поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.01.2015 Матбугат

«Туган як» газетасы Мәскәүдә

18 декабрьдә “Туган як”ның редакторы һәм аның урынбасары Мәскәүдә булып, Асадуллаев йортында өлкән яшьтәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраштылар, авыл яшьләре утырышында катнаштылар.

Яндавишчалы Мөхәммәт ага Миначев инициативасы белән оештырылган кичәдә газетаның баш редакторы Олег Әндәрҗанов мәскәүле аксакалларыбызны үзе белән таныштырды, “Туган як” турында сөйләде, редакциянең казанышларына тукталды һәм шушы милли басмабызга язылырга өндәде. Ә газетаны күп битле итәр өчен һәм татарча укырга авырсынган милләттәшләребезне дә газетага җәлеп итү максаты белән айга ике тапкыр рус телендә кушымта арттыру турындагы ниятен белдергәч, бу тәкъдимне хупламаучылар да табылды. Имеш, бу очракта рус теленең “Туган як”тан татар телен кысрыклап чыгару куркынычы туачак. Әмма ләкин күпчелек бу тәкъдимне күтәреп алды һәм ул бары тик “Туган як”ка файдага гына булуын исбатлады. Мәсәлән, Сафаҗайлы Мансур әфәнде Хакимов моның тиражга уңай йогынты ясаячагын әйтте. “Иптәшләр, “Туган як” соңгы елларда күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде, күп яңалыклар кертте, урыннардан булган хәбәрләргә өстенлек бирә башлады. Моның белән ни әйтмәкче булам, ана телебезне алга илтүче ат арбасына таяк тыкмыйк”, - диде Мансур әфәнде һәм 
редакциягә яңа гына басылып чыккан “Никто не забыт” дигән китабын бүләк итте. Ул әлеге китапның авторлары составында.
 
Кочко-Пожардан Әхмәт ага Саттар татарчалары чамалы булган милләттәшләребезнең кулларына рус кушымтасы белән “Туган як” эләккәч, алар автоматик рәвештә газетаның татарча битләрен дә караштырып чыгачак һәм шунда аларда татарча укырга өйрәнү теләге дә туачак, диде. “Чөнки һәр кешедә кызыксыну бар, күп белү теләге һәр адәм баласына хас. Шуңа да “Туган як”ны атна саен алдырып, кечкенә хәбәрләр белән танышып барганда гына да, татарча укырга өйрәнү, миңа калса, әлләни авыр булмаска тиеш. Ни әйтсәң дә, ана телебез бит. Мин дә татарча ике ел гына укыдым, әмма “Туган як”тан аерылганым юк, инәсеннән алып җебенә кадәр укып чыгам”, - дип сөйләде күренекле шагыйребез Әхмәт абый һәм ул да газетага язылырга чакырды, “Туган як”ка шигъри әсәрләре кергән “Большая книга лауреатов” китабын тапшырды.
 
Мәдәнәле Рафик Вәлитов, ул ук “Тальян” ансамбле продюсеры һәм солисты, балаларыбызны татарлыкка тарту, шул исәптән дингә дә, бары тик үзебездән, әти-әниләрдән тора, дип ассызыклады һәм конкрет мисал китерде. Ә татарча укырга һәм язарга өйрәнү мөмкинлеге Мәскәүдә бар икән: Җәмигъ мәчете каршында татарча дини мәктәп эшли – бу хакта Рафик әфәнде хәбәр итте.
 
Нарофоминск мөселманнары имамы Илдар хәзрәтне безнең милләтнең диннән аерылуы нык борчый. “Шәһәр мәчетләрен 90-95 процент кавказлы дин кардәшләребез тутыра, шуңа вәгазьләрне рус телендә сөйләргә мәҗбүрбез”, - диде ул.
 
Нижгар татарлары автономи-ясенең Уразавылдагы вәкиллеге җитәкчесе Илдус Абдуллин ана телебезне саклауда “Туган як”ның роленә югары бәя бирде, рус теле кушымтасының кирәклеген раслады.
 
“Азатлык” радиосының Мәскәүдәге корреспонденты, язучы Нәзифә ханым Кәримова Россия төбәкләрендә яшәүче татарларга ана телебезне саклау һәм үстерү өлкәсендә Татарстанның ярдәм итү мөмкинлекләрен әйтеп үтте һәм “Туган як”ка “Ак әрем чәчәге” китабын бүләк итте.
 
Краснайдан булган гомерлек журналист, тәрҗемәче һәм тарихчы Гомәр ага Баутдинов “Туган як” газетасы коллективына бары тик олы рәхмәтләрен ирештерде һәм ике хезмәте урын алган “Этномир” журналын бирде. Алла боерса, без аларны киләчәктә укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәчәкбез.
 
Ринат Сөннәтов “Туган як”ның сайты турында сөйләде, Сергач телевидениесе аша татар телендә атна саен яңалыклар бирелүен әйтте һәм газетаның электрон вариантына презентация ясады, аңа язылу мөмкинлекләре белән таныштырды, ерак юлны якын итеп килгән Сергач кунаклары “Түгәрәк өстәл” артында туган сорауларга җаваплар кайтардылар, дүрт подписка оештырдылар һәм Асадуллаев китапханәсенә “Туган як”ның логотибы төшерелгән зур календарь бүләк иттеләр, шушы татар мәдәнияте үзәгендә редакциянең корпунктын ачарга килештеләр.
 
Ике сәгать дәвам иткән фикер алышуыбызга Мөхәммәт ага йомгак ясады. “Һәр мөселман өчен зәкят бирү мәҗбүри фарыз. Шул зәкят исәбенә “Туган як”ны яздырып алсак, Аллаһы каршында намусыбыз пакь, ә кылган гамәлебез хак булыр”, - диде ул һәм килгән кунакларга рәхмәтләрен белдерде, тагын бер тапкыр “Туган як”ка язылырга чакырды.
 
Шуннан соң туганякчылар “Нижгар” координацион совет активистлары каршында чыгыш ясадылар. Билгеле, яшьләрне хезмәттәшлеккә һәм “Туган як”ка язылырга өндәделәр, аларның утырышында кунак булдылар. Әйтергә кирәк, Мәскәүдә торып, кече ватаннарын төрле яклап кайгырту өстендә алар мөһим эш алып баралар, үз сафларына һаман күбрәк яшьләрне җәлеп итүне төп максат итеп куялар. Иң мөһиме – яшьләребез берләшү юлында.
 
 

О.ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ --- | 05.01.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»