поиск новостей
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Февраль
  • Эльвира Хәйруллина - җырчы
  • Рәфыйк Шәрәфиев - журналист
  • Вафирә Гыйззәтуллина (1946-2001) - җырчы
  • Фәрит Ибраһимов (1893-1943) - шагыйрь
  • Федор Шаляпин (1873-1938) - җырчы
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
13.01.2015 Җәмгыять

Югалган баланың әнисе табылганмы? (ВИДЕО)

Казанның Девятаев урамындагы йортның подъездында табылган сабыйның әти-әнисе һәм туганнарының унбер көн буе үзләрен берничек тә белгертмәве җәмәгатьчелектә аптырау катыш, ачу хисләре уятты. Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү органнары исә әлеге аянычлы факт буенча Россия Җинаять кодексының 125 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатты.

Үзен-үзе кайгырта алмаучы баланың, карт яки авыру кешеләрнең сәламәтлегенә яисә гомеренә куркыныч янаганда, күрәләтә торып аңа ярдәм итмәүне закон җинаять буларак таный. Республикада Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе, Гадәттән тыш хәлләр һәм Эчке эшләр министрлыклары хезмәткәрләреннән торган оператив штаб оештырылды. Анда бу очракның төрле версияләре тикшерелә, шул исәптән ата-ананы үз баласына карата җинаять кылуында да шикләнәләр. Һәм Россиянең башка төбәкләрендә дә кешеләрнең бала югалу турындагы мөрәҗәгатьләрен тикшерә башладылар, чөнки бала табылган йорт Казан автовокзалыннан ерак түгел урнашкан. Яңа ел ялларында гына да Татарстанга турист буларак 70 мең кеше килеп китүе мәгълүм. Шушы үткән вакыт эчендә баланың фотосурәте җирле телевидениеләрдә күрсәтелде, бөтен интернет киңлеген әйләнде. Шуңа да карамастан, сабыйны танырга ашыгучы күренмәде. Баланың фотосурәтен Казан урамнарында таратучы волонтерлар югалган сабый туганнарын Татарстанда гына түгел, ә күрше төбәкләрдән дә эзләргә, федераль телеканалларга чыгарга тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, 12 гыйнвар кичендә игълан “1 канал”ның “Время” тапшыруында да яңгыратылды.

3 гыйнварда япа-ялгыз килеш подъездда табылган 2-3 яшьләрдәге малай әле дә башкаланың 18нче хастаханәсендә яши. Хастанәхә хезмәткәрләре баланың матур һәм чиста киемнәрдән булуын, кичләрен елап әнисен һәм апасын чакыруын, шулай ук колготкиенда җеп белән “2”ле санына яки “г” хәрефенә охшаган билге чигелүен әйтә.

– Без дә танышлар белән социаль челтәрләрдә булдыра алганча, югалган бала турында хәбәр тараттык, инде бу хакта ишетмәгән кеше калмады кебек, ә малайның туганнары һаман элемтәгә чыкмавы башка сыймый, йөрәк әрни. Кечкенә балага карата мондый җавапсызлык, миһербансызлык гафу итәрлек түгел, – дип фикерен җиткерә Казаннан ике бала анасы Гүзәл Сыйтдикова.

Шул ук вакытта Россия Тикшерү комитеты баланың әнисе Яшел Үзәндә яшәүче, заманында Арча районындагы балалар йортында тәрбияләнгән кыз булырга мөмкин дип фаразлый. Бергә яшәгән ир кеше ташлагач, ул аларның уртак малаен ташлаячагы белән янаган булган. Ана кешенең кайдалыгы мәгълүм түгел, ә атаның балага хокукы хәзер ДНК анализы буенча тикшереләчәк.

Кызганычка, табылган бала сөйләшә белми, шуңа күрә аның үзеннән бернинди мәгълүмат ишетеп булмый.

– Кечкенә балаларның хәтере аеруча яхшы, алар сөйләгәнне, ишеткәнне бик тиз отып ала. Без улыбызны сөйләшергә өйрәткәндә, кечкенәдән үз исемен, әти-әни исемнәрен, яшәгән адресны ятлаттык. Хәзер аңа 3 яшь, үзе турында сорасаң – әйтеп бирә. Чит-ят кешеләргә ияреп китмәскә дип тә көн саен колагына тукып торабыз. Баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтүче махсус мультфильмнар да ярдәмгә килә. Казанда табылган бу балага да үз исемен, башка шундый кирәкле мәгълүматларны ятлаттырган булсалар, аның туганнарын эзләп табарга җиңелрәк булыр иде, – дип сөйли Лениногорск шәһәрендә яшәүче Алия Әхмәтшина.

Казанда мондый күңелсез очрак беренче түгел, әле узган сентябрь аенда гына Чуйков урамы чатында караучысыз бер баланы кешеләр полициягә бүлегенә илтеп тапшырды.

Тормыш күрсәткәнчә, балалар бигрәк тә кешеләр күп җыелган җирдә югала: транспорт, вокзал, эре сәүдә үзәкләрендә әз генә игътибарсыз булып, нәни кулны учыңнан ычкындырсаң, сабый күз ачып йомганчы юк була.

Казан психологы Альбина Гарипова сүзләренчә, бала 2-3 яшендә инде үз исемен, яшен истә калдырырга сәләтле, соңгысын, һичьюгы, бармаклары белән күрсәтә ала. Шуңа күрә әлеге бәхетсез очрак ата-аналарга шушы мөһим мәгълүматларны ятлатуның никадәр мөһим икәнен тагын бер кат исбатлады.

– 2-3 яшьтән баланы башкаларга үз теләген аңлатырлык итеп сөйләшергә өйрәтергә була. Ниндидер куркыныч очракларны кисәтү өчен аларга андый хәлләрне әкият рәвешендә сөйләү яхшы. Ә 4-5 яшьтә инде әкиятләрдән башка да, балага куркыныч янаган вакытта үзен ничек тотарга, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырга мөмкин. 6 яшьтән балага кешеләр арасында төрлесе – мәрхәмәтле һәм явыз кешеләр дә барлыгын сөйләп, аларны аерырга өйрәтергә кирәк, – дип сөйли психолог.

Альбина Гарипова сүзләренчә, гомумән, 5 яшькәчә баланы урамда бер ялгызын караучысыз калдыру куркыныч. Бала мөстәкыйль булган очракта да, аны урамга яхшы белгән яшьтәшләре янына гына чыгарырга була. Подъезд янында, ишегалдында эскәмиядә утырып ял итәргә яраткан күрше әбиләр белән танышу-дуслашу да комачауламый. Алар барыбер белгән балага күз-колак булып тора. 

 


Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ | 13.01.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы