поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.01.2015 Җәмгыять

Яшьләр кулында – куркыныч корал

Җәмәгать урынында көнбагыш чиртеп, төкеренеп торган үсмерләрнең татарча сөйләшкәннәрен ишетеп: “Әй, үзебезнең балалар икән, авызга сукмаслар әле”, – дип кисәтү ясарга батырчылык иттем. Малайлар бары көлештеләр генә. Сүземне яннарына барып әйтим дип, берничә адым гына ясадым, егеткәйләрнең берсе телефонын миңа таба төбәде дә: “Әйдә, апа, кычкырын безгә, сүк. Мин сездән “Усал түти” исеме астында интернет герое ясыйм!” – димәсенме!

Эчемнән генә: “Их, балакаем, кешесенә туры килдең бит!” – диеп, моның үз коралын үзенә юнәлтергә карар кылдым. Кесәмнән телефонымны чыгарып, боларга фото-видеокамераны турыладым. Мин әйтәм: “Егетләр, мин дә “Инстаграм” белән дә дус, “В Контакте”да да сәгатьләр буе утырам, әйдәгез, алайса бергәләшеп дан казанабыз!” – дидем. Шөкер, низагка барып җитмәдек, балалар мине үз тиңнәре итеп кабул иттеләрме, аңладылар кебек. Ләкин озакка микән? Кемнедер нәрсәдәдер фаш итәргә, хурлыкка калдырырга тәмам остарып килә түгелме яшь буын? Әнә, шул фото-видеокамералы телефоннарын төбәп, төрле оешмалардагы хезмәткәрләрне, хәтта полицияне дә үз кубызларына биетүләре белән мактанып язалар бит интернетта.

Гомумән, интернет акыл колачлап бетермәслек гаҗәеп зур көчкә әверелде бүген. Аның иксез-чиксез мәгълүмат чыганагы икәнлеге турында әйтеп тә тормыйм. Интернет аша сугышлар чыккан, гайрәтле хакимнәр тәхетләреннән колак каккан чорда яшибез. Шуңа да чордашларымның берәрсе кайчагында коточкыч көчкә әверелергә сәләтле шушы замана казанышы турында: “Әй, яшәдек әле моңарчы интернеттан башка!” – дип фикер йөртә икән, бик нык ялгыша. Чөнки яшь буын бүтәнчә уйлый. Ә безгә аларга иярә үк алмасак та, азмы-күпме калышмаска тырышырга кирәктер, минемчә. Үзең берни аңламаган нәрсә турында бала белән сөйләшеп тә, аңа нидер төшендереп тә булмый бит. Шуңа да өлкән буын газета укучыларыбыз минем еш кына интернет һәм чорыбызның башка могҗизалары, яшьләр проблемалары турында язуыма тискәре карашларын белдермәсләр дип уйлыйм. Яшерен-батырын түгел, укучыларыбыз да, авторларыбыз да олыгаеп килә. Яшьләр исеме астындагы газетабызны һич кенә дә пенсионерлар газетасына әверелдерәсе килми иде бит. Басма мәгълүмат чараларыннан йөз чөереп, әлеге дә баягы интернетка чумган миллионнарча яшьтәшләреннән аермалы буларак, әти-әниләре кебек үк “Татарстан яшьләре”н укучы яшьләребез бар, җәмәгать! Алия, Рөстәм, Алсу, Искәндәр, Гөлия, Айрат исемле яшь дусларым “В Контакте” сайты аша шундый матур хуплау сүзләре язалар үземә кайчак, билләһи, күздән яшьләр килә.

Сүз башымда яшьләрнең интернеттан бик үк чиста булмаган максатларда файдаланулары хакында сөйли башлаган идем бит. Көнкүрештәге кызыклы мизгелләр белән бергә, төрле фаҗигале хәлләрне дә чалт итеп кадрга алалар да, интернетка элеп куялар! Аннан китә фикер алышу... Әмма бик күп очракларда әлеге гамәлләренең башкаларның шәхси тормышына тыкшыну икәнен әллә аңлап бетермиләр, әллә шул җинаятькә тиң сансызлыкка күрәләтә торып баралар.

Казан больницаларының берсендә эшләүче шәфкать туташы “Инстаграм”га кисеп алынган кеше талагы һәм бик нык җәрәхәтләнгән хатын-кыз кулы белән фотосессия ясап бөтен Русиягә “танылып” өлгерде генә, Коломна шәһәреннән икенче бер һөнәрдәше моның “данын” “әһ” дигәнче тоныкландырып, шул ук “Инстаграм”га операциягә әзерләнүче анадан тума шәрә авыру ир сурәтен элеп куйган... Әлеге ир операциядән соң бер тәүлек тә яшәмичә үлгән. Бу гамәл интернетта зур шау-шу тудырганнан соң, Олеся исемле “фото остасы” эшеннән азат ителгән. Кыз интернетта үзен эштән куган больница җитәкчелеген хаклы түгел дип белдерә. Янәсе, “Инстаграм”га фото куйган өчен җәзага тарта торган статья юк ич, мине табиб этикасын бозуда гаеплиләр, мин бит авыруның паспорт мәгълүматларын язмадым ла, дип нәфрәтләнә.

Ни гаҗәп, фикер алышучылар арасында кызның теләктәшләре дә бар! “Ә нәрсә, журналистлар нинди генә фотолар бастырмыйлар бит! Ник аларны эштән кумыйлар?!” – дип, ак эт бәласен карасына аударып маташа берәве. Журналистка җәмгыятьтә хәбәрдарлык миссиясе, халыкны агарту, фикерләүгә этәрү миссиясе йөкләнгән. Журналист этикасы дигәннәре бу һөнәрдә дә бар һәм ул сакланырга тиешле. Ә табиб бурычы – авыруның тән саулыгын гына түгел, җан саулыгын да саклау, сәламәтләндерү. Кеше аңа үзенең иң-иң яшерен серен ача, кулына иң кадерле нәрсәсен – тормышын тапшыра. Димәк, табиб һөнәре сайлаган кешеләрнең пациентларының шәхси дөньясы хакында “пәрәвез”дә авыз чайкауларын соңгы чиктәге әхлаксызлык дип кенә бәяләргә мөмкин. Бу бәндәләрнең урыны һич кенә дә авырулар янында түгел. Аларның үзләрен дәваларга кирәк, минемчә. Тик шәфкатьсезлектән дәвалау мөмкин микән соң? Дөнья буйлап җыйсаң, мондый фактлар буа буарлык икән. Шотландиядәге бер “шәфкать иясе” кыз операцияләр вакытында ясалган фотолар белән интернетны тутырган. Британия җәмәгатьчелеге бу гамәлне кеше хокукларын бозу һәм мыскыллау дип бәяләп, кызны җинаять җаваплылыгына тартуны таләп итә икән. Коточкыч хәл бит: синең яки якыныңның яшәү белән үлем арасындагы халәтен теләсә-кем тамаша кылсын инде! Әнә, химия заводларында фото-видео функцияләре булган телефоннар йөртү бөтенләй тыелган. Яшьләребез бу хакта: “Кеше хокукын бозу ич бу!” – дип язгаладылар да, тындылар. Күнделәр, аңладылар бит стратегик әһәмияткә ия предприятиеләрдән фоторепортажлар ясауның җинаятьчеләр тегермәненә су кою икәнен. Шушы ук катгый тәртипне медперсонал арасында да урнаштырыргамыни инде хәзер, ә?

Хезмәт урыннарыннан файдаланып, интернет аша үзләренә ниндидер пиар, һич кирәксез дан әвәләп маташучылар белән янәшә “чистартучылар”, ягъни фаш итүчеләр дә күбәйде. Имеш, алар куркусыз, бәйсез, ирекле... Әлеге “фаш итүчеләр” полиция хезмәткәрләре белән һавалы сөйләшүләре белән мактанган видеокадрлар таратса, “Оккупай-педофиляй” кебек төркемнәргә берләшкәннәре җәмгыятьне әхлаксызлардан “чистарту” эшчәнлекләрен тарихка кертеп калдырмакчы.

“Фәлән теш табибына бармагыз! Теш дәвалый белми ул!” – дип яза бер яшүсмер, күптәннән халык хөрмәтен яулаган стоматологка пычрак атуы хакында уйлап та бирмичә. “Фәлән репетиторны ялламагыз, шуның аркасында инглиз теленнән имтихан бирә алмадым!” – ди икенчесе, үз аңгыралыгын укытучыга аударып. Аннан, мәктәпләрдә йомшаграк холыклы яшьтәшләрен мыскыллаган, кыйнаганнарын видеога төшереп, интернетка кую бик популяр “батырлык” үсмерләр арасында. Нәтиҗәсе – үзара кимсетелүгә түзсә дә, кешелеге тапталуы күренешен миллионнар хозурына тапшыруны күтәрә алмыйча дөнья белән хушлашалар теге бичара балалар... Менә аңлап кара син, ни өчен мондый шакшы данга омтыла кайбер яшьләребез?!

Күптән түгел республикабыз шәһәрләренең берсендә яшь кенә егет үз-үзенә кул салган. Егетнең дуслары бу фаҗигадә аның йөргән кызын гаеплиләр. Янәсе, кыз егеткә яратуын исбатларга кушкан, минем өчен муеныңа элмәк кия аласыңмы дигән. “Исбатлаганнан” соң сөйгәненә теге дөньяга хат та юллаган, “чын ирләрчә адым”ы өчен мактаган ди үзен (кызганыч, интернет никадәр гайрәтле булса да, бакыйлыкка аның кулы җитми шул). Кыз үз-үзен фаш иткән шушы хатын интернеттагы битенә урнаштырган ди.

Бик күп яшь кешеләр, аеруча кыз балалар, “В Контакте” сайтындагы битләрендә үзләренең эчке халәтләрен, хис-тойгыларын ачып салган статуслар язу белән мавыгалар. Шул рәвешле виртуаль дөнья белән фани дөнья арасындагы чикне җуя ныгымаган күңел. Ә интернеттан нәмәгълүм ата-ана баласының ябыгырга өндәгән, яки теге дөнья белән кызыктырган төркемнәр һ.б. сазлыгына чумуын сизми дә кала... Бала якыннарыннан читләшә, ул иң яшерен серләре белән дә бөтенләй таныш булмаган кешеләр – виртуаль “дуслары” белән уртаклаша. Алар гына үзен яхшы аңлый, өйдәгеләр сыман баласытмый, хуплыйлар, иш итәләр, тиң күрәләр дип уйлый.

Менә шушы фактлар гына да яшь буынның психологик халәте, рухы көннән-көн гарипләнә, зәгыйфьләнә баруы хакында сөйли түгелме соң? Ә пәрәвез җепләренә тәмам чорналмас өчен ничек яшәргә кирәклеген алар бөтенләй дә белми. Интернет бәйлелегенә тарымауның иң үтемлеләре – дини тәрбия, балаларны бик кечкенәдән спортка, музыкага, яисә сәнгатьнең бүтән төренә җәлеп итү. Менә шушыларны корал итеп алырга иде безгә балаларыбызны тәрбияләгәндә.  


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 72 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»