• 15.06-25.06 Әлдермештән Әлмәндәр. Театр кукол "Экият"
  • 23.06 Финал "Эйдэ ШаяРТ". КЦ Сайдаш. 18:00
  • 24.06 StandUp show ТНТ. Brand new show. Татнефть Арена 19:00
  • 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
Бүген кемнәр туган
  • 23 Июнь
  • Әмирҗан Моталлапов - балалар язучысы
  • Җәүдәт Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Әнәс Хәсәнов - язучы
  • Римма Никитина - җырчы
  • Мунча бурасы сатып алам, идән-түшәм, түбә кирәк-яраклары белән. Тел.: 8-9874221206. Азнакайга якын булсын, Башкортстаннан булса бигрәк әйбәт. Июнь аенда гына (2021) шалтыратырга.
  • Казан шэхэрендэ Ахунов урамы, балалар булмэсе очен Лазурит фабрикасы мебеле сатыла (бик яхшы хэлдэ). Мебель бер ике ишекле кием шкафы, ике берэр ишекле -куп булемле кием шкафы, ике киштэле полка, ике кроватьлы йокы урыны (астагы кровать тартып чыгарыла), ике ортопедический матрац белэн, хэм язу-компьютер остэле (тумбочка, полкалы) жыелмадан (набордан )тора. Бэясе килешу буенча. Жыелган килеш алып киту момкинчелеге бар. Сутеп тэ алып китэргэ була. Тел. 8-9172-76-06-15
  • Сдам 2х комнатную квартиру на длительный срок по улице Ак. Глушко (Азино) порядочной семейной паре без вредных привычек, в квартире все есть для проживания, рядом школа, садик, остановка, ТЦ Мега, квартира теплая, соседи тихие, имеется два балкона. Иностранцев прошу не беспокоить! 16+ку 89276725927 (собственник).
  • Селикатный кирпеч сатыла.89179215414
  • "Яшьлек" метро станциясе янында, Энергетиклар урамы 2/2 йортында урнашкан тулай торак бүлмәсендә яшәүче кызга бүлмәдәш кыз эзлибез. 1 июльдән. Бүлмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз да бар. Душ этажда. Барлык сораулар буенча: 89050215173 телефонына шалтыратырга
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла. 89534073195
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Даими эшкә бухгалтер кирәк.Казан.89270386051
  • Казан шәһәре Ибраһимов проспектындагы 37 йортның 2 катында урнашкан 13 кв.м бүлмә сатыла. Телефон:89274000105
  • Услуги ассенизатора. 89172681882. Камаз - 10 кубов. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов, из сливных ям, канализации,септиков, автомоек.
 
 

 
Архив
 

               

22.12.2014 Мәдәният

Бүген “Яңа татар пьесасы – 2014” премиясе лауреатлары игълан ителә

22 декабрьдә 19 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Яңа татар пьесасы – 2014” премиясенең лауреатларын бүләкләү тантанасы була. Шул ук көнне Камал Театры татар театрының 108 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.

Искәртеп үтәбез, “Яңа татар пьесасы” 2003 елдан башлап ел саен диярлек үткәрелеп килә.

Традиция буенча конкурс өч турда үтә. Башта авторлар әсәрләрен оештыру комитетына җибәрәләр. Өченче турда бәйгегә килгән иң лаеклы пьесалардан шорт-бит төзелә. Быел шорт-биткә 13 пьеса кертелде. Пьесалар исемлеген биредә укырга мөмкин. 
 
Бәйге профессионалларга да, башлап язучыларга да көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирә, чөнки ул ябык рәвештә үткәрелә: авторларның исемнәре тәхәллүс астына яшерелгән.   
 
Быелгы бәйгенең жюри әгъзалары: театр белгече Гали Арсланов, режиссерлар Лилия Әхмәтова, Фәрит Бикчәнтәев, Рәшит Заһидуллин, Илдар Хәйруллин, сәнгать белгече Айгөл Габәши, кино һәм телевидение режиссеры Нурания Җамали, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, халык театрлары кураторы Кадрия Идрисова, шагыйрь Равил Фәйзуллин, журналист Исмәгыйль Шәрәфи, Камал Театры директоры Илфир Якупов. Жюри рәисе җәмәгать эшлеклесе, публицист Фәндәс Сафиуллин. 
 
