поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.12.2014 Шоу-бизнес

Салават Миннеханов казахларның музыкаль хит-парадына эләккән (ВИДЕО)

Кирәк бит, Татарстан “йолдызы” хәзер Казахстанда балкый! Cүз Салават Миннеханов турында бара.

Аны Астана шәһәренең “Йолдыз” музыкаль телеканалында күрсәтелә торган бер хит-парадкаа катнашырга чакыралар. Җырчы бу тәкъдимгә каршы килмичә ризалаша.

Хит-парадны оештыручылар, Татарстан җырчылары белән кызыксынып, аларның интернетта урнаштырылган барлык клипларын диярлек карап чыгалар. Араларында иң “текә” һәм сыйфат ягыннан югары дәрәҗәдә төшерелгән Салаватның клипларына тап булып, аның социаль челтәрендәге махсус битен эзләп табалар. Шул рәвешле, җырчыбыз белән язышып, хит-парадта катнашу тәкъдимен ясыйлар да инде.
 
– “Йолдыз TOP INTERNIONAL” хит-парадында катнашырга чакырулары көтелмәгәндә килеп чыкты. Алар минем клипларым арасында “Җаным белән ант итәм” җырымны сайлап, хит-парадка куйдылар. Бу тапшыруда төрле ил җырчыларының клиплары ярыша. Бүгенге көндә мин унлыкка керүем белән сөенәм. Шулай ук клипларымны югары бәяләүләре өчен бераз горурланып та куйдым (елмая). Казахстан телеканаллары клипларга җитди таләпләр куя. Алар бары тик сыйфатлы клип күрсәтү ягында, – диде җырчы Intertat.ru хәбәрчесенә.
 
Салават Миннехановның сыйфат ягыннан клиплары берничек тә түбән була алмавын аның иҗаты, эшчәнлеге белән кызыксынып баручылар беләдер. Ул инде берничә ел клиплар төшерү белән мәшгуль. Үзенең командасы, видеомонтаж студиясе бар. Татар җырчыларының шактыена да клип төшереп бирде. Сүз уңаеннан, Салаватның тормыш иптәше Гүзәлем дә “Әйтә алмаган сүзләр” җырына клип белән тиздән “Йолдыз TOP INTERNIONAL” хит-парадында күренә башларга мөмкин. Моңа Гүзәлемнең Салаватның тормыш иптәше булуы, һәм, әлбәттә, клипның яхшы сыйфатта булуы тәэсир итми калмагандыр. Шунысын да әйтеп китик: шушы көннәрдә Казандагы сәүдә үзәкләренең берсендә Салават Миннеханов белән Гүзәлемнең Яңа ел белән котлау сүзләрен Казахстан телеканалына махсус төшерделәр.
 
Клип дигәннән, берничә көн элек инде үзебезнең “Мәйдан” телеканалында  Салават Миннехановның “Барам, барам” исемле җырына төшерелгән клипның премьерасы булды. Клип аның стиленә бөтенләй охшамаган һәм “Җаным белән ант итәм”нең бөтенләй капма-каршысы. “Барам, барам” җырының көен дә әрмән композиторы Вардан Аракелян язган. Ә сүзләрен Хәмит Мәткәримов иҗат иткән. Клип Балтачның үзендә һәм шушы районның Арбаш, Карадуган авылларында ике көн дәвамында төшерелгән.


Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 25.12.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»