|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2015 Мәдәният
Татар китабын ни көтә? (Рафис Корбанов белән ӘҢГӘМӘ)Узган ел Мәдәният елы дип йөртелгән иде. Быелгысы Россия Президентының авызыннан Әдәбият елы дип аталды. Бөтен көч-куәтен, сәләтен халыкның рухи халәтен яхшыртуга салучы язучыларыбызны алда нәрсә көтә? Бу һәм башка сорауларны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Харис улы Корбановка юлладык. Без рәис белән аның купец һәм меценат Оконишниковлардан калган борынгы бинада урнашкан иркен вә зиннәтле кабинетында очраштык. – Мин декабрь ахырында гына Кабарда-Балкар Республикасыннан кайтып төштем. Анда Кабарда-Балкар Республикасының халык шагыйрьләре Тәрзилә Җумакулова һәм Зубер Тхагазитовның 80 яшьлек юбилей тантаналарына төрки халыкларның әдәбият вәкилләре җыелган иде. Гомумән, былтыр Россиянең төрки республикаларында һәм төрки дәүләтләрдә күп йөрергә туры килде. Шуңа күрә үзебезнең хәл-әхвәлне башкаларныкы белән чагыштырып карау мөмкинлеге туды. – Күрәсезме? – диде ул аннан, түшәмгә төртеп. (Сылап ясалган бизәкләр төшерелгән искиткеч гүзәл түшәм “келәм”енә күз салгач, аһ! итми мөмкин түгел иде.) – Бу матурлыкны күргән кунакларның барысы да менә шулай шакката, – диде рәис. – Бинаны нәкъ элекке халәтендәге кебек итеп төзекләндереп бирүне хәзерге заман меценатыннан бүләк дип санарга була. Яшерен-батырын түгел, штабы шундый урында урнашкан өчен генә дә карендәш берлекләр безгә көнләшеп карый.
“Тәкъдимнәр көтәбез”
– Мондый күркәм йортка хуҗа булу – Язучылар берлеге өчен үзенә күрә җаваплылык та бит әле ул. Совет чорында Бауман урамындагы Матбугат йортының Тукай клубы татар зыялылары өчен очрашу урыны булу белән бергә, иҗат-тәнкыйть лабораториясе дә иде. Хәзер биредә махсус зал ясап биргәннән соң Тукай клубының элеккеге данын кайтара алдыгызмы?
– Яңа китапларны укучыга тәкъдим итү, мәртәбәле шәхесләрне искә алу яки юбилейларын үткәрү Тукай клубының традицион кичәләренә әйләнде. Бинага кергән көннән бирле һәр җомгада нинди дә булса кичә үткәрәбез. Исемнәрен санап тору да кирәк түгелдер дип саныйм. Кыска вакытлы җәйге ялдан соң клуб үзенең эшен дәвам итте. Кызыксынучылар һәр җомгада, кичке сәгать биштә килеп, бушлай әдәби-музыкаль кичә карап, ял итеп кайта ала. Ә инде кичәләргә даими йөрүчеләр арасыннан соңыннан үзләренең андый мәгърифәтле һәм җылы очрашуларга сусаган булуын яныма килеп әйтүчеләр дә, телефоннан җиткерүчеләр дә байтак булды. Әлеге юнәлештә кызыклы тәкъдимнәр белән чыгучылар булса, берлек идарәсе аны күтәреп алачак.
Шөкер, дәүләт нәшриятларында гына түгел, шәхси һәм аерым фондларга караган нәшриятларда дә китаплар чыгып тора. Алар белән җыелышып танышу, фикер алышу булмаганлыктан, күбесе игътибардан читтә кала. Бу уңайдан рус телендә нәшер ителүче әдәбиятны халыкка, беренче чиратта зыялыларга җиткерү белән берлек идарәсенең рус бүлеге җитәкчесе, шагыйрә Лилия Газизова шактый нәтиҗәле шөгыльләнә. Аның Мәскәү белән элемтәләре дә нык.
– Советтан соңгы чорда, бер яктан, татар китабы сатылучы кибетләр азайганга көенсәк, икенче яктан, булганнарының киштәләрендә татар язучыларының китаплары артуга сөенәбез. Гонорарның азлыгы элеккечә үк аларны җаннары һәм тәннәре белән газапланырга мәҗбүр итсә дә, язган әсәрләрен кат-кат бастыра алу, мөгаен, хәлне беркадәр җиңеләйтәдер?
– Каләм ияләренә китап чыгару мәсьәләсендә хөкүмәткә хәерһахлы булырга мөмкинлек бар. Соңгы ун-унбиш елда язучыларның һәм шагыйрьләрнең күптомлыкларын бастыру җайга салынды. Егерме тугыз халык язучысы һәм шагыйреннән егерме алтысының тулы җыентыклары дөнья күрде инде. Китапларның күпчелек өлеше китапханәләрдә, кибетләрдә урын алса, тагын бер кадәресе Бөтендөнья татар конгрессы аша республикадан читтә яшәүче милләттәшләргә барып ирешә. Быел тагын алты язучының, шул исәптән, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Миргазиян Юнысның, күренекле прозаиклар Альберт Хәсәнов һәм Вакыйф Нуруллинның томлыклары китап киштәләренә менде.