22 декабрь 19 сәгатьтә, татар театрының туган көнендә, Камал Театрының зур сәхнәсендә “Яңа татар пьесасы – 2014” бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителә. Бәйгенең премияләре: I урын – 100 мең, II урын – 75 мең, III урын – 50 мең сум. Бәйгенең нәтиҗәсе итеп ел саен “Яңа татар пьесасы” җыентыгы дөнья күрә.


Камал театры
№ | 22.12.2014
Камал театры печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№51 (896294) / 06.01.2015 23:37:59

Белмим шул инде. Театр темасы недоступен - кощей бессмертныйның җаны яшерелгән инә кебек урын ул дип кемдер әйтте бит .Хотя монда фикер алышучылар арасында театрны яхшы белгән, ләкин читкә тибәрелгән кешеләр дә бар кебек.

№50 (896220) / 06.01.2015 20:02:11

Бу "конкурс" турында әтрафлы берәр язма күрербез микән көндәлек матбугатта?

№49 (895577) / 31.12.2014 10:53:07

И, Хәмдебану адресыңны әт әле. яңа ел уңаеннан шампан шешәсе җибәрмәкче булам.

№48 (895575) / 31.12.2014 08:19:10

ХӘМДИ, башыңны дуракка салма, син татарка түгел, ә татар.
Алай бик кайгырсаң миңа берәр брутальный ир табып бир.

№47 (895574) / 31.12.2014 08:05:17

Сез дә пахмельдән интегәсезмени Иртә бит әле адашып йерергә. Сүзне бүтәнгә бормагыз. Монда сезнекеннән җитдирәк сорау йокыны качыра икән.

№46 (895572) / 31.12.2014 07:28:34

Мин тач ТАТАРКА. СИНЕҢ ӨЧЕН КАЙГЫРЫП ҮЛӘМ ИНДЕ,ИРСЕЗ ЯШИСЕҢ ИКӘН ИЧ.

№45 (895571) / 31.12.2014 07:17:27

Мишәр, мине тикшергәнче, үзеңнекеләрне тикшер, син сәяхәтләрдә йөргәндә марҗаң нишләп ята микән? Яшерен видеокамера куйсаң тагын да яхшырак булыр.

№44 (895570) / 31.12.2014 06:59:42

әйттең сүз, мин аны эчүгә сабыштырмаган, 15 яштән эчә башлаган. Мин начар булгач, ташлап китсен, аны кем тота? Атна саен мунча ягып, тәмле ашлар пешереп ашаткач, китми инде.
Любовник дигәннән, ул командировкага киткәч төнге икеләрдә кайчакта көндез дә килеп ишек шакыйлар иде, ачарга курыктым. Бөтен кеше дә любовник тота алмый шул.

№43 (895569) / 31.12.2014 01:40:14

Бу битне йокысызлыктан аптырап очраклы гына ачсам! Ну чүкеч! Театр көнендә сыйланганнарын костырма , алай мәрхәмәтсез булма инде.Шактый гыйлемле кеше кебек үзең, бүген генә тумагансыздыр бит! Синнән башка белмиләрмени моны? Бер утыру - бер Гомер бит! Үзең дә шунда булмадың микән әле, театрның кухнясын әйбәт беләсең.

№42 (895366) / 29.12.2014 17:40:37

Нәфесеңә хужа булмасаң - шулай да була! Болай гына да калмас дп уйлыйм.

№41 (895339) / 29.12.2014 15:01:24

"Самородок" дидем бит инде.

№40 (895338) / 29.12.2014 14:52:29

Гүзәлия күптән яза, сайты да бар, иренми, молодец.

№39 (895335) / 29.12.2014 14:42:39

Ике конкурста үткзн , драматургларның борынына чирткән Гүзәлия Тарханованың шах әсәрләрен дә берничә елдан төп авторның исеме белән китапта күрербез дип уйлыйм.

