поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.02.2015 Мәдәният

Камалда куелган заманча Хуҗа Насретдиннан ФОТОрепортаж

Бүген Г.Камал театрында премьера. Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән “Хуҗа Насретдин” спектаклен режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерде.

Хуҗа Насретдин - мөселман көнчыгышының танылган фольклор каһарманы, кыска юмористик әкиятләр персонажы. Еш кына аның чынбарлыкта яшәгәне әйтелсә дә, моңа җитди дәлилләр юк, дип белдерә тарихчы әдәбиятчыларыбыз. Хуҗа әкиятләре төрки, гарәп, фарсы, рус һәм хәтта кытай әдәбиятларында киң таралган. Кавказ арты һәм Балкан халыклары фольклорларында да аның турында кыйссалар барлыгы мәгълүм. Әлеге шәхескә төрле илләрдә һәйкәлләр дә куелган.

Хуҗа Насретдин синкретик әдәби образ. Үзендә аксакал, шул ук вакытта җүләр кеше сыйфатларын берләштерә. Бер үк вакытта сукбай, ирекле фикерле, инкыйлабчы, җүләр, мәкерле, фәлсәфәче, циник, галим, дин әһеле, суфый һәм башка кешеләр үзенчәлекләренә ия. Гадәттә, кеше гөнаһларыннан, саранлыктан, ике йөзлелектән, ришвәтчелектән, муллаларның намуссызлыгыннан көлә. Авыр хәлләрдән һәрвакыт гадәти булмаган чыгу юлларын эзләп таба.
 
Камалдагы “Хуҗа Насретдин”ны сәхнәләштерүдә төрле буын шәхесләр катнашты. Спектакльне сәхнәгә куючы рәссам – Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның халык рәссамы Сергей Скоморохов, ә музыканы яшь композитор Эльмир Низамов язган.
 
Театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов белдергәнчә, спектакльдә Сергей Скоморохов тагын бер кат иҗатының иң югары ноктасына җитүен, алдынгы заман театры күзлегеннән фикер йөртүен исбатлый. «Концептуаль эклектик театр теле: тере ишәк һәм гаять зур очып йөрүче фил, үткән заман һәм “фэнтэзи” стилендәге костюмнар текстны актуальләштергән, киң кулланылышлы метафоралар бүгенге көн проблемаларына якынайта һәм, шул ук вакытта, мәңгелек темаларны күтәрә – болар бар да сәхнәгә куючы рәссамның хезмәте”, – ди театр белгече.
 
Режиссер белән берлектә спектакльнең сәнгати образын тудырганда Скоморохов күчәреннән какшаган, кире ягы белән әйләндерелгән дөнья атмосферасын тудыручы күчмә декорацияләр ясаган. Шул ук вакытта рәссам синтетик жанр табигатен дә, суфыйлык мотивларын да һәм төп геройның үзенчәлекләрен дә онытмый, ди сәнгать белгечләре.
 
Эльмир Низамовны исә Фәрит Бикчәнтәев белән берлектә эшләп карау кызыксындырган икән.
 
- Дөресен генә әйткәндә, Фәрит Рәфкатович нинди генә пьеса тәкъдим итсә дә, мин ул эшкә барыбер алынган булыр идем. Бикчәнтәев – зур режиссер һәм яшь композитор өчен аның белән эшләү – бик кызыклы тәҗрибә. Мин әлеге спектакльгә музыканы инде ноябрьдә үк иҗат итә башлаган идем. Аңа кадәр без Фәрит Бикчәнтәев белән шактый күп аралаштык, мин текстлар белән таныштым. Спектакльнең музыкаль бизәлешендә өч төп юнәлешне аерып күрсәттем. “Хуҗа Насретдин” спектакленең үткән куелышындагы музыкаларны яңадан эшкәртеп, заманча вариантын тудырдык. Насретдинга музыкаль тема иҗат иттелде һәм аның варияцияләре булдырылды. Шулай ук, аерым сәхнәләрнең атмосферасын сурәтләүче композицияләр эшләнелде.
 
Спектакльдә Хуҗа образын Фәнис Зиһаншин башкара. Хуҗа Насретдин образының мәҗбүри юлдашы - аның ишәге. Алдагы куелышлардан аермалы буларак, төп герой сәхнәгә тере ишәк белән чыга.
 
“Хуҗа Насретдин” спектакленең премьерасы Г.Камал исемендәге театрда 6,7,8 һәм 19 февральдә тәкъдим ителә.
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5
 
 
6
 
 
7
 
 
8
 
 
9
 
 
10
 
 
11
 
 
12
 
 
13
 
 
14
 
 
15
 
 
16
 
 
17
 
 
18
 
 
19
 
Шамил АБДЮШЕВ фотолары


Интертат.ру
№ | 06.02.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»