|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2009 Шоу-бизнес
ЯБЫП КЫНА КАРАГЫЗ "КЫЗГАН ТАБА"НЫ!"Кызган таба" дискәтүгенең яңадан башланып китүе яңалык түгел. Әгәр синең өчен бу яңалык икән, димәк артта калгансың. Юк, бу мыскыл итү түгел... "Кызган таба"ны да мактап әйтү түгел. Эш менә нәрсәдә: башланып та китә алмаган "Кызган таба"ны инде ябып та куймакчылар. Сәбәбе, янәсе дискотека НКЦга тиешле күләмдә файда китерми. НКЦ "КАЗАН" DJ Shakertкә "Кызган таба" дискәтүген торгызу инициативасы белән чыга. НКЦ залында аңа урын бүлеп бирәләр... "Мә, уйна! Кеше җый!" Тик зур сорау! Ничек итеп бер кеше дискотека оештырыра ала? Бу мөмкинме? Бу сиңа "Корыган ботакъ" дискотекасы түгел, бу бит "Кызган таба"! Әллә Рөстәм, кеше дә чакырсын, билет та сатсын, көндәлек эшен дә эшләсен, машинасын да ремонтласын, аннан сон дискәтүккә килеп, авызын колагына кадәр ерып иртәнге өчкә кадәр килгән кешеләрне биетсен дә, туры эшенә китсенме?! Алайда була микәнни?
Дөрес, "Кызган таба"ның максаты миллион кеше җыю түгел. Әйтик, миңа барыбер булыр иде: бушка 1000 кешене биетсәм дә, 10 кешене биетсәм дә. Кеше кимрәк булган саен шәбрәк кенә! Һава да күп, эссе дә булмый!
Ахыргы дискәтүктән соң, түземле Рөстәм дә "бүтән уздырмыйк мәллә" дигән фикер әйтте! Шәкертенең авызыннан мондый сүз чыккач булган икән инде! Син нәрсә Рөстәм! Бу сиңа "Шәрыкъ клубы" мәллә? Әнә бит алар да, бер ел эчендә әллә ничә үзгәреш кичереп, үзләренең туры юлын тапты! Ташлап кына кара!... Рөстәмне көч хәл белән бу атнакичтә дискәтүкне уздырырга юмаладык!
Әле бу пүчтәк булган икән! Ике көннән НКЦдан хәбәр килеп иреште: "Дискотека булмаячак...". Ничек инде булмасын ди, диджей риза бит?! Зур сөйләшүләрдән соң (сөйләшүнең эчтәлеген әйтеп ятмыйм), НКЦ үзенең залын соңгы тапкыр "Кызган таба"га бирергә риза булды. Әйе! "Кызган таба" бүтән булмаячак!
Татар дискәтүкләре көннән көн кими... Татар мәдәнияты сүрелә... Татар теле үлә... Сез шуңа ышанасызмы? Елап эзләсәң дә табып булмый татар җанлы зур компанияне, андыйлар берәү-икәү генә! Әллә Рөстәмгә әйтим микән: "Жанна Фрискеның җырларын куй, халык шуны ярата", дип?!
Әллә инде 9 апрельдә дискәтүккә 800 кеше килеп, шуның яртысы НКЦга сыя алмыйча кайтып китеп, дискәтүкне атнасына 2 көн була торган итәрләрме? Ярар, хыяллана башладым бугай!
Әй, онытканмын: "Кызган таба"ның саубуллашу дискәтүге 9 апрельдә (пәнҗешәмбе) НКЦ "Казан" милли мәдәни үзәгендә була. Башлану вакыты 21:00. Билет бәясе 100 сум. Кил кызык булачак!
Рузил МӨХЕТДИНОВ, "Булмас.ру" |
Иң күп укылган
|