поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.12.2014 Җәмгыять

Хатыннары ташлап чыгып киткән күп балалы әтиләр ничек яши?

Заман әллә нишләде: ирләре ташлап киткән ялгыз аналар язмышын табигый хәл дип кабул итә башладык. Әмма соңгы вакытта хатыннары ташлап чыгып киткән ялгыз әтиләр дә аз түгел. Ир-ат өчен ялгыз гына бала үстерү, чынлап та, бик зур сынау. Баласы берәү генә булса бер хәл, күп балалы әтиләр ничек яши?

Өч ул

Казанның Дежнев урамында яшәүче Азат Фәтхуллинның өч улы бар. Шамилгә – 10, Маратка – 9, Әмиргә 8 яшь. Алар башкаланың 67нче мәктәбендә укый. Фәтхуллинар гаиләсе кайчандыр бүтәннәрнеке кебек тулы, түгәрәк булган. Ана кеше, иренә, өч баласына кул селтәп, эчә башлаган. 
 
“Хатыным Ольга миннән 10 яшькә кечерәк, ул 1971 елгы, мин 1961 елгы, –  ди Азат. – Өйдән чыгып киткәненә 5 еллап бардыр. Башта югалгалап, 2-3 көн торып, кайта иде, соңыннан бөтенләй кайтмады. Исән икәнен, урамда эчеп йөрүен күршеләр, танышлар килеп әйтә. Яз көне бездән ерак түгел йортлар тирәсендә балалар да күргән. Балалар белән килеп сөйләшкән. “Әтиегез өйдәме, сезне карыймы?” –  дип сораган. Аннан бер ир белән китеп барган”. “Азат, хатының тик торганнан эчүгә сабыштымы? Башта ничек яшәдегез?” – дибез. “Мин “КамАЗ” машинасында эшли идем. Яшермим, эштән кайткач, хатын белән икәү утырып 1-2 чәркә эчкәли идек. Исерер өчен түгел, азрак арыганнар бетсен, дип. Аннары хатын мин эштән кайтканчы ук исереп куя башлады. Үзе кебек дуслар тапты. “Балаларны кара, нишлисең син?!” – дип суккалаганым да булды. Аннары кул селтәдем. Исерек хатын дип, төрмәгә кереп булмый! Балаларны кем карар? Болай да гел күзәтеп, тикшереп кенә торалар. Алай-болай булса, малайларны балалар йортына алып китәчәкләр. Ә минем аларны үзем үстерәсем килә. Начармы, яхшымы, без бергә...” – ди әти кеше.
Фәтхуллиннар бер бүлмәле “гостинка”да яши. Бүлмәне кайчандыр Ольгага биргән булганнар. Малайлар өчесе бер диванда йоклый. Гаилә башлыгы, ремонт ясыйбыз дип, стенадагы обойларны куптарып ташлаган, тик эш ярты юлда туктап калган. Балалар, әтиләренең башлаган эшләрен дәвам итеп, үзләре ясаган рәсемнәрне, әтиләренә багышланган матур сүзләрне язып стенага элгәннәр. 
 
Шаккатмалы,  Фәтхуллиннар гаиләсе бүген бер тиен акчасыз яши икән. Азат беркайда да эшләми. “КамАЗ”дан чыккач, төзелештә эшләдем. 2-3 ел өйдә генә торам инде, эшләргә сәламәтлегем юк, – ди ул. – Башкаланың Киров районы социаль яклау идарәсе балаларга компенсация түли иде, хәзер ул да юк. Анда бит 6 айга бер тапкыр белешмәләрне яңартып торырга кирәк. Ә мин эшләмәгәч, ул белешмәне кайдан алыйм?! Миңа инсульт булды, гомумән, күп җирем авырта. Группа алырга дип, сырхауханәләргә барып кәгазьләр җыя башлаган идем, аның да азагына чыгып җитеп булмады. Йөз төрле белешмә кирәк. Һичьюгы группа алсам, пенсия булыр, балаларга да компенсация түләнер иде.
“Алайса сез нинди акчага яшисез?” – дибез, гаҗәпләнеп. “Гади кешеләр, танышлар булыша. Ач тормыйбыз, Аллаһка шөкер. Әллә кайлардан балаларга киемнәр, ризыклар алып киләләр. 67нче мәктәп коллективына рәхмәт. Балалар бушка ашый, гомумән, мәктәптә минем малайларга карата мөнәсәбәт яхшы анда”.
 
Казанның Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Антон Федякин хәбәр итүенчә, Азат Фәтхуллин гаиләсенә район хакимияте дә, социаль яклау үзәге дә булышып тора. “Ул балаларга ике ел рәттән укырга кергәндә формалар, мәктәп кирәк-яраклары белән тулган букча бирдек, – ди җитәкче. – Азат Фәтхуллин 2013 елның декабренә кадәр аз керемле гаилә буларак, акча алды. 6 айга бер тапкыр белешмәләрне яңартып торырга кирәк, әмма әти кеше Яңа елдан соң килмәде. Шулай итеп, балаларга шул кечкенә сумма да түләнми башлады. “Биржага барып, әйдә  сиңа белешмә алып киләбез”, – дигәч: “Үзем генә барам”, – дип киткән иде, һаман килеп күренгәне юк. Бүген балаларга бары тик юл акчасы түләнә – һәркайсына 218 сум. Аның өчен дә кәгазьләрне үзебез җыйдык.
 
