|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2015 Җәмгыять
![]() Кайда соң сез, татар байлары?Русия икътисады нефтьнең дөнья базарындагы бәясенә бәйле икәнлеге хакында көн саен ишетәбез. Халык үзенең барлы-юклы “маясы”, ягъни бөртекләп җыйган акчасы өчен дер калтырап тора. Хәзер экономика, финанс өлкәсендә бернинди аң-белеме булмаганнар да: “Нефтьнең барреле фәлән кадәр икән, доллар-евро шулкадәр күтәрелгән”, – дип гәпләшергә остарды. Хикмәт инде: берәүләр шул нефтьне сатып, чүл өстендә гөлбакча төзеп куйдылар, “кара алтынлы” Гарәп Әмирлекләре, Кувейт кебек илләрнең һәрбер гражданы дөньяга бушлай белем һәм медицина ярдәме алу һәм шуның ише башка хокуклар белән туа. Нинди генә дөньякүләм кризислар янамасын, бу илләрдә дәүләтнең икътисадый проблемаларын халыкның банклардагы акчасын үзләштерү юлы белән чишмиләр. Ә бездә... Безнең дефолт күргән бар, бездә һәр бәла-казаны гади халыкның кесәсенә кереп чишәләр... Русиянең төп бәласе – җәмгыятьтәге төрле сыйнфый катламнарның тормыш дәрәҗәсе арасындагы аерманың упкынга тиң булуындадыр. Кредит-ипотека сазлыгына баткан миллионнар ничек очын-очка ялгарга дип яшәгәндә, караклар ил байлыгын чит ил банкларына агыза.
Хәтта патша Русиясендә дә бик киң таралган меценатлык кая китте хәзер? Элеккеге татар байлары хәйриячелек белән шөгыльләнергә тырышканнар бит. Үз акчаларына мәдрәсә, мәчетләр салдырганнар, китаплар бастырганнар, газета чыгарганнар. Хәер, бүгенге татар байлары арасында да туган авылларында мәчет төзетүчеләр күп. Тик нигәдер ул мәчетләргә мәрхүм әти-әниләренең исемнәрен куйдыралар... Юлсыз-мәктәпсез авылының эшсез, акчасыз барлы-юклы халкы ул мәчеткә йөрея-чәкме-юкмы икәнлекне уйлап та бетермиләр, күрәмсең...
Күптән түгел “Т.Я.”дан Сюн Шуихуа исемле Кытай миллионерының туган авылындагы такта алачыкларны бульдозерлар белән эттереп ташлатып, авылдашларына заманча, затлы йорт төзеткәне, көзгедәй юллар салдырганы турында укыдым. Металлургия өлкәсендә эшләп зур байлык туплауга ирешкән бу ир үзенең хәерчелектә үткән балачагын да, авыр вакытта һәрчак ярдәмгә килгән авылдашларын да онытмаган. Үзе туып-үскән гап-гади авылның, үз халкының чын улы бу егет!
Ә 90 яшьлек норвегияле Улав Тун үзенең гомере буе туплаган 6 миллиард доллар акчасын медицина тармагына сарыф итәргә карар кылган. Карт үзенең сәламәтлеген акча тотмыйча гына кайгырта – җәен җәяү, кышын чаңгыда йөри икән. Бөтен мөлкәтен файдалы эшкә тапшыруын да гади генә аңлаткан: мин акчамны теге дөньяга алып китә алмыйм бит дигән.
Менә шушы гап-гади чынбарлыкка һич төшенми бит адәми зат! Тырыша-тырмаша мал туплый, кабереңә алып китә алмыйсың бит дисәң: “Балаларыма, оныкларыма калдырам!” – дип җаваплый. “Атай малын – катай!” дигән әйтемне истә тотмыйбыз, кадере булачакмы мирасыбызның – монысын уйлап тормыйбыз. Әнә бит, берничә атна элек 1 каналның “Пусть говорят” телешоуында нинди гыйбрәтле хәл бәян ителде. Уфа каласыннан бер эшмәкәр ханым талпан кадалу нәтиҗәсендә параличланган. Моңарчы үрнәк гаилә дип саналган, уртак бизнеслары гөрләп барган гаилә чәлпәрәмә килгән. Хәрәкәтсез яткан элеккеге бай хатын карт әнисе кулына калган. Ире, барлык мал-мөлкәтне үзләштереп, Кипрда диңгез буенда арка кыздыра, хәтта улына да кирәкми икән авыру ана.
Сүзем читкәрәк китте, мин бит кешелекнең күзен, аңын томаларга сәләтле акча дигән зәхмәтен башкалар белән дә бүлешә алган затлар хакында сөйли идем.
ДНК чылбырын ачкан Америка биологы Джеймс Уотсон үзенең әлеге ачышы өчен алган Нобель премиясе медален аукционда сатарга нияте барлыгы һәм аннан кергән акчаны фәнни тикшеренүләргә тотачагы хакында белдергән. Моны ишеткәч, Русия эшмәкәре Алишер Усманов әлеге медальне 4,1 миллион долларга сатып алган. Әмма, бик тә әһәмиятле фәнни хезмәт авторы – ДНК структурасын ачкан галимнең бүләге үзендә калырга тиеш дип, медальне Д.Уотсонга кире кайтарырга карар кылган ватандашыбыз.
Әледән-әле авыру балаларга операция ясау яки чит илдә дәвалау өчен хәйрия акцияләре үткәрелүе турында ишетелә. Сәүдә үзәкләренә, телекомпания биналарына тартмачыклар куеп, бөртекләп акча җыела. Ил төкерсә күл булыр диләр бит. Чыннан да, җыела акча. Тик ул тартмаларга әлеге дә баягы шул гади халык барлы-юклы акчасын сала бит. Янына басып күзәтеп тору җитә, ышанасыгыз килсә. Оештыручылар да шул хакта сөйли, иң беренче пенсионер әби-бабайлар килеп җитә акчасын тотып, ә байлар ашыкмый диләр.
Милләттәшләр арасыннан заманыбыз хәйриячеләренең иң бөеге, әлбәттә, Әсгать ага Галимҗановтыр. Юккамыни Казанның үзәгендә һәйкәл ачылды аның хөрмәтенә! Әмма Әсгать агайны татар бае дип атап булмый бит. Диңгез буендагы зиннәтле сарайда яшәп, затлы машиналарда җилдереп яши торган кеше түгел дип беләм. Армый-талмый эшләп, бөтен тапканын ятимнәргә, авыруларга тапшырып барган бу абзыйга баш иеп рәхмәт әйтү генә аз, әлбәттә.
Милләт буларак сакланып калуыбызга, аң-мәгърифәт, мәдәният үсешенә, халыкның тормыш дәрәҗәсенә элек-электән мал-мөлкәтле, тырыш егетләре зур йогынты ясаган. Хәзер дә бихисап инде ул татар фамилияле акчалылар. Тик аларны татар бае дип атап буламы соң?..
Раушания ШӘЯХМӘТОВА |
Иң күп укылган
|