№38 (895328) / 29.12.2014 13:57:14

Бу проблеманы күтәрергә теләүчеләргә фикерләремнән файдаланырга рөхсәт итәм. Ә алар монда тагын чүкеч тамкасы белән дә әйтелде.

№37 (895327) / 29.12.2014 13:51:54

Әйе, мондый уен бездә генә. Рус драматургиясе конкурсларының берсендә дә мондый качышлы уены юк. Узган елгы кыска сценарийлар конкурсында да Нурания Җамали бер үзе җиңүчеләрне билгеләде һшм моңп керкем дә канәгатьсезлека белгермәде. Хикмәт акчада түгел! Ә бездә алга таба бу конкурсларны ачык төстә үткәрсәк тә ,җюри членнары 50 кеше булса да дөрес үткәрелүенә шигем зур. Драматургияне тирәнтен белүче аңлаучы комиссия каян табарга? Юк бит ул. Аннан соң андый комиссия бушка да эшләмәячәк. һәм комиссия тирәсендә конкурсантлар, аларның протеҗелары , протеңеларының тагын зуррырак урындагы протеҗелары бу конкурс белән кызыксынып, теге я бу конкурсантка лаеклы бәя бирергә киңәш итеп торачаклар. Ә кем инде үзеннән өстәге кешенең киңәшен аяк астына салып таптый я игътибарсыз калдыра? Шулай итеп лаеклылар артка күчә, ә урта кул әсәрләр алга куела. Мин моны үзем башка шуңа охшашлы бәйгеләрдә күп катнашкан кеше буларак белеп әйтәм. Ярый андый бәйгеләрдә урыстагы "Голос"тагы кебек призлы урыннардагы кешеләрне кабат катнаштырмыйлар, койрыкта калган талантларга башка конкурсларда катнашырга, хәлнең нәрсәдә икәнен аңлап үзләренә "крыша" әмәлләргә мөмкинлекләре була һәм үҗәтләр барыбер приз ала иде. Ә монда - һаман бер кешеләр. Сүз юк , талантлылар. Тик иманым камил икенче турга үткән 22 әсәр - алары әлбәттә честно үткәрелгәндер - театр сәхнәләрен бизәрлек, көн темасына суккан әсәрләрдер. Ә ник аларны матбугатка укучыга тәкъдим итмәскә? Дөнья кендеге Тинчурин белән Камал театры гына түгел ,бүтән театрлар да һәм халык театрлары да, үзешчән артистлар да бар. Алар репертуарга интегә. Бездә матбугат кытлыгы түгел, Казан утлары, Идел, Мәйдан бар, Ватаным Татарстан, Татарстан яшьләре, Безнең мирас, Түгәрәк уен ... Бу беренчедән, аларга тирңларын арттырырга ярдәм итсә, икенчедән , үзешчән артистлар өчен репертуар материалы да булыр иде. Бу- татар драматургиясенең язмышын кайгырту булыр иде. Конкурста катнашучылар өчен акча түгел, әсәреңнең дөньяга чыгуы мөһим. Ә конкурсны хәзерге хәлендә үткәрү ул җай чыкканда алырга мөмкин булган акчаны алып калып, бергә җыелып кәеф-сафа коруга кайтып кала.Барыбер үзләренә калмый ул аларнрың дип уйлыйм, аның әҗерен кире кайтарырга туры килә. Ә драма әсәрләренә кытлык дию - пүчтәк, язалар драма әсәрләре, тик драматургияне үстерүнең кирәге генә юк. Менә шул.

