поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.01.2015 Җәмгыять

Чайлдфри: «Хәерче үрчетәсем юк!», «Песиләр ягымлырак», «Үз өстемә җаваплылык аласым килми»

Бала яраткан кешеләр арабызда бихисап, алар турында гел язып торабыз. Әмма җәмгыятьтә бала алып кайтырга теләмәгән гаиләләр дә бар. Андыйларны – «чайлдфри» («childfree», инглизчәдән «баладан ирекле») дип йөртәләр. Америкада киң колач алган әлеге юнәлеш хәзер бездә дә тамыр җәя, социаль челтәрләрдә баласыз яшәүне пропагандалаган махсус төркемнәр барлыкка килде.

«Хәерче үрчетәсем юк!»

Авылыбыздагы бер гаилә искә төште: ире икенче бала алып кайтырга аяк терәп каршы булды. Хатыны күпме генә үгетләсә дә, ире: «Хәерче үрчетәсем юк! Әле берсенә дә күпме акча түгәсе булачак», – ди икән. Ир кеше сүзендә нык торды: хатынына дарулар эчерде, балага узудан саклады. Саранлыктан килгәнме бу, үз-үзен яратуданмы, кем белгән? Әмма «чайлдфри»лар дигәч, сүз бер бала белән генә чикләнгән яки сабый алып кайтуны соңгарак күчергән парлар турында бармый. Гомумән, балаларны яратмаучылар, алар урынына йорт хайваны асрауны хуп күрүчеләр, балалы кешеләрне күрүгә җен ачулары чыгучылар хакында. 
 
Социаль челтәрләрдәге форумнарның эчтәлегенә күз салсаң, андыйларның безнең арада еш очравын аңлыйсың, аларның саны дистә меңнән артып китә. «Чайлдфри»лар бала алып кайтучыларны төрле ямьсез сүзләр белән мыскыллый. Берне генә түгел, берничә бала табуны оятсызлыкка тиңлиләр, күп бала әниләре хакында ничек кенә язмыйлар. Билгеле, балаларга карата мондый нәфрәт төрле сәбәпләр аркасында килеп чыгарга мөмкин. 
 
«Үз өстемә җаваплылык аласым килми»
 
Марсель (исеме үзгәртелде) карап торышка гап-гади авыл егете. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң Казанга укырга чыгып китә. Бүген ул – югары белемле, яхшы эш урыны булган буйдак ир. Тормышы җитеш: фатиры, машинасы бар, сәламәтлегеннән дә зарланмый. Бүген үк өйләндерерлек. Әмма гаилә, хатын, бала турында сүз чыкса, Марсельнең йөзе чытыла, кәефе кырыла. 
 
– Өйләнеп, бала алып кайтып, үз өстемә җаваплылык аласым килми. Үзем дә бишенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әти-әнием дини кешеләр. Әмма минем алар кебек гадәти тормыш белән яшисем килми. Йөргән кызларым бар. Алар белән танышуга ук өйләнергә теләмәвем, баласыз тормышның ныграк ошавын әйтеп куям. Чын дөресен белеп торсыннар, миңа планнар кормасыннар, дим. 
 
Абыйларым өйләнде, балалары бар. Алар белән аралашырга туры илә. Балаларына туган көннәргә, бәйрәмнәргә бүләкләр алып барам. Яратам, иркәлим үзләрен. Әмма үземнең өемдә бала-чага тавышы яңгырап торуын теләмим, миңа тынычлык кирәк. Тормышымны күрә торып катлауландырасым килми, болай яшәве рәхәтрәк, – дип Марсель эч серләре белән бүлешә. 
 
«Песиләр ягымлырак»
 
Казан кызы, 31 яшьлек Аниянең балалар яратмавы башка сәбәпләр белән бәйле:
 
– Әнием кечкенә чагында әби тарафыннан кыерсытылып үсүен сөйли иде. Безнең әби бик дорфа кеше, балаларга карата кырыс булган. Әни үзе дә безне почмакка еш бастырып, елатып бетерә иде. Әбинең кырыслыгы аңа да күчкән, күрәсең. Гомумән, үземне дә тыныч дип санамыйм. Тиз кызып китәм. Бала алып кайтырга теләмәвем дә иң элек шуның белән бәйле. Ирем минем бала алып кайтырга теләмәвемне әлегә белми. Аңа бу хакта ничек аңлатырга да белмим, – ди ул. 
 
Ания инде ике ел песиләр үрчетү белән шөгыльләнә, өендә өч мәчесе бар. Ул аларны бала-чагага караганда күпкә мәрхәмәтлерәк, дип саный. Песи баласы эшли алырдай иң куркыныч эшләр дип, Ания өстәлгә менеп урлап ашауны һәм колготки ертуны атый. Тавышлары да юк диярлек, матур итеп мырылдыйлар гына. Ә сабыйлар кечкенә чакларында бик усал, кире һәм сүз тыңламый торган булалар, ди ул. 
 
«Бала тугач, гаиләнең бөтен тәртибе үзгәрә. Күп еллар шул кечкенә патшаның көенә биеп торасы була. Бала сүзен ишетүгә, күңелем болгана башлый. Сабыйлары булган, бары тик шулар турында сөйләшкән хатын-кызлар белән дә аралашмаска тырышам», – ди «чайлдфри» Ания. 
 
САН
 
- Европа халкының 40 проценты – баласыз парлар. Германиянең Мюнхен шәһәрендәге халыкның 50 процентын «чайлдфри»лар тәшкил итә. Биредә балалар белән керү тыелган махсус рестораннар, кибетләр, клублар да бар. 
 
- 1982 елда АКШ халкының 2,4 проценты бала теләмәсә, 1990да бу сан 4,3 процентка әйләнгән, 1995 елда 6,6 процентка күтәрелгән. 
 
- Россиядә һәр 15 нче хатын-кыз «чайлдфри»ларны яклый, бала алып кайтырга теләми.
 
Татьяна БӘШИРОВА, психолог:  “Җаваплылыкны кечкенәдән формалаштырырга кирәк” 
 
- Бала алып кайтырга теләмәүчеләрнең күбәюе, мөгаен, үзләрен генә яраткан кавемнең үсеп җитүе сәбәпледер. Хәзер яшьләр җаваплылыктан курка. “Чайлдфри”лар – үз өсләренә җаваплылык аласы килмәгән эгоистлар. Билгеле, моның сәбәпләре бик тирәндә. Ярлы тормышта үсү, җитмәүчелек, балачактагы төрле психологик яралар – һәммәсе баласыз тормышка этәрә ала. Геннар буенча, ярлылык биш буында чагыла, диләр бит. Шулай ук яшьләрнең рәхәт тормышта яшиселәре килү дә баласызлыкка сәбәп булып тора. “Чайлдфри”лар үзләрен төрлечә аклый. Интернет-форумнарга кереп, фикер алышулары да аклану өчен кирәк. 
 
Баланың аңы формалашканчы ук, аны җаваплылыкка өйрәтә башларга кирәк. Мәсәлән, үз артыннан уенчыкларын җыештыруны, аннан песигә ашарга бирүне йөкләргә. Кибеттән әйбер сатып алганда да, берсен аның үзенә, икенчесен абыйсы, сеңлесенә алырга киңәш ителә. Үсә төшкәч, баланы чүпне чыгарып атуга җаваплы итеп куярга мөмкин. Ягъни сабый кечкенәдән җаваплылыкның ни икәнен белеп, аңлап үссен. 
 

 


Линара БАДЫЙКОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 1 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»