поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
21.01.2015 Спорт

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Айдар Хәйретдинов көрәш, тормыш һәм тәрбия турында (ФОТО)

«Да-а, моңардан теләсәң дә кача алмассың», – дип уйладым мин Балтач эчке эшләр бүлегенең биек баскычыннан менгәндә, подполковникның киң җилкәләренә, малайларча җиңел адымына карап... Айдар Хәйретдиновның подполковник булуын мин шунда гына белдем. Ә болай... Соң, татарча көрәш фанаты булмаган кеше дә сигез тапкыр Татарстан, биш тапкыр Россия чемпионы, Муса Җәлил истәлегенә уза торган турнирларда тугыз тапкыр җиңү яулаган көрәшчене ишетеп беләдер.

Айдар Хәйретдинов – билбау көрәше буенча дөнья чемпионы да бит әле. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, ул атказанган спорт остасы һәм атказанган тренер да. Балтач районының Арбор авылы егете. Айдар да, энесе Ринат та – республикада дан тоткан көрәшчеләр. Дөресен генә әйткәндә, кайвакыт безнең ни булса да зар елаган милләттәшләргә карап кәеф төшә минем. Аннан Айдар кебек берәр кеше очрый да, атна буе күңелем күтәренке йөри: менә бит, бездә нинди кешеләр бар!

– Айдар, гадәттә, кө­рәшкә осталыкның ниндидер тамырлары була. Кемнең – бабасы, кемнең атасы көрәшче...
 
– Безнең нәселдә дә бар андый тамырлар. Әти яклап бабайның абыйсы Минһаҗ бик көчле, атаклы көрәшче булган. «Җир тоткасын күрсәтсәгез, җирне күтәрәм», – дип әйтә торган булган. Сабантуйлардагы көрәшләрдә җиңелү дигән нәрсәне белмәгән. Шул җиңүләре өчен бер Сабантуйдан кайтканда җыелып кыйнарга да теләгәннәр үзен – килеп чыкмаган. Ул сугышта һәлак булган. Әти дә шактый көрәшеп йөргән кеше.
 
– Ялгышмасам, сез гаи­ләдә өч малай. Өчегез дә көрәшә, шулай бит.
 
– Әйе. Айнур абый да көрәште, Ринат белән без һаман көрәшәбез. Безнең көрәшкә кереп китүгә мәктәптә Дамир абый Гобәйдуллин оештырган түгәрәк сәбәпче булды. Арбордан шактый көчле көрәшчеләр чыгуы да аның эшләве бе­лән бәйле.
 
Элек авыл саен Сабантуйларда барлык ирләр диярлек көрәшкән. Яшьләр көчләрен сынар, үзләрен күрсәтер өчен, картлар мәзәге өчен дигәндәй. Бар да күпмедер әзерләнгән, мәйданга бөтенләй әзерлексез чыгып булмый, шуннан, иң көчлеләр арасыннан легендар көрәшчеләр үсеп чыккан. Хәзер алай түгел бит. Бүгенге үсеп килгән буынның мәйданга чыгып бил алышырга кыюлыгы җитми дияр идем. Шуңа да төрле көрәш түгәрәкләре, секцияләрдә тренерларның көрәшчеләр әзерләве яхшы дип уйлыйм. Чөнки көрәш үсәргә, яшәргә тиеш.
 
– Айдар, дәрәҗәң бар, танышларың да җитәрлек дип беләм. Казанга китәргә бер дә уйламадыңмы?
 
– Төрле җирләрдә эш тәкъдим итүләр күп булды, тик мин үземне авылдан башка, үз ягымнан башка күз алдына китерә дә алмыйм. Менә бүген Балтачта яшәсәм дә, авылга кайтып килмәсәм, әти-әниләрне күреп, аралашып алмасам, ничектер көчсезләнеп калам. Әти Арборныкы, әни Кунырныкы. Шуңа яратам мин үзебезнең якларны, авылны. Аннан, без бит авылда да көрәшеп кенә яшәмәгән. Эше дә, төрле концертлар, спектакльләр кую да... Юк, мин авылда калганга гына үземне ача алдым дип уйлыйм.
 
– Кешедән ишетеп кенә бе­ләм: кар яуганчы, Каракүлдә су коенасыз икән. Әле кечкенә малайларың белән 30 чакрым велосипедта «поход» яса­ганыгыз­ны да сөйләделәр...
 
– Минем хезмәттә дә, көрәштә дә физик әзерлек кирәк. Шуңа бу яклап уңай миңа. Әлбәттә, үземне формада тотарга тырышам. Көн саен күпмедер физик күнегү булмаса, үземне нәрсәдер югалткан кеше кебек хис итәм.
 
Көрәшче Сабан­туйдан Сабантуйга кадәр дип кенә яшәргә түгел, ел буе әзерләнергә, шөгыльләнергә тиеш. Һәр көнне үз әзерлегеңне күтәрергә тиешсең. Мәсәлән, кунакка барасың икән, тиешлесен генә ашарга, көненә бер тапкыр булса да йөгереп кайтырга кирәк.
 
– Ә үзеңнең балаларың (Айдарлар гаиләсендә бер кыз, ике малай үсә. – И.Ш.) спортка, көрәшкә тартыламы?
 
– Балтачта да без авылча яшибез, маллар, ат асрыйбыз, бәрәңге үстерәбез. Болары да бик кирәктән түгел – балалар да безнең кебек эшнең тәмен белеп үссен, гел хәрәкәттә булсын өчен бит. Безнең вакытта эш тагын да күбрәк иде. Файдасы бар дип беләм. Спортка тартылу да бар. Кечкенә малай үзен «Мин Поддубный» дип йөри. Шул баһадир турындагы киноны биш‑алты тапкыр гына карагандыр. Малайларның берсенә – 4, икенчесенә 6 яшь. Минем белән дә көрәшәләр, үзара да...
 
– Бала чын, зур көрәшче булып үссен өчен ничә яшьтә татарча көрәш белән шөгыльләнә баш­ларга тиеш?
 
– Ниндидер катгый та­ләпләр юк алай. 20дән узгач көрәшә башлап та чемпион булучылар бар. Мин үзем, мәсәлән, бик иртә – 9 яшьтә килдем татар көрәшенә. Тик аңа кадәр дә авыл эшләре белән чыныгып өлгергән идек инде без.
 
– Ә үзеңнең бәкедә коену, Каракүлдә коенулар кайчаннан килә?
 
– Мәктәп елларыннан ук. Заманында Иванов системасы белән дә мавыктым. Шуңа кара көздә дә, март аенда да, бәке тишеп, күлдә коенабыз. Балалар белән спорт залына йөрибез. Бер дә булмаса, җәяү йөреп кайтам мин. Бераз булса да шөгыльләнмәсәм, үземне берәр гөнаһ кылган кебек тоям.
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 

Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»