поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.01.2015 Җәмгыять

Сәер дөнья, сәер гадәтләр...

Русияне акыл белән генә аңлап булмый ди “өлкән агай”, үзенең бүтән халыклар аңлый алмастай сәерлекләрен аклагандай. Чыннан да, гасырлар буе бер чиктән икенчесенә ташланып яшәп, һич кенә дә мантый алмаган ил гражданнарының ватанпәр-вәрлеген ничек саклап каласың ди инде?

Ә болай уңайлы ичмасам! Кая инде сезгә – туң башларга безне аңлау, безнең сыман күңелле яшәү дип, тегеләрнең, ягъни әмрикән-нимесләрнең үзләреннән көләсең. Сезгәме соң безнең кебек аракы эчә белү, эшкә көн үтсенгә йөрү? Юллар сала, җүнле машиналар ясый белмиләр дисезме? Белмәсә соң! Аның каравы, сезнең “Мерседес”, “Опель”ләрегезне шул юлларыбыздан чаптырып, күрмәгәннәрен күрсәтәбез! Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабаларыбыз өчен үч бу, империалист калдыклары! Сез бит череп-таркалып баручы кавем, буыныгыз сыек бит сезнең. Әнә бит, безнекеләр сезгә барып, рәхәтләнеп типтереп яши, ә берәр чит ил кешесенең Русиягә килеп җан асрый алганын ишеткәнегез бармы, Ходай бәндәләре? Безнекеләр акчаларын банкларыгызга шыплап салып куя, ә сез ник доллар-евроларыгызны безнең банкларга салмыйсыз?

Сәерлекләр күп шул инде тормыш-көнкүрешебездә. Бигрәк тә телевизор каршына килеп утырдыңмы, сәерсенүдән бушамыйсың...
 
Хәтәр авыруларга юлыккан сабыйларга кыйммәтле дарулар яки операция кирәккәндә шундый зур һәм гайрәтле дәүләт кечкенә гражданнарына ярдәмгә ашыкмый никтер. Әти-әниләр кул сузып хәер сорашырга, телевидение, матбугат аша мөрәҗәгать итеп, халыктан акча җыярга мәҗбүрләр. Фәлән дәүләт гражданнарына фәлән рефрижератор гуманитар ярдәм җибәрелде дип сөйләгәннән соң, үзебезнең бер нәни малайга чит илдә дәвалану өчен акча җыю хакында сөйләү бик аяныч күренеш, әлбәттә. Ачу килә, тик кайчак сәерсенми дә мөмкин түгел.
 
Беркөнне телевизордан бер әни кешенең тумыштан күзләре авыру сабыена операция кирәклеген, гаиләдә моңа җитәрлек акча юклыгын сөйләп, ватандашлардан ярдәм соравын караганда кызганудан йөрәк кысылып куйды. Шулчак игътибарым әни кешенең муенындагы, беләзек-бармакларындагы калын-калын алтын эшлән-мәләргә, фатир эчендәге кыйммәтле җиһазларга, электрон техникага юнәлде дә, сәерсенә калдым. Иле нинди – кешеләре шундый, башта дөнья малы – аннан гына бала сәламәт-легемени инде?..
 
Телевизор сәерсендерүен дәвам итә. Әй, хәзер җайлы бит! Телевидение әһелләрен әйтәм. Үзләре ниндидер проект-тапшырулар уйлап чыгарып интекмиләр. Чит илләрдә инде карап туеп беткән тапшыруларны үзебезчәгә бераз турылыйлар да, экранга чыгаралар. Әмма турылый торгач бөтен ямен җибәрәләр дә куялар. Әнә, “Голос”ны гына алыйк. Беренче тапшыру ничек кызык булган иде. Бигрәк тә финалда үзебезнең ике татар кызы басып калгач, ничек сөенгән идек. Елый-елый карадык бит. Моңарчы ишетелмәгән-күренмәгән талантлы яшьләрнең тапшыру барышында ничек осталык туплауларын күзәтеп ләззәтләндек. Ә хәзер шушы уникаль тапшыру үзенең асылын югалтты, минемчә. Ник дигәндә, сәхнәдә күптәннән азу ярган профессиональ вокалистлар килеп тулды анда. Болар арасыннан Русиянең алтын, асыл тавышын аралап утыру үзе бер мәгънәсезлек түгелме? Аннан, проектны “Кавказ тавышы” дип үзгәртеп җибәрсәң дөресрәк тә булыр иде, чөнки тау бөркетләренең үзенчәлекле аһәңе өстенлек итә соңгы тапшыруларда.
 
“Жди меня” дигән бик тә игелекле тапшыруның нәрсәсеннән сәерсендең инде дисезме? Менә хикмәт, фаҗигале язмышлардан да нинди тамаша ясый беләләр бит! Төрле сәбәпләр, әйтик, сугыш, авыру нәтиҗәсендә бер-берсен югалткан туганнарның кабат кавышу күренешен күз яшьләрсез генә карый алганым юк. Әмма кайбер эпизодлар бер дә елыйсыны китерми, бары тик берәүләрнең актерлык сәләте шаккатыра. Теләсәни диегез, әмма үз теләге белән якыннарын ташлап чыгып китеп, аларның кайда яшәгәннәрен, үзен эзләгәннәрен белә торып, еллар буе бер хәбәр дә бирмичә, бүген менә шушы тапшыруга килеп, туганын кочаклап үкергән берәүнең күз яшьләренә ышанмыйм мин. Аннан, гомер буе бер дә күрешмәгән туган-тумачаның бөтен илгә шулкадәр шау-шу ясап очрашканнан соң, алдагы тормышларында бер-берсен барлап-ярдәмләшеп-аралашып яшәп китәчәкләренә дә ышанмыйм. Мичкә тәгәрәткән бер бәрәңгене урталай бүлеп ашап, икесенә бер ыштанны алмаш-тилмәш киеп үскән туганнар да бер-берсенең ишекләренең кайсы якка ачылганын белми торган заман бит бу!
 
Бер мин генә скептик түгел. Әле беркөнне урыс милләтеннән булган бер танышым белән сөйләшеп тордык. Уллары татар кызына өйләнгән икән. Зур итеп туй ясаганнар. Алдан ук туйда бөтен гореф-гадәтләрне саклаячакбыз дип сөйләшкәннәр. Татар кода-кодагые бик зурлап килгәннәр туйга: пар каз, зур-зур пар чәкчәк дисеңме... “Әйе шул, безнекеләр күчтәнәчсез йөрми кунакка”, – дип мактанырга гына өлгердем, танышым: “Ник ул күчтәнәчнең яртысын кире алып кайтып китеш соң ул?” – дип сорап куйды. “Зал әйләндереп күрсәтеп чыктылар да, кодагыем: “Казның берсен турап чыгарсыннар, икенчесен кире алып кайтып китәсе аның”, – диде. Сәер гадәт. Кире алып китәсе булгач ник алып килгәннәр? Ничек итеп 120 кунакка сыңар казны авыз иттерәсе ди инде?”
 
Көлемсерәп кенә тыңладым. Бар инде андый гына сәерлекләр бездә. Ярый әле бу марҗа апаң кайбер якларда әбиләрнең Коръән ашларына пакет белән килеп, табыннан күчтәнәч җыеп китә торган гадәтләре дә бар икәнен белми. Җәмәгать, без бит бай, кунакчыл, юмарт халык. Әллә соң, ныклап тамыр җәеп киткәнче менә шул кайбер сәер гадәтләребездән арынабызмы?
 
Сүз башымны чит ил империалистлары белән кая инде сезгә безне аңлау дип ызгышудан башлаган идем. Менә сора син шулардан корпоратив нәрсә ул дип. Сөйләп китә ул сиңа корпоратив культураның оешмадагы мөнәсәбәтләр системасы, уртак психология, үз-үзеңне тотуның билгеле бер кагый-дәләре, традицияләр һәм башка кыйммәтләр һәм болар барысы да оешманың эшчәнлеген яхшыртуга юнәлдерелгәнлеге хакында. Беләләр пычагымны! Корпоратив – мәҗлес ул! Әле ниндие генә! Егылганчы эчә торганы! Аның культура дигән нәрсә белән бер уртаклыгы да юк!
 
“Однажды в России” юмор тапшыруында алып баручысы, продюсер, актер һәм шоумен Вадим Галыгин корпоративка икенче төрле бәяләмә һәм атама бирде: “Корпоратив – беспредел, пьянство и дибилизм”, – диде. Әмма тагын бер “исемен” төшереп калдырды. Оныткандыр инде, бахыр, “азгынлык” дигәне төшеп калды бит!
 
Океан артындагы иптәшләр Яңа ел – гаилә бәйрәме диләр бит, күркәләрен пешереп, барысы бергә җыйналалар, ә безнекеләрнең һәрбер бәйрәме корпоративлардан, ягъни эш урыннарыннан, коллегалар белән җыелышып эчүдән башланып китә. Әлеге үзенчәлекле мәҗлес дәүләт билгеләгән бәйрәм көннәрендә түгел, шактый алдан башлана. Оешманың “Кызыл почмагы”нда бәйрәм итү хәерчелек билгесе, шуңа күрә корпоративлар махсус залларда, мул табыннар белән, оештыручы-алып баручылар яллап үткәрелә. Шуңа да, бер-ике атна алдан хәстәрләмәсәң, ресторан-кафеларда күрше оешманыкылар типтерәчәк бит. Һөнәрдәшләр бер-берсен ничек тә уздыру, шаккатыру нияте белән яңа күлмәкләр юнәтәләр, чәчбаштырнак ясату да осталарга тапшырыла. Шул рәвешле, бик тә югары дәрәҗәдә башланып китә әлеге чара. Җитәкчеләр алдынгыларны котлый. Тостлар, ягъни, шәраб алды сүзләре әйтелә, шампан бөкеләре оча... Тик тора-бара киеренкелек, чикләр җуела, кемнең нинди кәнәфи биләве дә артык мөһим тоелмый башлый. Ышту син! Болар бит синең ярты гомереңне бергә үткәрәчәк якын кешеләрең, долой тыйнаклык һәм әдәп-әхлак кагыйдәләре! Берәүнең ире белән берәүнең хатыны кочаклашып бию генә пүчтәк. Иң матур ирләр аягы яки трусигы дигән конкурслар, боргаланып шәрык биюе биюче ханымнар конкурслары, хатын-кызларның ярыша-ярыша ирләрнең чалбар балагыннан мандарин тәгәрәтүе һ.б. оятсыз-затсыз уеннар, исерек Кыш бабай белән Кар кызы шулкадәр кызык тоела башлый... Әлбәттә, һәрбер бәйрәм алды көннәрендә бөтен ил буйлап тәгәрәгән корпоратив мәҗлесләрнең иң-иң уртак өлеше, иң югары ноктасы – әлеге дә баягы, берәүләрнең хатыннарының берәүләрнең ирләре каршында боргалана-сыргалана, исерткеч томаны сарган күзләреннән азгын очкыннар сирпеп, Натали атлы җырчыга кушылып: “О, Боже, какой мужчина, я хочу от тебя сына, я хочу от тебя дочку, и точка, и точка”, – дип җырлый-җырлый биюедер. Әлеге җыр корпоратив мәҗлесләрнең гимнына әверелде. Ди-джей шуны куеп җибәрүгә заллар хатын-кызлар чинашкан тавыштан тетрәп ала, мәгәр. Нинди шедевр! Ил күләмендә берьюлы күпме хатын-кызда чит ирләрдән бала табу теләген кабызучы җыр! Илдәге демография кризисын чишәргә алынган күрәмсең бу Натали.
 
Корпоративлар дигән сәерлек шулкадәр үтеп кергән ки тормышыбызга, аның хакында күпме мәзәкләр, кагыйдә, хәтта афоризмнар туган. Менә берничәсе:
 
1. Корпоративка барганда онытма – синең ул кешеләр белән эшлисең бар әле.
 
2. Бәйрәмнең икенче көнендә оешма җитәкчесе хатын-кызларга “Корпоративтан соң репутацияңне ничек торгызырга” дигән семинарга барырга боерды.
 
3. Аларның гаилә тормышы бер корпоративтан соң башланган иде, икенчесеннән соң таркалды.
 
4. Иртән офистагылар бер-берсенең өйләренә ничек кайтып җитүләре белән кызыксына икән – димәк, корпоратив шәп үткән!
 
5. Икенче көнне эшкә килеп кергәч хезмәттәшләрең сине кул чабып каршылыйлар икән, димәк...
 
Икенче көнне кызарырга мәҗбүр итә торган менә шундый сәерлек инде ул корпоратив дигәннәре. Ел буена, әй, юк ла инде, икенче корпоративка җитәрлек гайбәт-интрига сәбәпчесе, берәүләргә актык абруйларын да җую, икенчеләренә карьера баскычыннан югары үрмәләү чарасы да әле ул. Менә боларны ничек аңлатасың инде мокыт чит ил вәкилләренә? 

Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 2 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»