итеп кабул итә-итә, үз бәхетен шул балаларны үстерүдә, кеше итүдә күрде. Әтиләре Галимҗан, көченнән килгәнчә, балаларның бәхетле балачагын тәэмин итәргә тырышты. Аяусыз чир өч балаларын алды. Хәтимә белән Галимҗан алты бала үстереп, тигез тәрбия биреп, кеше иттеләр. Ходай һәр кешегә беркемгә дә охшамаган, кабатланмас йөз-бит, холык, күңел бирә. Алты бала арасыннан төпчек малай Фәнүр дә башка туганнарыннан аерылып тора иде. Бәләкәйдән үк нечкә күңелле бала күңеле җыр-моңга сусап үсте. Кылдай нечкә күңеленә өстәп, ходай аңа башкалар җанында нидер уятырлык моңлы тавыш та бирде. Йөрәгенә сыймаганны шигырь юлларына салды. Кешеләргә әйтәсе килгәнне, сәхнәгә менеп, җыр-моң аша әйтте. Хәрби хезмәттән кайткач, югары уку йортын бетереп, авыл мәктәбендә балалар укытты. 
 
Алты туганы булып та, бу дөньяда ялгыз гына икәнлеген Фәнүр беренче тапкыр әнисе ныклап чирләп киткәч тойды. Моңа хәтле ару гына йөреп яткан Хәтимә карчык, кинәт кенә чиргә бирешеп, урынга диярлек ятты. Үз йомышына торып йөри алса да, елдан ел сүнә барган әбинең тормыш көтәргә хәле юк иде. Фәнүр егерме ел буена сырхау әнисен карады. Егет кеше үз куллары белән әнисенең керләрен юды. Ашарга пешерергә өйрәнде. Анасын күтәреп алып барып, мунчада юындырды. Бала урынына тәрбияләде. Арада бердәнбер кыз туганы, килеп, әнисенең яулыгын да юып бирмәде. Фәнүр гомеренең иң кадерле елларын әнисен тәрбияләүгә бирде. Үз бәхете, үзенә гайлә төзү турында уйламады. Ул дөрестән дә үз гомеренең шушы өлешен әнисе белән әтисенә бирде. Алар өчен яшәде. Булдыра алганча әнисенең гомерен озайтты. 
 
Үстергәндә тигез күргән кебек, ата-ана үскәч тә балаларын тигез ярата. Картайгач та, ата-ана баласы турында уйлавыннан туктамый. Аларга балаларының барсыннан да тигез игътибар, тигез тәрбия күрәсе килә. Ата-анасы алдында һәр баланың биреп, түләп бетерә алмаслык бурычы бар. Тик шул бурычны алты туганның берсе генә үз өстенә алганда бик авыр шул. Хәтимә белән Галимҗан да, картаеп көчсез калгач, төпчек улларыннан гына түгел, башка биш балаларыннан да шәфкать, мәрхәмәт көтмәделәр түгел. Тик олыгайгач, гәүдәне сырхау баскач, кеше кулына калгач хәлсез, көчсез ата-ана намуслы балага гына кирәк. Бик тә авыр чакларында Фәнүрнең йөрәге сулкылдаган чаклары да булды: “Мин генәме соң әти-әни улы? Ә апа-абыйлар аларга бала түгел?”. Шул сорауны туганнарына да биргәне булды. Тик аны ишетеп, ярдәмгә килүче булмады. Бердәнбер кыз туганы булган апасы никтер бәләкәйдән каты күңелле булды. Калган дүрт ир туганы да үз тормышларына чумып, картайган ата-аналарын оныттылар. Әйе, алар читтән караганда кешечә яшиләр кебек – үз гайләләре, балалары, үз тормышлары бар. Тик Фәнүр, үз бәхетен уйлап, туганнары кебек ата-анасыннан читләшмәде, соңгы елларында аларны ташламады. Сырхау әнисен карап, гайләсез калса калды, кешелеген югалтмады. Ата-ана – уртак бәхет. Аларны соңгы көннәренә хәтле карап, тәрбияләү дә балалары өчен уртак бурыч булырга тиеш. Тик бу аңлаган кеше өчен шулай. Ә туганнары бу хакыйкатьне аңламадылар. Бәлки, аңларга теләмәделәр.
 