№36 (895318) / 29.12.2014 10:52:45


Бу конкурсны финанслау,театр белән даими, баягы авторларны бераз гына этәрә төшеп яңа авторларга зур сәхнәгә пропуск бирер өчен, драматургияне үстерер өчен, дип нигезләнгән булгандыр,мөгаен. Шәт, талантлы яңа авторларның гайрәтен чигереп, драматургия жанрына якын да килмәслек итүне хәл кылу бурычы тормагандыр,проектны хутка җибәрүчеләр алдында, дип ышанасы килә. Яңа талантлы авторларга татар сәхнәсенә юл ачу ачмау дәрәҗәсен тикшереп, бу конкурсны киләчәктә дәвам итү, итмәү зарурлыгы мәсьәләсе дә каралырга тиеш сыман.Конкурсны дәвам итүне кирәк дип тапкан очракта авторларны исем-фамилияләрен күрсәтеп катнаштыру лязем, кебек. Чөнки, алдагы конкурс нәтиҗәләренннән чыгып караганда, авторларның исем фамилияне күрсәтми уздыру, комиссия членнарына премияләрне ел да бер үк авторларга өеп бирүне аклау өчен кирәк сыман тоела. Конкурс комиссиясе әгъзалары, бәйгедә катнашучы әсәрләрнең оригинальме, ияреп язылганмы түгелме икәненлеген үзләре, я булмаса белгечләрне җәлеп итеп тикшерделәрме икән? Мәдәният министрлыгынды шуның ише комиссия эшчәнлегенә аудит фәлән уздырганы бармы, җыена микән? Тикшерү органнары бу проект белән кызыксынган тәкъдирдә андый сорау куелуы да мөмкин.

№35 (895158) / 28.12.2014 11:09:02

Белмим. Булса да турыдан туры юктыр. Тик Тархановлар бик күп алар, зур нәсел .

№34 (895148) / 28.12.2014 07:53:45

Гүзәлия Флера бәйләнеше юк штүли?

№33 (894942) / 26.12.2014 14:48:08

Зиратка да по блату.

№32 (894934) / 26.12.2014 13:27:10

Шулай барган, шулай барды, шулай барачак.Теге дөньяда да шулай булачак. Оҗмах та по блату.

№31 (894885) / 25.12.2014 23:35:14

Самородоклар союзга кереп вакланмыйлар. З.Хэким дә союз члены түгел

№30 (894852) / 25.12.2014 20:16:00

ул актанышларны белэм алар бик "эрудированныйлар"

№29 (894786) / 25.12.2014 14:36:03

Юкка чэпчисен. Актаныш талантларга да. куз буучыларга да бай.Барыбер тэртэгэ тибэ алмыйсын.

№28 (894722) / 25.12.2014 11:20:41

чүкечкә. Аптырама инде заманасы шундый бит. Сибагатуллин акчасы булгач ничә китап язып бирделәр үзенә, киштәдә тузан җыеп ятканчы кем исеменнән булса да чыга тормын. Халыкка кем исеменнән чыкса да барыбер. Актанышның бер хатыны кемеңдер хезмәтен үзләштереп докторлык диссертациясен дщ яклады. Теге бичара шаулап йөрде дә тынды, акча белән авызын каплаганнардыр наверно. Ул Гүзәлия дә Актанышныкы икән бит.

№27 (894704) / 24.12.2014 22:50:04

Чукеч тынычлан, давай ял ит бугенгэ.

№26 (894703) / 24.12.2014 22:21:22

Моңарчы матбугат битләрендә бер шигырь хикәясе күренмәгән Гүзәлия Тарханованың да гомер буе язып теше чыккан әдипләрнең дә борыннарына чиртерлек итеп 2012 елда 1 нче, бу юлы тагын бер премиягә лаек булуы да ышанырлык хәл түгел. Дөрес, ничек язарга өйрәткән һәм драматургия темасына "хезмәтләре" бар икән, хәзер андый хезмәтләрне дә табу кыен түгел, үземнең дә кайчандыр кирәк булган дусларга булышкалаганым бар иде. Ярар, анысына кагылмыйм, тик менә драматургия...Гонаһлы булсам гафу итегез. Шулай да сәер, бик сәер...Чынлап та самородок бит бу, язучылар союзына кереп өлгермәгән булса, үзем рекомендация бирәм. Әзме-күпме драматургияне аңлыйм мин.

№25 (894699) / 24.12.2014 21:51:16

Этим средством деды ПОВЫШАЛИ ПОТЕНЦИЮ!

