поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.01.2015 Мәдәният

Эльмир Низамов: Татар эпосы - иҗат идеяләре өчен хәзинә

К.Тинчурин исемендәге театр бинасында яшь композитор Эльмир Низамовның “Кара Пулат” опера-риваятенең премьерасы куелачак.

Композиторлар арасында милли җанлы, татар проблемалары белән борчылып яшәрдәй, халыкның җанын әрнеткән мәсьәләләр турында әтрафлы фикер йөртердәй көйязарларыбыз бармак белән генә санарлык. Һәммәбезгә дә билгеле, авылда тәрбияләнгән бала гомумкультура кыйммәтләреннән ераграк була. Шәһәрдә тәрбияләнеп, музыкаль үсеш ягыннан нык алга киткән яшьләребез исә татар җирлегеннән аерылган була. Ике якны да үзендә туплаган сәләтле шәхесләргә, бигрәк тә яшьләргә, сокланып карыйбыз. Эльмир Низамовта әнә шундый хасиятле көйязарларыбызның берсе Ул бик күп халыкара конкурсларда катнашып, үзен лаеклы рәвештә күрсәтергә өлгерде. “Алтын Казан” рок-операсы белән күп кенә музыка сөючеләрнең күңелен яулады. Югары музыка уку йортын тәмамлаганда диплом эше итеп опера, әле җитмәсә рок-опера язган белгечләр әллә ни күп түгел. Опера сәнгате җитлеккән композиторлар да алынырга ашкынып тормый торган катлаулы иҗат өлкәсе бит.

Гыйнвар аеның 20, 21, 22ләрендә күрсәтеләчәк спектакль быелгы елның иң зур беренче премьерасы булачак. Авторлардан алынган мәгълүматларга караганда, опера Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваятькә нисбәтле. Туган илгә мәхәббәт, тугрылык белән сугарылган әлеге әсәр кеше исеменең, кылган гамәлләренең мәңгелек икәнелеген искәртә.
 
Тарих битләренә күз салсак, Кара пулат - Болгардагы XIV гасыр урталарында төзелгән бина икәнен белербез. Ул бүгенге көнгә кадәр сакланган тарихи бина. Дүрт катлы бу таш корылманың түбәсе гөмбәз рәвешендә эшләнгән. Аскы катның күп өлеше инде җиргә сеңгән. Аның як-ягында кечкенә генә бүлмәләр булган. Икенче катның дүрт ягында да икешәр, ә көньяк стенасында өстәмә тәрәзәләр уелган. Өченче катта һәм сигез почмаклы итеп җиткерелгән дүртенче катның һәр ягында берәр тәрәзәсе бар.
 
Риваятьләрдә Кара пулат болгар ханының хөкем итү урыны булган, диелә. Хөкемне хан үзе һәм абруйлы аксакаллардан сайлап куелган өч казый чыгарган. Хөкем вакытында алар икенче катның гөмбәзле залына аерым ишекләрдән кергән. Беренче катның тәбәнәк бүлмәләрендә хөкем ителгән кешеләрне ябып тотканнар.
 
Премьера алдыннан без композиторга берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
 
- Эльмир, музыкаль әсәрнең идеясе ничегрэк туды? Бу теманы кузалларга нәрсәләр ярдәм итте?
 
- Әлеге идея моннан берничә ел элек барлыкка килде. Минтимер Шәймиевның тәкъдиме Болгар легендасы темасына опера иҗат итүгә этәргеч булды. Аның гозере буенча халык шагыйре Ренат Харис белән Кара Пулат операсын яздык. Татар эпосы - иҗат идеяләре өчен хәзинә ул. Композитор буларак бу эшкә чуму миңа кызыклы булды. Үзенең беренчел ниятендә әлеге опера Болгардагы чын декорация, ягъни Кара Пулат фонында куелырга тиеш иде. Әммә куелыш алдыннан беренче Казанда тәкъдим итәргә булдык, чөнки әзер спектакльне ачык һавага чыгару яңабаштан әзерләүгә караганда җиңелерәк. Режиссер Георгий Ковтун белән без инде берничә ел таныш. Ул зур профессионал, үз һөнәренең чын остасы. Минем өчен яшь чагымда ук шундый маэстро белән эшләү зур мәртәбә.
 
- Операны иҗат иткәндә композитор буларак нинди ачышлар ясадың?
 
- Теләсә нинди яңа әсәр язу миңа, композитор буларак, яңа үсеш баскычына күтәрелү ул. Минем музыкаль сәхнә өлкәсенә караган әсәрләр юннәлешендә берникадәр тәҗрибәм дә бар. 2011 елда Ренат Харис белән “Алтын Казан” мюзиклын эшләдек. Кара Пулат - бу жанрда икенче хезмәтем. Стиль ягыннан ул опера, шуңа күрә беренче мәртәбә дип эшләдем. Минем академик традицияләргә нигезләнгән әсәр иҗат итәсем килгән иде. Анда матур көйләр бар, тыңлаучыга ошар дип өметләнәм. Шулай ук симфоник музыканың тулы бер бүлекләрен, речитатив һәм драматик монологлар да ишетергә мөмкин булачак.
 
- Ни өчен Тинчурин сәхнәсе сайланды?
 
- Кызганыч ки, Казанда музыкаль театр юк. Мәдәният министрлыгы һәм без – авторлар әлеге спектакльне куяр өчен альтернатив мәйданнар эзләдек. Әсәрне бәхетле язмыш көтүен телибез, фәкать гамәлдәге театрда гына моңа мөмкинлек бар бит. Шуның өчен К.Тичурин исемендәге театрны сайладык. Салих Сәйдәшев әсәрләре премьерасының байтагы юкка гына биредә узмагандыр. “Кара Пулат” куелышы тагы бер кат музыкаль театрның мөһимлеген җитди рәвештә исбатлар дип өметләнәм. Бездә музыкаль театрда эшләрлек тулы бер артистлар плеядасы бар. Анда яңа әсәрләрдән тыш, татар классикасын да яңгыратырга мөмкин булыр иде. Юкса Казанда андый әсәрләр сирәк яңгырый бит. Классик камера опералары, оперетта һәм мюзикллар да тыңларга урын булыр иде. Казаныбыз моңа күптән әзер.
 
- Җитди сәнгать сөючеләрен нинди сюрпризлар көтә?
 
- Сюрприз шуның өчен дә сюрприз инде, аларны алдан ачарга ярамый! Шуны әйтә алам: яңа спектакльгә бик матур костюмнар тегелде. Костюмнар буенча рәссам - Әсәл Исмәгыйлева. Декорация берничә ай эшләнде. Сәхнәдә Кара Пулат табигый биеклегендә куелачак. Бизәлеш рәссамы - Владимир Самохин. Иң мөһиме: бу әсәрдә традицияләребезгә нигезләнеп бер адым алга атлап, татар музыкасының яңа чикләрен күрсәтергә тырыштым. Спектакльдә һәркем “үз”темасын,”үз” ариясен табачагына ышанам. “Кара Пулат” тамашачы күңелендә якты хисләр уятып озак яшәвен телим.
 
Газета укучыларыбызга әсәр күренешләрен күзаллау өчен дә мәгълүмат биреп китәсе килә. ...Аксак Тимер гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерәләр. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын һич кенә дә сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмавын хәбәр итә. Сугышчылар кызларны Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын телләре уйный башлый...
 
Янгын тәмам... Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап-ак киемнән хан кызы пәйда була...

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 12.01.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»