Былтыр язучылар өчен дә, милләт өчен дә тагын бер бик әһәмиятле күренеш пәйда булуын әйтеп үтәргә кирәк. Сәләтле биш каләмдәшебез татарның күренекле шәхесләре турында чәчмә әсәр тудыруга, билгеле инде, әйбәт гонорар белән, Дәүләт заказы алды. Бу – моңа кадәр булмаган хәл. Эшләре уңышлы барса, Ркаил Зәйдулла – Кол Шәриф, Рөстәм Галиуллин – Таҗетдин Ялчыгол, Галимҗан Гыйльманов – Шәехзадә Бабич, Ләис Зөлкарнәй – Дәрдемәнд, Айгөл Әхмәтгалиева Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турындагы хезмәтләрен, бик озакка сузмыйча, күренекле шәхесләребезнең язмышы белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим итәр дип көтәбез.
Сүз уңаеннан әйтим: узган ел унөч төрки илнең язучылары арасындагы Мәхмүт Кашгарый исемендәге әдәби бәйгедә “Капка” хикәясе белән катнашкан Айгөл Әхмәтгалиевага икенче урын бирелде. Ә беренче бүләккә – казакъ, өченчегә әзәрбайҗан әдибе лаек булдылар.
Совет чорында киң таралып та, үзгәртеп корулар ыгы-зыгысында югалып торган бер юнәлешне терелтеп җибәрүебез турында да әйтеп китмәкче булам. Ул – кардәш халыкларның иң күренекле әдәби үрнәкләрен, тәрҗемә итеп, үз укучыларыбызга җиткерү. Казанда төрки телле журналлар форумы уздырганнан соң төрек дуслар тәкъдим иткән уртак “Каләмдәшләр” сайтында берничә язучыбызның әсәрләре пәйда булды. Тәрҗемә өлкәсендә матур гына үрнәкләр бар. Татар укучысын күренекле язучыбыз Марсель Галиев, “Акылның канлы яу кыры” әсәрен тәрҗемә итеп, Казакъстанның Дәүләт бүләге лауреаты, “Төрки дөньяның ел кешесе” булып танылган шөһрәтле язучы Төлен Әбдиколы иҗаты белән “Казан утлары” журналы аша таныштырды. Кардәш халыкларда туып, дөньяга таралган әсәрләрдән хәбәрдарлык безгә әйбәт үрнәк буларак кына кадерле түгел. Ул шулай ук, үз казаныбызда кайнап, мәгълүм мәзәктәгечә, бер-беребезне казан төбенә олактыру белән шөгыльләнүдән котылу өчен дә кирәк. “Төрексой” халыкара оешмасы эшчәнлегендә катнашу – төрле төрки дәүләтләрдә узучы китап ярминкәләренә бару, үзебездә төрки телле журналлар форумы уздыру, татар китабын тәрҗемә итүдә Фатыйх Кутлуның активлыгы – язучыларыбызның иҗатын киң даирәгә танытуда яңа мөмкинлекләр ачты.
Кемнән ярдәм өмет итәргә?
– Сәләтләрен халыкны тарихи, сәяси, әхлакый тәрбияләүче акыл продукциясе җитештерүгә салган язучыларыбыз яңа җәмгыять чорында хакимият тарафыннан үзләренә булган мөнәсәбәттән бик үк канәгать булмасалар да, бүген аларга, хөкүмәттән башка, чын-чынлап ярдәм кулы сузучылар бик аз. Ә Сез ничек уйлыйсыз?
– Хәзергә, иганәчелек, меценатлык күренешләрен очратсак та, ул – нигездә, коллектив эшчәнлек һәм коллектив акча. Ләкин без анысына да рәхмәтле. Үзләрендә туып үскән язучылар, җырчылар исемендәге бүләк булдыручы, музыкаль бәйгеләр оештыручы районнар бар. Мамадышта – Шәйхи Маннур, Актанышта – фронтовик-язучы Нур Баян, халык шагыйре Гамил Авзал, Арчада – Гариф Ахунов, Әлкидә Әсрар Галиев премияләре бирүче хакимиятләр, каләм әһелләрен хөрмәтләү белән бергә, яшь буынны иҗатка якынайту турында да кайгырталар.