№24 (894698) / 24.12.2014 21:46:04

"Гадел конкурс" дигән нәмәрсә Татарстан гимны сүзләре белән үлде. Анда Гәрәй җиңде, гәрчә конкурста катнашмаса да. Икенче һәм өченче урыннарны кем алганын гел дә әйтмәделәр. Жюриләре юри булды!

№23 (894697) / 24.12.2014 21:39:04

Анализ да булыр, атализ да.

№22 (894696) / 24.12.2014 21:28:52

"Ку" да премияне Зөлфәтк бирәләр икән, анысына бер сүзем дә юк,башкалар да шул ук фикердәдер, чөнки анда авторлар аермачык. Зөлфәт - талантлы, тик аңа өч премия урынына бер премия - беренче премияне алса да ачу килерлек булмас иде. "КУ" дагы повесте дә укырлык, башкаларныкыннан ким түгел. Анда кергән 46 пьесаның 8 еннән башкасы бүләксез дә калсын ди. Тик аларга(("шаһ"ларга) матди ярдәм- әйтик актив эшләгән өчен премияне башкарак төстә тапшырып, башка драматургларга да игътибар итсәләр ни була? Мин үзем өчен әйтмим, минем матди хәлем ул төшеп калган конкурсантлардан күп өстен, язганнарым да әкренләп чыгып бара.Тагын ике-өч яшь авторны халыкка күрсәтеп алсалар, күп нәрсә югалтырлар идеме? Татар драмматургиясе мәнфәгатен кайгыртабыз дигән сүзнең буш фантик кына икәнен күрсәтүче бер факт кебек булып чыкты бу.Хәер, аптырыйсы юк - театр сәхнәсенә - кәмит тә еш куела бит.

№21 (894596) / 24.12.2014 14:40:02

Алсыннар, бер сүз юк, сөенарие гына үзгәртсеннәр.

№20 (894582) / 24.12.2014 13:54:51

Театр бит, Камал хэм Тинчурин сэхнэлэре белэн генэ чиклэнми. Бер режиссер нидер курсэ, алынырга момкин. Икенче режиссерга кызыксыз тоелуы да бар. Яки алар репертуарына туры килмэве бар.
бала-чага булмагыз инде.

№19 (894577) / 24.12.2014 13:43:55

Куелмагач, ник премия бирәләр? Куелырлык түгелмени7

№18 (894571) / 24.12.2014 13:36:59

Золфэт, 3 эсэрен дэ 3 торле
тэхэллус белэн жибэргэн. Кешенен исеме нибары, конвертны ачкач кына игълан ителде.
Ркаиль дэ шулай, Булат Сэлэх тэ, теге ханым да- псевдоним белэн жибэргэннэр.
Язган булсагыз, кертелер идегез.
Равил Сабыр булмады да анда, берни дэ алмады, астагы ялгыш язган.
Туй упкэсез булмый. Золфэтнен талантына шигем юк. Ркаиль дэ яза.
Куелу куелмау, анысы инде икенче мэсьэлэ.

№17 (894563) / 24.12.2014 13:21:08

"КУ" премиясе дә быел да Зәлфәткәме? Космостан килүчеләр турындагы спектакленнән башлап җентекле анализ кирәк бу афтор язганнарга.

№16 (894515) / 24.12.2014 07:07:37

Вакыты җиткәч, тагын катнашырсыз, җиңелүче көрәштән туймый ул. Бездаьрның үзенчәлеге нәрсәдә? -- Ул үзенең бездарьлагын күрү сәләтенә ия түгел. Ә талантлы кеше һәрвакыт үз талантына шикләнә.

