поиск новостей
-----
Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
10.01.2015 Шоу-бизнес

“Башваткыч”ны Җәвит Шакиров урынына Зөлфәт Зиннуров алып барачак

Җәвит “Башваткыч” тапшыруыннан китте. Ачуланышып, нәрсәдәндер канәгать булмыйча түгел. Ул яктан бар да яхшы, - диде хатыны Зөлфия Шакирова, - Эшен бик яратып, зур җаваплылык белән башкарды. Әмма безнең төп хезмәт, тормыш рәвешебез — гастрольләр, концертлар оештыру бит.

Җәвиткә авырга туры килә. Барысына да өлгерергә кирәк. Ул шундый кеше, џәммәсен якын алып, зур тырышлык куеп башкара. Бөтен энергиясе, вакыты шуңа китә. Кайчак гастрольләрдән 3-4 көнгә генә кайтабыз да, ул, ял да итмичә, тизрәк “ТНВ”га чыгып йөгерә. Чөнки тапшырулар эшләп калдырырга кирәк. Шул эшкә алынгансың икән, алар графигыннан да тайпылып булмый. Концертлардан тыш, мәҗлесләр дә оештырабыз бит әле. Тормышыбыз гел эштән генә тора. Өйгә кайтып кергәнебез юк. Берсе дә болай гына бирелми, ә йокысыз төннәр, зур тырышлык нәтиҗәсе.
 
Гаилә дә бар бит әле. Бик аз вакыт бергә үткәрелә. Кечкенә улыбыз быел XI сыйныфны тәмамлый. Баланың да авыр елы. Аңа да терәк булырга кирәк. Барысын да уйлап, Җәвит абыегыз шундый карарга килде. Ул “Башваткыч”ка алынганда ук, бер ел гына эшләячәкмен, дип кергән иде. Бер түгел, ике, әллә өч ел алып барды инде. Аңа барысы да ияләшкән, үзенә дә гел: “Әй яратып карыйбыз да инде үзеңне!” — дип еш әйтеп торалар иде. Җәвит абыегыз телевидение белән саубуллашмады. Бәлки, бераз ял итеп, көч туплап, энергия җыйгач, кабаттан әйләнеп кайтыр, яңа тапшыру башлап җибәрер, Алла боерса.
 
Хәзер “Башваткыч”ны Зөлфәт Зиннуров алып барачак. Энергияле, талантлы егет. Аңа уңышлар телибез!
 
 
 
 
 
 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 10.01.2015
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы