|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2014 Җәмгыять
Корпоративка үз кесәгездән түләргә ризамы? (Сораштыру)Быел Россия Хөкүмәте вәкилләре Яңа ел корпоративын үз хисабына үткәрәчәк. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев журналистларга әнә шулай диде. Хөкүмәт башлыгы фикеренчә, дәүләт структурасында эшләүчеләрнең Яңа ел корпоративларына бюджет акчасын сарыф итү дөрес түгел, аны һәркем үз кесәсен “бушатып” оештырырга тиеш. “Без Россия Хөкүмәте вәкилләре белән Яңа ел корпоративына, үзара акча җыешып, ресторанга барачакбыз”, – дип белдергән ул журналистларга. Яңа елны исә Дмитрий Медведев Россиядә каршылап, озын ялларда чаңгы шуып ял итәргә җыена икән. Ә сез эштәге бәйрәмгә үз кесәгездән түләргә ризамы? Илдус ГАБДРАХМАНОВ, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты:
– Быел Яңа елга планнар зур. Аны гаилә белән каршылаячакбыз. Күптән түгел генә яңа фатир алдык. Хәзер анда ремонт эшләре бара. Яңа елга өлгертеп, өй туе ясап булмасмы дип кызыгам. Театрда да эш кайный. Ике спектакльдә уйныйм. Көн саен репетициягә йөрим. Корпоративларга килгәндә, аны оештыру чыгымнарын оешма үзе капларга тиеш, билгеле. Без бу бәйрәмне өйдә болай да үз хисабыбызга үткәрәбез. Шундый вакытта да булышмагач, профсоюз оешмасы нәрсә өчен кирәк, алайса?
Разил ВӘЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– 26 декабрьдә Дәүләт Советында корпоратив үткәреләчәк. Анда да һичшиксез катнашабыз. Корпоративларны үз хисабыңа уздыру Татарстан Дәүләт Советы депутатлары өчен гадәти күренеш. Ул инде күптән традициягә әйләнгән һәм бу дөрес тә. Яңа ел бюджет хисабына үткәрерлек дәүләт бәйрәме түгел бит. Ул – кешенең шәхси бәйрәме. Шуңа күрә аны һәркем үз хисабына уздырырга тиеш.
Гөлназ ГЫЙНИЯТОВА, “Яңа гасыр” каналы журналисты:
– Минемчә, бу очракта 50гә 50 принцибы буенча эш итәргә кирәк. Яңа ел ул – күмәк бәйрәм. Эш бирүченең бюджеты корпоратив чыгымнарын күтәрә алырлык икән, хезмәткәрләргә нигә бәйрәм ясамаска? Хезмәткәр дә бюджетка гына салынып утырырга тиеш түгел. Күңелле итеп бәйрәм итәсе килсә, түләргә була акчаны. Бездә, мәсәлән, корпоративка баручылар үз өлешләрен кертә, бу яктан проблема булганы юк.
Раяз ФАСЫЙХОВ, җырчы:
– Бу тәкъдим белән килешмим. Кеше шәхси бәйрәмен дәүләт акчасына түгел, үз хисабына үткәрә. Анысы аңлашыла. Тик бу очракта бит кешенең эш урыны турында сүз бара. Хезмәт коллективы катнашындагы чара булгач, аны теләсә кайсы оешма үз хисабына оештырырга тиеш. Бу тәкъдим халыкта зур ризасызлык уятачак. Соңгы вакытларда күзәтелгән мәхшәр чорында кеше нәрсәгә генә акча җиткерсен ди? Аны бүген болай да кысалар. Корпоративлар санын киметергә дисәләр, бер хәл. Әйтик, елга, күп дигәндә, дүрт корпоратив үткәрү рөхсәт ителсен ди. Кайсыдыр коллективның өстәмә бәйрәм итәсе килсә, бу очракта инде һәркем үз кесәсеннән түләсен. Быел Яңа елны дуслар белән бергә өйдә каршыларга уйлап торабыз. 31 декабрь көнне “атсалар да, киссәләр дә” банкет яки корпоративларда чыгыш ясаганым юк, чыгыш ясарга да җыенмыйм. Еш кына: “Андый көнгә калырга язмасын”, – дип шаяртам. Яңа ел – иң могҗизалы гаилә бәйрәме. Шуңа күрә аны гаиләм белән каршылауны өстен күрәм.
|
Иң күп укылган
|