|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2015 Мәдәният
Камал театрында Илһам Шакировның юбилей кичәсе узачак15 февральдә 17.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Илһам Шакировның юбилей кичәсе була. Бу көнне Татарстанның халык артистына 80 яшь тула. Илһам Шакиров – чын мәгънәсендә Татарстанның халык артисты, татар эстрадасының тере легендасы, аны белмәгән кеше юктыр... Үзенең 80 яшьлек юбилеен Илһам ага яраткан тамашачылары һәм хезмәттәшләре янәшәсендә үткәрә. Юбилей кичәсенең программасында: Хәмдүнә Тимергалиева, Зилә Сөнгатуллина, Римма Ибраһимова, Филүс Каһиров, Георгий Ибушев, Идрис Газиев, Резидә Галимова, “Казан егетләре” төркеме һәм башкалар. Юбилей кичәсенең режиссеры – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин. Алып баручы –Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша. Сценарий авторы – драматург, режиссер Илгиз Зәйниев.
Шакиров Илһам Гыйльметдин улы – 1935 елның 15 февралендә Татарстанның Сарман районы Яңа Бүләк авылында дөньяга килә. 1960 елда җыр сәнгате буенча Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1960 елдан Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филормониясенең әйдәп баручы солист-вокалисты һәм сәнгать җитәкчесе.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1970). 1986 елны “Халыклар дуслыгы” Орденына лаек була.
|
Иң күп укылган
|