поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
30.12.2014 Язмыш

Чит җирләрдә бәхет эзләмәгез

Ачлык елларында читтән бәхет эзләү авыл халкы өчен табигый хәл булган. Әхмәтвафа белән Хәерлебанат та ачтан үлмәс өчен өйләрен ябып, бер төенчеккә вак-төякләрен җыеп, Ташкент ягына юл тотканнар. Үзбәкстан җиренә бик күп кыенлыклар күреп көч-хәл белән килеп җитәләр алар. Авылдашлары торган кышлакны эзләп табып, яшьләр шунда урнашырга булалар һәм сыер тизәкләре җыеп, балчык басып, саманнан бер бәләкәй генә өй сыман алачык ясап яши башлыйлар.

Азык-төлек алырлык булса да акча юнәтер өчен нинди генә эшкә алынмыйлар Әхмәтвафа белән Хәерлебанат! Бигрәк тә мамык кырында эшләве бик авыр була. Ачлыгын да, михнәтен дә татырга туры килә аларга. Тик нишлисең?! Бирегә бәхет эзләп килгән яшь пар барлык авырлыкларга да түзә, сабыр итә.

Син ачмы, ялангачмы – мәхәббәт тә үзенекен итә. Бу авыр тормышта сөенечләре булып яшьләрнең бер-бер артлы 3 кызы, 1 улы дөньяга килә. Хатыны күбрәк балалар тәрбияләү белән шөгыльләнгәч, Әхмәтвафага инде берүзенә генә эшләргә туры килә. Тик күпме генә тырышса да, ир эшләгән акча зур гаиләгә тамак ялгарга да җитми. Балаларын өйдә үзләрен генә калдырып, Хәерлебанат та кешеләргә ялланып, аларның вак-төяк эшләрен эшләргә мәҗбүр була. Күршеләре биргән иске-москы киемнәрдән җир идәнгә җәяргә, өсләренә ябынып йокларга кул белән җәймәләр, ялгап-ялгап үзләренә дә балаларына да кием тегә ул.

Беркөнне Әхмәтвафа эшкә киткән җиреннән кайтмый. Төне буе тормыш иптәшен көтеп, ул кайтмагач, таң белән Хәерлебанат соңгы җебеткән ипи телемен марляга төреп, бишектә яткан сабыеның авызына каптыра да әкрен генә басып тышка чыга. Иренең кемдә эшләгәнен дә белмәгән хатын кайсы якка барырга белмичә, аптырап кала. Күңеле тарткан арык ягына 5-6 адым атлау белән йөзтүбән капланып ятканын ирен күреп башта: “Әллә исерек инде?” - дип уйлап куя хатын. Тик аны чалкан әйләндерү белән кычкырып елап җибәрә. “Бәхил бул”, - дигәндәй сөйгәненә күзләрен төбәгән Әхмәтвафаның җансыз тәне суынган була инде. Әниләренең кычкыруына ике кызы йөгереп чыга, күршеләре җыела. Ирне өйгә кертеп идәнгә салалар, ә Хәерлебанатны көч-хәл белән аңына китерәләр.

Ә язмыш яшь хатынга тагын бер сынау әзерләгән икән. “Бу бала нигә озак йоклый соң әле?” – дип өченче кызын уятырга теләп, сабые янына килгән ана кабат аңын югалтып егыла: өч яшьлек кызчык мәңгелек йокыга талган. Ул вакытларда бик күп төрле чирләр таралып, бала кызамыктан үлә.

Сабыйны әтисе белән бер кабергә куялар. Ул вакытта әниләренең ни кичергәнен балалары да аңлап бетермәгәндер инде. Бу аяныч хәлләргә Хәерлебанат ничек чыдагандыр?! Иренең букчасында төн чыкканчы әчегән бер шешә сөт һәм сытылып, көлчәгә әйләнгән бер бөтен икмәк кенә табыла. Шушы букчаны кулына тотып, өч баласын кочаклап, нишләргә белмәгән ананы күз алдыгызга китерегез әле!

Авылдашлары, күрше үзбәкләр Хәерлебанатка туган якларына кайтырга билетлык акча бирәләр. Бар аламасын бер төенгә җыеп, яшь ханым балалары белән юлга чыга. Мең бәла белән вагон саен хәер сорашып, 10 көн кайтканнан соң, аның 8 айлык улы бик каты чирли башлый. Сабый күзләрен дә ача алмый, үлеп китә. Ана кеше баласын вокзал артындагы агачлыкка күмеп калдыра.

Менә шундый җәфалар күреп, 8 һәм 5 яшьлек ике кызын җитәкләп, туган авылына кайтып керә ул. Тик аларны анда берсе дә көтми: әти-әнисе, туганнары ачлыктан үлеп киткәннәр, хуҗасыз калган өйнең ишек-тәрәзәләрен каерып алучылар да табылган. Тормышны яңабаштан башларга туры килә, дисәң дә була. Хәерлебанатны картлар карарга эшкә урнаштыралар, ә аның 8 яшьлек кызын хәллерәк бер туганнары тамак хакына бала карарга ала. Туган нигездә торып, тамакларын үзләре туйдыра алган бу вакыт Хәерлебанат белән аның кызларына иң бәхетле көннәр кебек тоела.

Әкрен генә шулай тормыш җайга салына. Әниләренә ярдәм итәргә теләп, 7 сыйныфны тәмамлаган олы кызы - сыер савучы, ә бәләкәе бозаулар караучы булып эшли башлый.

Тик Хәерлебанат кызларына күрсәтмичә, чит җирләрдә үлеп калган ирен, балаларын сагынып төннәр буе елап чыга. Борчылуга йөрәге түзмичә, ул бик еш авырый башлый. Бер көнне кызлары эштән кайтса - әниләре урыныннан да тормаган, мич ягылмаган, кызларның эштән кайтканын көтеп өстәлдә самовар да кайнап утырмый. “Әни”, - дип дәшкәнгә җавап та булмагач, ике сеңел әниләре яткан җиргә килеп, юрганны ачып җибәрәләр. Ананың куллары салынып төшә, иреннәре “Бәхил булыгыз”, дигәндәй кыймылдап куя. Әниләренең соңгы теләген кызлары ишетмичә кала. Бәлки, ул, “Нигезегезне, туган җирегезне беркайчан да ташламагыз, чит җирдә бәхет эзләмәгез”, - дип әйткәндер.

Тора-бара кызлар шушы авыл егетләренә кияүгә чыгып, тормыш корып җибәрәләр. Тик аларны да бәхет читләп уза шул. Сугыш башлана, һәм ике сеңелнең дә ирләре фронтка китеп, чит җирләрдә үлеп кала. Олы кызның - ике улы, кечесенең кызы ятим булып үсәләр. Оныкларын үстерешеп, балаларына ярдәм итеп, олыгаеп Хәерлебанатның ике кызы да инде мәңгелеккә күчкәннәр.

Язсаң, һәр кешенең язмышы әллә ничә томлы китап була торгандыр. Минем үземнең язмышым да бу кызларныкына охшаш. Без дә, шулай 4 кыз, әниебезгә булышып, үз тамагыбызны үзебез туйдырып үстек. 10 яшемдә мин дә бер җәй Самарада, Рәйсә исемле бер хатынның кызын карадым. Әнием: “Тамагың булса да тук булыр”, - дип елый-елый мине озатып калды. Аннан соң 57 ел вакыт үтсә дә, бу хәл бүгенгедәй исемдә әле. 2 күлмәклек ситсы һәм буйлы зәңгәр кофта алып биргәннәр иде, мәктәпкә өстемә киеп барырга шул булды. 4 баланы әниебезгә үстерергә ул заманнарда бик авырга килгән, билгеле. “Кайдан гына көч алды икән?!” - дип, әлегә кадәр исебез китеп туганнарым белән аны искә тәшерәбез.

Күп кешенең язмышы бер-берсенә охшаса да, гомерләр тигез бирелмәгән икән шул.

Гали авылы,
Похвистнево районы.
 


Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ --- |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»