поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.12.2014 Шоу-бизнес

Данир Сабировка Салават 30 меңлек күзлеген бирмәкче (ФОТО)

Декабрь башында пародияче, шоумен Данир Сабиров чираттагы сольный концертын куйды. Быел, ниһаять, аның концертына Салават үзе килде.

– Быелгы Казандагы концертыма Салават Зәкиевичның килүе күңелемне күтәрде. Өч ел көттем бит. Быел да килмәс дигән идем. Концертымда рәхәтләнеп көлде инде (елмая.) Аннары иртәнге сәгать өчләргә кадәр сөйләшеп утырдык. Ул миңа киңәшләрен бирде. «Өч ел буе тамашачыны үзеңә каратып тотасың икән, бу бик әйбәт! Сабантуйда биш ел буе бер батыр калса, алтынчы елында аңа халык каршы акыра башлый. Иң авыры халык мәхәббәтен саклап калу. Молодец! Күптән болай көлгән юк иде», – дип көрәшче булуымны да күз уңында тотып әйтте булса кирәк. Быел Салават Зәкиевич килгәч, тамашачыларга аның белән бәйле булган бер хәлне сөйләп уздым. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында имтихан биргәннән соң, «Данир, менә тавышың синең юк инде. Актерлык ягыннан да артык кыланып уйныйсың. Минем улым Рөстәм рәсем ясарга булышырга ярдәм сорый. Ә миңа рәсем ясау осталыгы бирелмәгән. Аңла: син артист булыр өчен тумагансың! Киләчәктә эшмәкәр, көрәшче итеп күрәм мин сине», - дигән иде ул. Менә шушы сүзләрне мин Салават Зәкиевичка сәхнәдән әйттем. Аның кайчандыр әйткән сүзләре мине, киресенчә, алга этәрде. Рәхмәт аңа! Шулай дип әйткәч, бөтен халык кул чапты, Салават Зәкиевич торып кулымны кысты, - диде шоумен.

Данир Сабиров быелгы сольный концерт программасына яңа пародияләр керткән. Салават, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллиннан кала, Габделфәт Сафин, Резеда Шәрәфиева, Айдар Фәйзрахманов, Илнар Сәйфиев кебек җырчыларга пародия эшләгән. Бик кызыклы, бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлаган. Язып та, сөйләп тә булмас – аны күрергә кирәк. Әмма пародияче үзе яңа пародияләреннән бик үк канәгать түгел икән. Җәвит Шакировны бер ел буе күрсәтә-күрсәтә генә образын тудыра алдым, ди үзе дә.
 
Шоуменның администраторы кем дип уйлыйсыз? Бу вазыйфаны тормыш иптәше Миләүшәгә ышанып тапшырган. Быел Казанда узган сольный концертларының тагын бер көтелмәгән яңалыгы: аның 4 яшьлек олы кызы Мәрьямнең нәфис гимнастика элементларын ясавы. Алма алмагачыннан ерак тәгәрәми, диләрме? Нәкъ шулай. Әтисе кебек сәхнә кешесе булыр, мөгаен. Гастрольләргә чыгып киткәндә, олы кызлары Мәрьям белән 11 айлык кече кызлары Дания Миләүшәнең әнисендә калалар икән.
 
Иң кызыгы: Данир Сабиров 5 елдан бирле Салаватка пародия куя. Кайбер артистлар пародиячегә үпкә белдергән очракта да, остазы, киресенчә, аның үзенә карата эшләнгән пародиясеннән көлеп кенә утыра икән. Әле җитмәсә, Данир Сабировка үзенең күзлеген бүләк итәсен әйткән. Салаватның күзлеге “дешевый” түгеллеген дә белеп торыгыз. Ничә сумлык күзлек киеп йөрүен дә Данир ычкындырды бит – 30 меңнән дә ким түгел икән. Салаватка пародия күрсәткәндә, Данирга аның чын күзлеге генә җитми иде шул.
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 14.12.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»