|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2009 Ир белән хатын
ХАТЫНЫҢНЫҢ АЧУЫН ЧЫГАРМА!Интернетта ниндидер темага мәгълүмат эзләп утырганда кызыклы гына язмага юлыктым. Анда хатын-кызга әйтергә ярамаган фразалар китерелә. Беренчедән, гүзәл затларның пешергән ризыгына, өйдә башкарган эшенә карата артык бәрелмәскә кирәк. Бигрәк тә аны кем белән булса да чагыштырырга ярамый. Әйтик, «минем әни моны болайрак пешерә, сеңлем үтекләгән чалбар сызыгы озакка чыдый» кебек сүзләр хатын-кызны чыннан да чыгырыннан чыгарырга сәләтле. «Элек син матуррак идең», «менә бит үзеңә килешә торган күлмәк кигәнсең» дигәнне дә ханымнар һәм туташларның төрлесе төрлечә кабул итә. Кемдер тәнкыйть сүзен урынлы дип санап, үзгәрергә тырыша, кемдер киренсенчә, үз фикерендә калып, бу кешегә карата мөнәсәбәтен үзгәртә.
Психологлар исә ир-атларга тормыш иптәшләрен син бу әйберне кая куйдың дип аптыратмака куша. Бу гаилә башлыгының үз әйберләрен дә таба алмагач, өйдә берни дә эшләми дигәнен аңлата. Шулай ук кайбер ир-атларның «безнең малай икелегә укый, ник карамыйсың аны», диюе дә гүзәл затлар тарафыннан авыр кабул ителә. Дөрес, мондый фраза кайчак хатын-кызларның үзләре тарафыннан да әйтелә. Ләкин ничек кенә булмасын, гаиләдә балаларның укуы өчен әти дә әни дә җаваплы бит.
Шунысы да кызык, белгечләр, егетләр — кызлары, ир-атлар — хатыннары белән аралашканда «белмим», «бәлки», «әгәр», «шулайдыр инде» сүзләрен кыстырмаска киңәш итә. Бу нәфис затларда ир-атларга карата булган ышанычны киметә төшә икән. Шуңа аларны бераз үзгәртеп әйтергә кирәк. Әйтик:
«Эшем кайчан бетәсен белмим» түгел, ә «эшем бетәргә ярты сәгать кала, мин сина шалтыратып әйтермен» дияргә киңәш ителә, «бәлки мин сиңа яңа диск алырга өлгерермен» урынына да «кичен сиңа яңа диск алырга тырышам» дию кулайрак. Моннан тыш «миңа хезмәт хакы бирсәләр, кичен кинога бара алачакбыз», «без шимбә очраша алабыз» дип әйткәнче, «кичкә таба кино бара ала-алмавыбыз билгеле булачак», «минем синең белән шимбә очрашасы килә», дип әйтү дә күпкә уңышлырак санала икән.
Динара СӘГЪДИЕВА |
Иң күп укылган
|