|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2015 Спорт
Пожардан йолдыз кабына ("Рубин"да татар уенчысы Камил Муллин турында)Нижгар төбәге татар авылларыннан байтак танылган спортчылар чыккан – Шазам Сафин, Зиннәтулла Билялетдинов һәм башкалар. Спорт күгендә бүген аларга охшаш тагын бер йолдыз кабынып килә - Камил Муллин. Ул Мәскәүдә туып-үскән, әнисе Алсу Кочко-Пожардан. Хәзер Камил Казанның “Рубин” клубы һөҗүмчесе. Яңа ел бәйрәмнәрен ул, гадәттәгечә, Пожарда үткәрде, 21 яшен дә бишенче январь көнне биредә билгеләп үтте. Форсаттан файдаланып, без аның белән очрашып сөйләштек. - Камил, Пожарга ешмы кайтасың? - Җае чыккан саен, чөнки бала чакта җәйләрне гел биредә уздырдым. Кизләү янындагы мәйданда һәр көн футбол уйный идек. Еш кына Равил Сурмеев, Илдус Гафуров, Руслан Османов белән команда тупладык. Профессиональ футболга күчкәч, сезоннар арасындагы тукталышлар вакытында гына кайтырга мөмкинлек чыга, әле менә нәкъ шундыйларның берсе. Яңа ел кичне яңартылган клубка бәйрәм чарасына килдем, дусларым белән очраштым, балачакны искә төшердек.
- Камил, “Туган як” укучыларын үзеңнең спорт биографияң белән таныштырсаң иде.
- Спорт белән профессиональ рәвештә 2001 елда Мәскәүнең “Смена” спорт мәктәбендә шөгыльләнә башладым. 2009 елда мине “Москва” футбол клубының академиясенә алдылар. Бер елдан Мәскәүнең “Локомотив” клубына күчтем һәм аның составында премьер-лига уеннарында катнаша башладым. Үткән елның 1 февралендә “Рубин” белән дүрт ел ярымга контракт төзедем. Көзен Европа Лигасы ярышларында Испаниядә җирле “Бетис” командасы белән уенда Европада беренче тапкыр чыгыш ясадым.
- Милли җыелма команда өчен уйнаганың бармы?
- Яшьләр милли командасының киңәйтелгән исемлегенә керәм. Аның өчен ике матч уйнадым инде, хәтта Норвегия белән очрашканда гол да керттем. Иң зур хыялым – 2018 елда Россиядә үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионатында катнашу.
- Спортчыларның яшәү рәвеше гади халыкныкыннан катлаулырактыр?
- Җиңел түгел инде. Һәр көн берничә сәгатьлек тренировкалар, уеннарда катнашмасаң да, команда белән ерак шәһәрләргә очарга туры килә. Мәсәлән, бүген Себергә, Томскка очасың, аннары кире Казанга кайтып, өч көннән чит илгә очарга туры килә. Һәр очракта акклиматизация узарга кирәк, җәрәхәтләнүләр дә була. Ләкин футболчы булганыма бер дә үкенмим. Аеруча әниемә ярдәме һәм яхшы тәрбия биргәне өчен рәхмәт. Барча тренерларымны да гел яхшы сүзләр белән генә искә алам.
- Камил, әңгәмәң өчен рәхмәт. Профессиональ карьераңда уңышлар теләп калабыз.
Фотода: Камил әнисе һәм туганы Илгиз белән.
И. САДЕКОВ |
Иң күп укылган
|