Балаларны җәй көне ял йортына җибәрик дигән идек, әтиләре аңа да ризалашмады. Югыйсә ул бушка, артыннан да йөрисе юк. Алардан ерак түгел генә социаль ашханә бар. Шунда юллама бирәбез дибез, кирәкми ди”. 
 
Дүрт бала
 
Икенче герой – Мәхмүтҗан. Ул үзбәк кешесе. Барлык милләттәшләре кебек ул да Казанга акча эшләргә дип килгән – җәен төзелештә; көз, кыш, яз – кечкенә буд  касында аяк киемнәре төзәтә. Ләкин башка үзбәкләрдән аермалы буларак, ул кечкенә дүрт баласын да Казанга алып килгән һәм аларны ялгызы тәрбияли.
 
Мәхмүт (аңа бөтен кеше шулай дип эндәшә) Эсперанто урамында фатир “снимать” итә. Аның өчен аена 10 мең сум түли. Хатыны өч ел элек гаиләсен ташлап, Мәскәүгә бәхет эзләргә чыгып киткән. Мәхмүткә 38 яшь, намаз укый, мәчеткә йөри. Бер дигән итеп татарча сөйләшә: “Тумышым белән Андижаннан мин, – диде ул. –  Хатын белән башта шунда яшәдек.  Зур, иркен фатирыбыз бар анда. Ул бүген буш тора. Дөресен әйткәндә, Казанда балалар дип, алар яхшы белем алсын, дип тырышам. Балаларым бүген мәктәптә 3 тел – рус, татар, инглиз телләрен өйрәнә. Үзбәкчә дә беләләр. Кызым музыка мәктәбенә йөри, скрипкада уйнарга өйрәнә. Иң олы улым Мөхәммәтҗанга – 14, иң кече кызым Мәрьямга 6 яшь. Балалар Казанның 14нче мәктәбендә белем ала.
 
“Хатының нишләп ташлап китте? Балаларны күргәне бармы?” – дибез. “Җиңел акыллы хатын, рәхәт тормыш кирәк булды аңа. Ул чыгып киткәндә кечкенә кызыбызга 3 яшь тулмаган иде. “Ике кыз минем белән, ике малай синең белән яшәсен”, – дигән иде, ризалашмадым. “Балаларны аерырга юл куймыйм, без аерылышкан да җиткән. Алсаң, 4 баланы да аласың”, – дидем. “Ярар, 4 бала да синең белән яшәсен”, – диде. Без хатын белән рәсми рәвештә аерылышмаган. Ике ел элек балаларны күрергә кайтып киткән иде, шуннан бирле хәбәр-хәтере юк. Аңа рәнҗемим, ничек теләсә, шулай яшәсен. Үземнең яңадан өйләнәсем дә килми, чөнки 4 баламны аякка бастырасым бар. Яшь хатын тагын бала алып кайтса, аларны да ничек тәрбиялисең?!” – ди Мәхмүт. 
 
...Гаҗәп, бу ике гаиләдә тәрбияләнүче малай-кызларны бер нәрсә берләштерә – балалар әниләре турында ник бер җылы сүз әйтсеннәр! “Әниегезне сагынасызмы?” – дигән сорауга керфек тә какмыйча : “Юк, сагынмыйбыз, без әтине яратабыз!” – диештеләр.
 
“Ялгыз ата” дигән термин юк”
 
Антон ФЕДЯКИН, Казанның Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе:
 
– Законда “ялгыз ата” дигән термин юк. Ялгыз анага каралган ташламалар ялгыз аталарга да кагыла. Әгәр әниләре вафат булса, балаларга мәктәп я шенннән чыкканчыга кадәр пенсия билгеләнә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң бала югары, махсус уку йортына керсә, пенсия түләү вакыты тагын озынайтыла.  Әти кешенең хезмәт хакы бер кешегә туры килгән  яшәү минимумыннан  ким булса, ягъни гаилә аз керемле саналса, һәр балага компенсация түләнә. Быел бу акча күләме – 312 сум. Шулай ук аз керемле гаиләләрнең фатир өчен түләгән акчаларының да шактый өлеше кире кайтарыла. 
 
Читтән килгән гаиләләр турында шуны әйтә алам – ниндидер ташламалар алу өчен ялгыз ата һәм аның балалары Казанда теркәлгән булырга тиеш. 
 
Сан
Россиядә ялгыз әтиле гаиләләр 5-6 процентны тәшкил итә. АКШта бу сан – 10 процент. Иң күп ялгыз әтиләр Франциядә яши – 20 процент. 
Дөнья буенча, ялгыз әтиләрнең уртача яше – 40. 
 
Факт
Мөселман илләрендә ир белән хатын аерылышса, балалар бары тик әтиләре белән кала. 
 
 
1
 
 
2
 

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ 12 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»