|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2015 Милләт
![]() Рафаил Хәкимов: “Татар японны кылыч ясарга өйрәткән”Япон белән татар арасында уртаклык була аламы? Бер карасаң, ике арада меңнәрчә чакрым ара, диңгез бар. Ә уртак якларыбыз бар икән шул. Күптән түгел Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил ХӘКИМОВ Токиога барып кайтты. Без аннан ике арадагы элемтәләр турында сораштык. – Татар белән японнарның уртаклыгы нидә? Бер уйласаң, безне меңәр чакрым ара, диңгез аерып тора. –Татарстан Хөкүмәте вәкилләре Япониянең Симанэ префектурасында булды. Бу – японнарның борынгы урыны, биредә япон мәдәнияте барлыкка килә. Биредә самурайларның кылычлары элек тә ясалган, әле дә җитештерелә. Иң кызыгы шунда: кылычка дигән тимерне бүген дә борынгы технология белән коялар һәм ул “татара” дип атала. Атамасы татарга якын бит! Япон тарихчылары фаразлаганча, мондый технологияне алар татарлардан өйрәнгән. Бу чама белән VII гасырга карый.
Элеккеге кешеләргә аралашырга киртәләр булмаган. Мин болай дип уйлыйм: татарларның бабалары – һуннар, төркиләр ул вакытта ук тимер коя белүче халык буларак дан тоткан. Ул вакытта бу зур көч, акыл дигәнне аңлаткан. Төрки каһанлыгы юкка гына иң көчле дәүләт булып саналмаган, аларның армиясе дә иң көчлеләрдән була. Японнарга тимер кою технологиясе Амур, Маньчжурия, Корея ярымутравы аша барып җитәргә мөмкин. Кем белә, бәлки, японнар Амур буенда яшәгән утыз татар кабиләсеннән тимер коярга өйрәнгәндер дә.
Аннары музыкадагы уртаклыкны әйтми мөмкин түгел. Безнең көйләр биш нотага нигезләнгән, японнарның музыкасы да безнекенә охшаш. Композитор Рәшит Кәлимуллин Япониядә чыгыш ясый, оркестр татар көйләрен уйный. Тамашадан соң композиторга: “Рәхмәт, бик матур итеп япон көйләрен уйнадыгыз”, – дип мактау сүзләрен җиткергәннәр. Әкиятләрдәге персонажлар, сюжетларда да охшашлыклар шактый. Уртаклык күп.
– Японнарга Татарстан нәрсә белән кызыклы?
– Японнар – тарих белән кызыксынучы милләт, алар тарихларын өйрәнә, саклый, популярлаштыра. Әлбәттә, икътисадый кызыксыну да бар. Гомумән, ике якта да кызыксыну бар. Мин үземнең эш юнәлешем өчен җавап бирә алам. Безнең Тарих институты Симанэ университеты белән килешү төзеде. Без моңа кадәр дә аралаша идек, конференция уздырдык, әмма инде рәсми килешү имзалангач, эш тагын да кызурак барыр дип өметләнәм.
Мәсәлән, Япониядә татар тарихы, шәхесләре белән бәйле урыннар, вакыйгалар шактый. Токиодагы мәчетне татарлар төзегән, милләттәшләребез зур җәмгыять буларак яшәгән. Татарча белем бирә торган мәктәп оештырганнар, татар телендә газеталар нәшер иткәннәр. Биредә галим Габдрәшит Ибраһимов, язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый, Муса Бигиевлар булган, эшләгән. Мөһаҗирлектәге татарлар тормышы турында архивларда да, шәхси коллекцияләрдә дә документлар шактый. Безгә аларны өйрәнергә кирәк. Дәүләт архивларындагы кешеләр, галимнәр белән элемтә бар. Ә шәхси архивларда сакланган документлар белән авыррак. Аларны безгә бирергә куркалар. Бу аңлашыла да, Россиягә кайтса, югалыр дип шикләнәләр. Шуңа да аларны бер урынга туплап, фонд оештырырга кирәк дигән фикер бар. Токиода моның өчен аерым бүлмә бирү турында да сүз булды. Барлык тарихи документларны электрон форматка күчерергә кирәк.
Япониядә архивларда борынгы татар тарихына кагылышлы документлар да бар. Татар-монгол чирүеннән японнар да курыккан. Хубилай хан аларга һөҗүм итәр өчен әзерләнгән, ике тапкыр гаскәр җыелган. Ялгышмасам, бу 1271 елда була. Японнарны бары тик тайфун гына коткарып кала. Аларның бәхетенә давыл чыгып, Хубилай ханның кораблары җимерелә. Аннары инде өченче тапкыр яуга чыгарга теләмәгән, Япониягә кул селтәгән. Шул рәвешле утрау яуланмый кала. Японнар да сугышка әзерләнгән булган.
Икенче эш – Япониядә яшәүчеләрне Татарстан белән таныштыру, аларга республиканы таныту. Тарих, мәдәният, бүгенге яшәеш, сәяси һәм икътисадый тормышны чагылдырган чаралар уздыру мөһим.
– Дөньялар үзгәрә, Россиянең Көнбатыш белән мөнәсәбәтләре киеренке. Хәзер Көнчыгышка авышу күзәтелә. Татарстанга Япония нәрсәсе белән файдалы?
– Россия зур, әмма Татарстан бер утрау буларак яши, биредә тормыш тотрыклы, икътисадый үсеш тә күзәтелә. Инвестиция өчен тынычлык кирәк. Чит илләр моны күзәтә бит. Моңа кадәр дә бездә компьютерлар җитештерүче Япония ширкәте уңышлы эшләде. Моның белән генә чикләнмәс дип ышанам. Кызыксыну булганда мөнәсәбәтләрне көчәйтергә кирәк. Япония белән аралашу безгә файдалы, алар – бик ышанычлы халык. Икътисадын карагыз: алар технологияләре алдан бара, тырыш милләт. Татарны хөрмәт итәләр. Мин Токио һәм Симанэ префектурасында татар мәдәнияте көннәрен уздыру кирәк дип уйлыйм. Бу зур адым булыр иде.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|