|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2014 Бәйрәм
![]() “Акчарлак” Кыш бабае бүләк өләшә (ФОТО)Ниһаять, газетабызга 14 яшь тулгач, ерак Лапландиядән Кыш бабай үзе безгә килеп җитте бит, дуслар. И-и, аны күреп сөенүләребезне белсәгез! Редакциябез түрендә торган чыршы янына басып, һөнәрләребезне дә күрсәтеп алдык. Ни дисәң дә, Яңа ел һәркемне балачакка алып кайта шул. Моның белән генә бетте дисезме? Юк, әлбәттә! Кыш бабаебыз үзе алып килгән суыкка ияртеп, без – “Акчарлак” журналистларын да Казан урамына алып чыгып китте. Нияте изге икән бабакайның: халыкны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, аларны сөендерү, Яңа ел кәефе бүләк итү. Без моңа шатланып риза булдык. Кыш бабай капчыгындагы бүләкләр янына “Акчарлак” табасыннан төшкән “тәм-томнар” да кушылды. Күңел көр, кәеф шәп, Кыш бабай белән йөрү һәркемгә эләкми лә! Аллага тапшырдык!
Кыш бабай юлга чыкты
“Акчарлак” Кыш бабае иң элек, дөнья яктысын күреп яшәүдән мәхрүм булган гаиләгә сәфәр кылды. Подъезд ишеген ачарга җыенганда, әлеге йорттан чыгып килүче Рауза апага юлыктык. Аны да киләчәк бәйрәмнәр белән котладык. Кечкенә генә бүләк тапшырып, сөендерергә дә онытмадык үзен.
Кыш бабай килүен белгәч, 8 яшьлек Таня белән 4 яшьлек Настя шулкадәр сөенде-е! Шатлыктан нишләргә дә белмәделәр. Бабакайның сакалын, киемен куллары белән капшап карадылар. Ә әбиләре – Гөлсинә апа безгә рәхмәт сүзләре укыды. Кызларның әни-әнисе дә сукыр икән... Теләкләр теләп, ишеккә таба атлаган мәлдә 8 яшьлек Таняның: “Иң мөһиме – үзегез авырмагыз”, – дигән сүзләрен ишеткәч, Кыш бабайның да күзләре чыланды...
Чираттагы тукталыш – Колхоз базары
Биредә дә Кыш бабайны күтәренке күңел, ерык авыз белән каршы алдылар. Аеруча, җылы яктан килеп сату итүчеләр якын итте аны. Йөгереп килеп, фотога төшәргә чират тордылар.
Камал театрына кагылмыйча уза алмады бабакай. Ишектән керү белән үк каршысына театрның аксакалы Ирек абый Баһманов очрады. Аны да киләчәк бәйрәмнәр белән котладык. Театрның икенче катына күтәрелгәндә, Фәнис Җиһаншага юлыктык. Артист янына җыелышып, “челт” итеп фотога да төштек. Кыш бабай капчыгындагы бүләкләрдән камаллылар да “авыз итте”.
![]() ![]() Алдан кисәтеп тормыйча гына, язучы Рабит Батулланың да хәлен белеп, бүләкләрен калдырып чыкты Кыш бабай. Рабит абый да аны күреп шатланды. Шунда ук өенә дәшеп, фатиры, китапханәсе белән таныштырды. Уллары бүлмәсен: “Менә монысы малайларның тулай торагы”, – дип атады.
Рабит Батулла менә шушы йортта яши
Казансу елгасы буена килеп, шәһәр белән дә хозурланып алды Кыш бабабыз.
“Корстон” янына килеп җиткәндә караңгы төшкән иде инде. Балкып утыручы чыршыны да игътибарсыз калдырмады Кыш бабай. Яраткан “Акчарлагын” тотып, аның янәшәсендә дә фотога төште.
|
Иң күп укылган
|