Бу юнәлештәге корпоратив эшчәнлек генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев җитәкчелегендә “Татнефть” акционерлык җәмгыятендә аеруча эзлекле алып барыла. Моннан унбиш ел элек оештырылган “Рухият” фонды нефть төбәге язучыларының иҗатын дөньяга чыгару белән генә шөгыльләнеп калмыйча, республиканың күренекле әдипләре иҗатын укучыларга җиткерү буенча да мактаулы эш башкара. Мин һич икеләнмичә әйтә алам: татар китабын рәссамнар белән бергә Европа дәрәҗәсендә зәвыклы итеп бастыру нәкъ менә аларда Мөсәгыйть Хәбибуллинның – “Кубрат хан” романы, Миргазиян Юнысның биш томлыгы, кызыл тышлы “Шигърият” сериясеннән башланды. Ел саен язучыларның зур төркеме кимендә ике тапкыр нефтьчеләрдә кунак булып кайта. Аның беренчесе Саҗидә Сөләйманова исемендәге фестивальгә бару булса, икенчесе – “Рухият” чыгарган яңа китапларны укучыларга тәкъдим итүдә катнашу. Былтыр алар бастырган китаплар арасында композитор Рәис Нәгыймовка багышланган альбом, Фаил Шәфигуллин, Альберт Хәсәнов китаплары бар. Әмма күңелгә сары май булып ятканы – Ризаэтдин Фәхретдин альбомы дип әйтер идем. Якташлык бәрабәренә генә түгел, милләтне тәрбия кылуда XX гасырның иң күренекле шәхесләреннән берсе, язучы, төрки дөнья мәртәбәләгән галим булган өчен дә нефтьчеләр аның иҗатын үз канатлары астына алды. Моңа кадәр “Татнефть” язучыларга Саҗидә Сөләйманова исемендә утызар мең сумлык өч бүләк, унар меңлек өч кызыксындыру бүләге, иҗат белән мавыгучы студентлар өчен ун стипендия биреп килгән булса, быел язучыларга билгеләнгән премиянең күләме илле мең сумга кадәр күтәрелде. Ә быелдан компаниянең генераль директоры Наил Маганов китап бастырып чыгаруда яңа тәртип кертергә тәкъдим итә. Ул иң шәп проектларны тормышка ашырырлык грант системасы булачак. Ышанам, аларны сайлап алганда нефтьчеләр Язучылар берлеге фикеренә дә таяныр.
– Китап чыгаруга дистә елдан артыграк үз өлешен кертеп килгән “ТАИФ” төркеме дә бар бит әле.
– “ТАИФ”, чынлап та, Миркасыйм Госманов оештырган “Җыен” фонды аша шактый гына басманың барлыкка килүенә булышлык күрсәтте. Бигрәк тә аларның “Рухият” фонды башлаган “Шәхесләребез” сериясен уңышлы дәвам иттерүләрен әйтергә кирәк. Җыенлылар Һ.Атласи, И.Шакиров, Х.Фәезханов, С.Гыйззәтуллина-Волжская, И.Гаспринский кебек шәхесләргә китап дөньясында урын бирделәр. Миркасыйм ага арабыздан киткәч, аның турында да саллы китап әзерләнде. Тик ниндидер сәбәпләр аркасында кибетләргә куелмаганлыктан, алар чыгарган басмалар киң катлау укучыларга барып җитми. Шунысы да аяныч: үз егетләребез хуҗа булган һәм мөмкинлекләре чикләнмәгән “ТАИФ” компаниясе әлегә иганәчелекнең ул юнәлешендә иҗатчыларны куандырырга, халыкның риза-фатихасын алырга атлыгып тормый. Ә бит Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, “Халыкка хезмәт итү – дәүләткә хезмәт итү ул”.
“Әйбәт хәбәрләр дә бар”
– Яңа елга өметләр нинди?
– Нефть бәясе төшеп, валютаның “сум”ны ике тапкырга диярлек аска ыргытуы Россиядәге Әдәбият елында әдәбият өлкәсендә галәмәт зур проектларның тормышка ашырылуына ышанычны какшата. Шулай да Язучылар берлеге эшчәнлеген тотрыклы саклау өчен Татарстан Хөкүмәте безнең бюджетны узган елгы дәрәҗәдә калдырды. Фаразчылар 2015 елның финанс өлкәсендә авыр буласын тәкрарлап торсалар да, тормышта әйбәт хәбәрләр юк түгел. Әле менә Мәскәүнең М.Горький исемендәге Әдәбият институтына татарлардан каләм тибрәтүче унике егет һәм кызны тәрҗемәчеләр әзерләү өчен максатчан төркемгә кабул итәчәкләр дигән күңелле хәбәр килеп иреште. Төркия, Казакъстан һәм башка төрки дәүләтләрнең хөкүмәтләре белән килешеп, мондый төркемнәрнең кечерәкләрен Әнкара, Астана кебек шәһәрләрдәге әдәбият-сәнгать уку йортларында да укытырга булыр иде.
Киләчәк өчен күңелгә өмет салган тагын бер вакыйганы сөйләп үтмәкче булам. Билгеле булганча, Бауман урамындагы “Матбугат йорты” һәм аның артындагы типография бинасы, тамырдан үзгәртеп, яңартылды. Хәзер инде аның эшчәнлеге дә сәфәрчеләр, кунаклар кабул итү белән бәйле булачак. Шулай да яңа хуҗалар озак еллар Язучылар берлеге, Тукай клубы, газета-журнал редакцияләре эшләгән бинада азмы-күпме әдәбият эзләрен сакларга булган. Кунакханәнең конференцияләр залына татар язучыларының портретлары эленәчәк. Әлеге башлангыч иҗат әһелләрендә мәдәниятебезнең үткәнен барлау-саклау нәфесен кузгатып җибәрсә ни гаҗәп?
Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|