поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.12.2014 «Яшьти» әдәби сәхифә

Яшьти Фаяз Даянов: Мине аңламыйлар әле, ә мин беләм, килер ул көн, килер мәле

Фаяз Даянов Башкортстанның Кушнаренко районы Иске Камышлы авылында 1993 елның 25 маенда дөньяга килгән. Хәсән Мохтар исемле язучы да чыгышы белән шул авылдан. “Әнкәм ягыннан минем нәселем Илеш районы Яна Аю авылыннан. Әнкәм минем муллалар нәселеннән”, - ди Фаяз.

* * * 
Булса иде йөрәк таштан,
Әрнүне сизмәс иде,
Ходай биргән сынауларга
Башларын имәс иде.
 
Тыштан гына мин таш идем,
Сез шуны белмәдегез,
Күңлемдәге чәчәкләрне
Нигә сез күрмәдегез?
 
Инде күпме вакыт үтте
Яралар төзәлмәде,
Минем йөрәк әрнүләргә
Барыбер түзәлмәде.
 
* * *
Кайда соң син, минем идеал?
Кайсы җирдә, кайсы галәмдә?
Әллә сагым гына булды бу хыял,
Мин күтәргән аны каләмдә?!
 
* * *
Ишелә-ишелә ява карлар,
Күк тишелгән диярсең,
Инде соңлап ата таңнар,
Җылы тунны алып киярсең.
 
Бөтен дөнья актан киенгәч,
Көн кыска, караңгы тиз төшә,
Ап-ак карда уйнап сөенгәч
Уяна дәрт һәм күз төшә.
 
Котыра, дулый, салкын кышның
Туктаусыз бураннары,
Инде карга баткан тышның
Ялгыз калган урамнары.
 
Ерактагы моңлы җыр бизи урамны
Бер-бер артлы үтә парлар,
Алар сизми буранны
Ишелә-ишелә ява карлар...
 
* * *
Юкка чыксам да мин азакта,
Юата бара җанны бер уем,
Мин җиңәрмен хәтта шул чакта,
Тантаналы булыр соңгы туем!
 
* * *
Мине аңламыйлар әле,
Ә мин беләм, еллар үтәр,
Килер ул көн, килер мәле,
Хаклыкны азат иткән каләм,
Күңелләргә үтәр әле!
 
* * *
Нәрсә соң ул үлем,
Килә беләсе аны,
Әллә ул ирек,
Әллә күңел зинданы…
 
* * *
Үргә чакыра
Күктән килгән моң,
Хәзер ишетте колаклар,
Ах, нигә соң
Канатларым җиргә тарталар...
 
* * *
Кыска гомерле бу томан иртәнге
Булмам башкача мин монда мәңге,
 
Бу нәфис чәчәгем тиздән шиңәчәк,
Шушы микәнни минем киләчәк?
 
Нәрсә мин көтәм, нәрсәне юксынам,
Тик ни дисәң дә бәхет юк сыман.
 
* * *
Ә мин башта
Бүтән идем, башка,
Ниләр үтмәде баштан,
Китте күңел,
Мин дә хәзер юаш тугел...
 
* ** *
Синең үткән юлларыңа
Кар булып ятар идем,
Шиңә язган гөл булсаң,
Су булып тамар идем.
 
Кушымта:
Син - минсез, мин - синсез,
Кемнәр безне аерды,
Кире үскән канатларны
Тагы кемнәр каерды?
 
Кайгыларның бу дөньяда
Юктыр бетәр чамасы,
Күрәсең, әле бардыр
Йөрәгемнең кабат янасы.
 
Ходай безгә бәхетне
Жәлләмичә өләшкән,
Тик күрә алмый моны
Кара күзләр көнләшкән.
 
Ялгыш сине утка салсам,
Гафу итәрсең микән,
Кылган гөнаһларым өчен
Инде күпме үкенәм.
 
* * * 
Аягүрә каршы чыгам мин канәгатькә,
Ия булганда әле акыл хәрәкәткә,
Бары бу җан каршы тукталуга,
Аның өчен ул хас югалуга...

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.12.2014
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»