Әнисен тиешенчә тәрбияләп җир куенына биргәч, Фәнүргә ходай тагын да зуррак сынау җибәрде. Картлыктан акылы зәгыйфьләнгән Галимҗан карт улы кулына калды. Туганнары аталарын карарга ярдәмләшмәделәр. Алай гына да түгел, гайләсеннән аерылып кайткан абыйсы, башка барыр урыны булмагач, кайтып, минем монда яшәргә хакым бар, дип тавыш чыгарды. Туганга кул күтәрүне мөмкин санамаган Фәнүр чигенде. Башы суккан якка, Зәйгә чыгып китте. Тик абыйсының аталарын карамаганлыгын күреп, Галимҗан картны үзе янына алды. Биш ел буена Фәнүр тагын әтисен карады. Картайган әтисе белән йортсыз-нисез интегүләрен үзе генә белә Фәнүр һәм ходай гына белә. Ә туганнар, аталары үлгәч, ызгыша-ызгыша, судлаша-судлаша ата йортын бүлештеләр. 
 
Ата-анага килгән чир аша ходай аларга гына түгел, ә балаларга сынау бирә. Һәркем шул сынау каршында үз йөзен күрсәтә. Тугыз бала табып, шуларның алтысын үстереп кеше иткән әти белән әни балаларының тик берсенә – иң намуслысына гына кирәк булдылар. Калганнары ул сынауны, имтиханны тота алмадылар. Ә бит барысы да бер ата-ана күзәнәгеннән яралган. Бер карыннан чыккан, бер ана сөтен имеп үскән балалар иде. Һәркемнең дә картаясы бар, хәлсезләнәсе, соңгы юлга әзерләнәсе. Менә шул вакытта үзең ата-анаңа күрсәткән карашың алдыңа килеп баса. Чөнки балалар барысын да күреп-аңлап, сеңдереп үсәләр.
 
Үзенә калса, Фәнүр туганнарына күптән рәнҗеми. Ул үзен аларга хөкемдар санамый. Һәр кылган гамәлебез өчен безгә бары Ходай хаким. 
Ә Фәнүргә әти-әнисе фатихасын, хәер-догасын тулысынча калдырып киттеләр. Ул, иң кадерле елларын әти-әнисенә бирсә дә, калган гомерен тыныч күңел, үтәлгән бурыч тойгысы белән яши ала. Зәйдә күңеле теләгән эшне таба алды. Сәхнәдә ул – халык җырчысы. Эшли торгач, фатир сатып алды. Әйе, ярты гомерен Фәнүр әти-әнисен тәрбияләүгә бирде. Үз бәхете барәбәренә язмышын әти-әнисенә багышлады. Тик ул үкенми. Туры килсә, тагын шул хәтле карар идем, ди ул аларны. “... Әти, әни, әткәй, әнкәй... Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. Әниең сине күкрәк сөтен имезеп үстергән, әтиең белән икесе төннәрен дә, көндезләрен дә синең өчен борчылган. Алар нинди генә эшкә тотынсалар да − барысы да синең өчен дип, синең хакка дип эшләнә. Әти белән әнидә кояш җылылыгы да, йолдызлар нуры да бар. Ачулансалар, шелтәләсәләр дә, без ул илаһи затларга ачу һәм үпкә сакларга тиеш түгелбез. Чөнки аларның шелтәле сүзләре дә син әйбәт булсын өчен әйтелә. Күңелләребездән, күз алдыбыздан аларның нурлы йөз сурәтләре китмәсен, югалмасын иде. Гомеребез буе әнкәй, әткәйләрнең җылы карашлары безне озата барсын иде...” 
 
Җыр-моңлы, шигъри җанлы, чын йөрәкле ир-егетнең үз-үзен сүрәтләве: 
 
“Авырлыклар китереп кыскан чакта
Йөрәгемнең иң-иң түреннән, 
Мин яшәргә дип алга атлыйм , 
Яшәр өчен гомер бирелгән. 
Сабырлык бар әле, миндә яши. 
Начар уйлар күптән күмелгән. 
Мин яшәргә дип алга атлыйм, 
Яшәр өчен гомер бирелгән. 
Нинди генә кыенлыклар килеп, 
Тотып алса тагын изүдән, 
Мин бирешми һаман яши бирәм.
 Яшәргә бит гомер бирелгән!” 

 


Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 18.02.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»