|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2015 Дин
![]() “Шарли Эбдо” шаукымы – IIКечкенә генә аңлашылмаучылык, төгәлсезлек килеп чыкты бит әле, җәмәгать. Газетабызның 30 гыйнвар санында дөнья күргән “Шарли Эбдо” шаукымы” дигән язмада, “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасын мультфильм итеп төшерүгә юл куймаска кирәк, дигән катгый фикер әйтелгән иде. Конференциядә чыгыш ясаган вакытта (соңрак әлеге фикерне “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира Әдиятуллина да хуплап чыкты) аны Мәдинә ханым түгел, ире Солтан Әбделганиев әйткән икән бит. Сезне ирегез белән бутаганмын икән. Зинһар, гафу итегез, Мәдинә ханым! Шушы уңайдан аның белән ярты сәгать аңлаштык без. Сөйләшә торгач, шунысы аңлашылды: иренең әлеге фикерен хатыны да бишкуллап яклый икән. Алай булгач, нигә борчыласыз соң, дип аптыравымны белдердем. “Кешеләр шалтырата бит, сәясәткә кермәскә киңәш итәләр. Мине иң борчыганы шул: бу җәһәттә мөфти, баш казый нигә үзләренең катгый фикерен әйтми? Аларның сүзен, мөнәсәбәтен ишетәсе иде”, – дигән теләген дә җиткерде ул. Мөфтине “тотуы” кыен. Баш казый белән элемтәгә кердек. “Әлеге хәл шәригать мәсьәләләренә керми. Мондый очракларда фәтваны Голәмәләр шурасы бирә”, – дип аңлатты нәзарәттәге вәкаләтләр бүленешен баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев.
– Һич шик юк: Туфан абый – татар зыялыларының иң мәшһүрләреннән берсе. Аның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы да – зур талантның бер дәлиле. Әсәрнең эчтәлегенә килгәндә, үзәктә бик көчле, куәтле шәхес гәүдәләнә. Тормышның нинди генә сынаулары булмасын, Әлмәндәр бабай берсенә дә бирешми. Хәзерге заманыбыз өчен дә бик мөһим бу. Бүген кризис дип йөрүчеләр, дәүләтне, җитәкчелекне, законнарны тәнкыйтьләүчеләр, сер түгел, күп нәрсәгә кара күзлектән карый. Әлмәндәр исә һәрвакыт оптимист, шат күңелле. Аның, кешеләр мине күргәч елмайса, димәк, бу дөньяда файдасызга яшәмим, дип әйтүе дә бик саллы фикер, – дип сөйләде безгә ТР Диния нәзарәте каршындагы Голәмәләр шурасы рәисе Габдулла хәзрәт Әдһәмов.
“Әмма пьесада, төп сюжет линиясенә карамаса да, динебезгә каршы килә торган элементлар бар. Әйтик, Әлмәндәр бабайның үлемне алдавы, Аллаһы Тәгаләнең бу хакта белмәве динебездәге иман нигезләренә каршы килә. Шуңа күрә әлеге әсәрдән мультфильм ясарга ниятләүләрен шушы атна-ун көн эчендә Голәмәләр шурасы утырышында тикшереп, әлеге эшкә алынучыларга тәкъдимнәребезне җиткерәчәкбез. Гомумән алганда, кешегә тәрбия бирү өчен бу пьеса бик мөһим. Әмма дин күзлегеннән булган кимчелекләрен төзәтәсе иде. Мультфильмның чыгуы Франциядәге кебек җәнҗаллы вакыйгаларга китермәс, иншалла. Тик шуны истә тотарга кирәк: театрда куела торган спектакль бөтен дөньяга чыкмый. Ә менә мультфильм татарча, урысча һәм инглизчә дә булачак икән. Интернетка да куелмый калмас. Шуңа күрә бу уңайдан мөселманнар арасында сүз-бәхәс чыгуы ихтимал”, – дип исәпли ул.
Озын сүзнең кыскасы, Әлмәндәр карт белән Газраил арасындагы каршылыкны күпертмичә, читләтеп кенә, шартлы рәвештә генә белдерү ягында Габдулла хәзрәт. “Әйтик, Аллаһы Тәгалә хакында сүз барганда, әгәр дә үзе белгән булса, дигән сүз яңгырый. Кайбер диалоглардагы сүзләр төшеп калса, бик яхшы мультфильм килеп чыгарга мөмкин. Әйтик, төрекләрнең бер фильмында Җәбраил фәрештә ак киемдәге егет итеп гәүдәләндерелә. Анда киноның төп максаты – кешеләргә вафат булачакларын хәтерләтү. Газраил фәрештә еш кына хәбәрче буларак сурәтләнә. Монда да сюжет бераз үзгәртелсә зыян килмәс. Хәбәрләр килә. Әйтик, Ибраһим галәйһиссәлам турындагы риваятьтә әүвәл чәче агара, бөкрәя... Беркем дә мәңге яшәми. Биредә дә Газраилне хәбәрче сыйфатында ясарга, динебезгә туры китереп сәхнәләштерергә мөмкин”,– дип киночыларга тәкъдимнәрен җиткерәчәген әйтте ул.
Әлеге мультфильм төшерелү уңаеннан укучыларыбызга сәясәт фәннәре докторы, Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшиннең дә фикере гыйбрәтле булыр дип уйлыйбыз.
– Минемчә, биредә ике проблема бар. Беренчедән, Туфан абыйның әлеге әсәре, әлбәттә, фәлсәфи. Аның нигезендә Газраилдән көлү һич тә юк. Татар халкының тормышка омтылышы, милләтебездәге уңай караш бу. Әлмәндәр, тормыштан китәсе килмичә, эшләп бетермәгән эшләрен тәмамларга тырыша. Дини ягын алмаганда да, фәлсәфи әсәрдән мультфильм ясау – мәгънәсезлек, минемчә. Андый хезмәт башкарак сюжетларга корылырга тиеш. Һәрхәлдә, тирән фәлсәфи хезмәтләргә мультфильм ясаганнарын күргәнем юк. Мультфильм ул балалар өчен ясала. “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле хәзерге вакытта сәхнәдә куелмаса да, аның язмаларын һаман күрсәтеп торалар”,– дип аптыравын белдерде Рәфыйк әфәнде.
“Икенче яктан, ул безнең дини кануннарга туры килми. Газраил фәрештәгә бәйле. Фәрештәләрнең барлыгына ышану – диннең, инануның бер баганасы ул. Алланың әмере булып, кешенең гомере бетеп, үлем фәрештәсе килгән икән, аның фани дөньяда вакыты бетте дигән сүз. Шуңа күрә төп фәрештәләрнең берсенә булган шундый мөнәсәбәтне пропагандалау дөрес булмас. Туфан Миңнуллинның ул пьесасына килгәндә, үз чоры өчен даһи әсәрләрнең берсе иде ул. Кабатлап булса да әйтәм: анда төп нәрсә дингә мөнәсәбәт түгел, кешенең тормышка омтылышы. Әлеге яктан иң кызыклы, уңышлы әсәрләрнең берсе бу хезмәт. Шул ук вакытта пьеса совет чорының бер чагылышы икәнен дә онытмыйк”, – дип искәртте ул.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|