|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2014 Мәдәният
Театр сөючеләргә - Яңа ел бүләгеГ.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында спектакль билетларына сертификат сатып алырга мөмкин. Камал Театры республика театрлары арасында беренче булып тамашачыларга бүләк сертификатлары тәкъдим итә. Тамашачылар буенча директор урынбасары Ранис Сәхибуллин: “Сертификатлар булдыру идеясе бездә күптән бар иде. Театрның корпоратив сату бүлеге менеджерлары да шул ук тәкъдим белән чыккач, аны тормышка ашыру тизләтелде. Күпләр якыннарын театрга чакырып бүләк ясарга телиләр. Тик кемгәдер бүләккә билет алганда аның өчен уңайлы көнне, ошаган спектакльне туры китерү бик мөһим. Бу очракта сертификат бүләк итү кулайрак. Бүләк иясе үзе теләгән вакытта, үзе сайлап алган спектакльгә килә ала”. Бүгенге көндә Камал Театры кассасында 500 һәм 1000 сумлык бүләк сертификатлары сатыла. Сертификат 109 сезон ахырына, ягъни 2015 елның 31 августына кадәр кулланылышка ия. Камал театры Татарстан театрлары арасында беренче булып тамашачыларга бүләк сертификатлары тәкъдим итә.
|
Иң күп укылган
|