№15 (894493) / 23.12.2014 22:09:52

Шуннан шул, монда башка буталып йөрисе юк

№14 (894429) / 23.12.2014 16:49:34

"Шаһ" әсәрләргә китап булып чыгу кирәк түгел, китап булып чыккан очракта укылган спектакльгә тамашачы килмәячәк. Әлбәттә, артистларга, драматургларга матди ярдәм кирәк. Тик алар мондый күз буу сыйфатында булмасын иде. Татар бөек ул дип сөйләп эчендә кәнфите булмаган фантик вәгъдә бирүдән башка берни дә эшләми хөкүмәтебез. Әле ул анысын да бирми . Чөнки никадәр наданрак булсак, шулкадәр әйбәтрәк өстәгеләр өчен.Син дә мулла. мин дә мулла. атка печән кем сала ягъни.Аларның үзләре өчен генә хезмәт итә торган прессасы бар.Күреп торабыз бит , өйдә телевизор эшләп тора. Әз генә берәр дустың белән контактта утырып алай түгел, болай икәнен әйтә башласаң, Фәүзия кебек судттан судка йөртүләрен көт тә тор. Минем белән алай эшләрләр дип курыкмыйм, чөнки үземне алай йөртү шактый расхуд чыгаруны сорый. Премия алучылар акчаларының рәхәтен күрсеннәр, тик бу юлы арттырыбрак җибәргәнсез. Алай ук ахмакка чыгармагыз сөйгән халкыгызны. Алга таба кеше ышандырырлыкрак итеп оештырыгыз бу комедияләрне.

№13 (894421) / 23.12.2014 16:00:30

Чүкеч, бүләкләү генә түгел бит әле монда, әсәрне бастырып та чыгару. Басылмаган әсәр тарала да алмый шул. Шаһ әсәрләрнең тупланып чыгуы да театрлар өчен мөһим бит, бигрәк тә үзешчәннәргә.
Лауреатларны конкурстан тыш катнаштыру, яхшы әсәрләрен җыентыкка кертү начар булмас иде, дим мин дә. Бу да бүләкләүгә тиң бит инде бүгенге вәзгыяттә.
Җиңүчеләрне котлап, әсәрләрен залда көтәсе кала.

№12 (894407) / 23.12.2014 14:35:36

Цензура юк дигән булалар тагы. Һәр язган тәнкыйть сүзен кем язганын күзәтеп, тикшереп, адресына җиткереп торалар матбугат ру да.

№11 (894399) / 23.12.2014 12:53:53

Әйттем бит, буи конкурслар күз буар өчен генә. Татар драммтргиясе үстерү булса максат, яңа татар драматургы дигән конкурсны оештырырлар иде. Ә болай ел саен бер кешеләр.Драматургларны барлау кирәк түгел монда. Ә үзешчәннәр, халык театрлары репертуар таба алмыйча аптыраганнан бер үк авторларны попугай кебек шәрехләргә мәҗбүр. Журналлар да яңа авторлар эзләп, аларны үстерүдә өлеш кертсәләр зыян итмәс иде. Тик алар көн саен һәр театрда әвәләнгән "бөек"ләр генә булмасын иде. Театрларга яңа авторлар белән эшләүнең файдасы да, аларны үстерүнең кирәге дә юк. Шекспирларны бүтәннәр куйсын, без милли театр карарга телибез.Бер дустым хәзерге репертуардагы берничә спектакальне карагач, театрдан күңелем кайтты, тамашачыны бала-чагага да санамыйлар икән дип аптыраган иде. Башка конкурсларда беренче урынны алган конкурсат кабат ул бәйгедә катнаша алмый, максат бүтәннәрне үстерүдә иде бит. Ә бездә һаман бер үк кешеләр. Алар болай да билгеле, аларны инде үстерәсе юк. Алдагы конкурсларда узган еллардагы беренчеләрне гомумән конкурска кертмәскә кирәк. Менә булыр драматургияне үстерү, аның киләчәк язмышы өчен борчылу...

№10 (894371) / 23.12.2014 09:23:31

Золфэт Хэким 3 номинациядэ!
Ркаил Зэйдулла,Шамил Фэхретдинов, Равил Сабыр!

Авторларнын барсы да театрда куелып караган кешелэр.Икесе актер,Зэйдулла таныш, Золфэт реклама сорамый. Барсы да сэхнэнен ни икэнен белучелэр.
Хэм Тарханова фамилияле ханымга да бирелде.Ялгышмасам ул Алексеевск районы тирэсеннэн.

№9 (894368) / 23.12.2014 08:43:05

Кемнәр алды бүләкне?

№8 (894359) / 23.12.2014 07:32:25

Без монда атылмаган куянның тиресен бүлеп утырган мәлдә, бөтен татар матбугаты мәрт йокысы кичергән чорда Әлмәт театры янә бер бомба шартлаткан бит әле монда:"Шекспирның "Ромео һәм Джульетта" спектакле "Алтын битлек" фестиваленең конкурстан тыш "Маска Плюс" проектына сайлап алынды. Мәскәү сәхнәсен яуларга без 2015 елның март аенда барачакбыз". Театрның сайтындагы язма бу.
Шушында гына булса да кәлимә сүз әйтик инде. Уңыштыр бит бу? Драматургиябез хәле, репертуар сайлау сәясәтенә дә кагыла бугай әле бу. Берәрегез татар матбугатының берәр почмагында күргән идеме?

№7 (894311) / 22.12.2014 20:18:35

Драма әсәрләре аз дию ул күз буар өчен генә. Чөнки театрларда да кода-кодагыйлык көчле. Анда берничек тә читтән керә алмыйсың, ул үзе чишеп булмый торган табышмак, театр ул Кощей бессмертныйның менеп алып булмый торган урынга яшеренгән йомырка эчендәге инә кебек. Туфан абзый да режиссер белән дус һәм элеккеге артист һәм ДЕПУТАТ булмаса, күпчелек әсәрләре сәхнәгә менә алмас иде. Аның да һәр салган йомыркасы алтын түгел иде. Урыны җәннәттә булсын, татар өчен күп эш эшләде, аңа ихтирамыбыз зур. Сез әйткәндәй театрлар бер дә драматургларга интекмиләр, интеккән кебек кенә кыланалар.Ә барыбер яшәсен татар театры!

№6 (894307) / 22.12.2014 20:07:11

в победителях как правило оказывались знакомые все лица: ныне покойный Туфан Миннуллин, царство ему небесное, Зульфат Хаким, Батулла и.т.д …

№5 (894303) / 22.12.2014 19:54:14

Әлбәттә, калганнарга да өлеш чыгаралар димәдеммени? Мин үзем дә андый бәйгеләрне оештыруларда катнашкан кеше, ни сөйләгәнемне белеп сөйлим.

№4 (894302) / 22.12.2014 19:46:44

Сер түгел бит инде, маемсыраганнан башланмаган иде бу конкурсны гамәлгә кую: сәхнәгә күтәрерлек авторлар аз булу иде моның сәбәбе. Зарипов бер Туфанны гына искә алса да, анда бит Зәйдулла, Зәйниләр дә сәхнәгә күтәрелде әле. Туй үпкәсез булмый инде ул.

№3 (894299) / 22.12.2014 19:35:03

Ул конкурс дигәннәре һәрвакыт ике-өч кеше өчен оештырыла. Дус-ишләргә акча күчерер өчен сәбәп итеп оештыралар аны. Аныңчы премия аласы кеше спонсорны матбугат чараларында зур фоторәсемнәре, очерклар белән күккә чөеп күтәреп мактый, ә моның өчен мактаучының үзен дә әнә шулай халыкка күрсәтер, "үстерер" өчен эшләнә ул. Кул кулны, ике кул битне юа. Дөрес кайчагында күз буяр өчен бүтәннәргә дә сәдака итеп өлеш чыгаргалыйлар. Менә шул. Дус-ишләре булмаса, үзен хөрмәт иткән әдипләр андый конкурсларга катнашып маташыйлар. Алган премияләр дә дус-иш белән урыннарны юып бетә. Җитми дә әле.

№2 (894290) / 22.12.2014 18:57:08

Әгәр дәүләт хисабына булса, налог түләүчеләр моңа әллә кайчан нокта куяр иде!

№1 (894287) / 22.12.2014 18:42:42

Мондый конкурслар кормушка янындагыларга спонсорлардан акча суыру өчен оештырыла. Шуны белмисезме әллә?

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar