|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2015 Икътисад
![]() Казан үзәгендә завод һәм офислар калмаячакЯкын киләчәктә Казанның тарихи үзәгендә яңарту көтелә. Биредәге завод цехларын һәм офис үзәкләрен башка җиргә күчерергә телиләр. Шәһәр үзәгендә исә торак йортлар һәм күңел ачу урыннарын гына калдырырга җыеналар. Казанлыларга тиздән шәһәр үзәгендәге офислары белән саубуллашырга туры килмәгәе. Мондагы кайбер завод, сәнәгать цехларында эшләүчеләрнең дә шундый хәлдә калуы ихтимал. Кайбер мәгълүматларга караганда, шушы көннәрдә шәһәр мэриясе Казанның документлар һәм хокукый актлары җыелмасында шәһәрне яңача планлаштыру проектын бастырган. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, шәһәр үзәгенең мәйданы 1,181 мең гектар тәшкил итә. Җитәкчеләр сүзләренчә, “Спартак” аяк киемнәре фабрикасы, “Таткрахмалпатока” заводы, Казан стандарт булмаган җиһазлар заводы урнашкан җирләрдә киләчәктә торак йортлар, балалар бакчалары, парк һәм скверлар, кунакханәләр һәм рестораннар барлыкка килергә тиеш.
Офис үзәкләрен дә шәһәрнең башка районнарына күчерергә телиләр. Төгәлрәк әйтсәк, аларны тарихи үзәкнең көньяк-көнбатышына, Идел һәм тимер юл арасында, Декабристлар һәм Вахитов урамнарындагы кварталга, яңа ипподром ягына урнаштырырга планлаштыралар. Хәер, офис үзәкләренең “күчүенә” Казанда 1 апрельдән тормышка ашырылачак түләүле парковка системасын кертү дә “булыша”. Шәһәр үзәген яңача планлаштыруга багышланган иҗтимагый тыңлаулар да узачак. Ул 6 февральдә Архитектура һәм шәһәр төзү идарәсендә үтәр, дип көтелә.
Моннан тыш, Казанда Бауман, Петербур урамнарыннан кала, өченче җәяүлеләр урамы барлыкка килергә мөмкин. Казанның документлар һәм хокукый актлары җыелмасында Сул як Болак урамын машиналардан арындырып, җәяүлеләр зонасына әверелдерергә телиләр.
Киләчәктә метрополитенның ике яңа линиясе һәм биш яңа станциясе дә төзеләчәк икән. Шулай ук Казанның зур боҗра участогын төзергә җыеналар. Ә башкаланың кече боҗрасында 3 транспорт чишелешен төзү, Кече Кабан күлендәге күперне реконструкцияләү көтелә. Межлаук һәм Чернышевский урамнарындагы җәяүлеләр күперчекләре булдырылырга мөмкин. Тагын бер кызыклы яңалык - гомуми озынлыгы 32 километр тәшкил иткән велосипед юлы планлаштырыла. Бу велосипед парковкаларының артуына китерәчәк. Хәзергә алар 12 булса, киләчәктә аларның саны 10га артыр дип көтелә.
|
Иң күп укылган
|