поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.12.2014 Мәдәният

Рифат Фәттахов Ваһапов фестивале, “Татар моңы” һәм Филүс Каһиров турында

Бүген журналистлар белән очрашу вакытында Рәшит Ваһапов фестивале җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттаховтан “Шушы көннәрдә генә үткән “Татар моңы” конкурсының йомгаклау концерты һәм анда сезнең лауреат Филүс Каһировның катнашуы турында фикерегез нинди?” дип сорадылар. Ул болай дип җавап бирде:

- Әлбәттә, уңай. Фестивальләр, конкурслар күп булган саен талантлы яшьләребезгә зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге арта. Кемдер үзен Ваһапов фестивалендә күрсәтә, кемдер – “Татар моңы”нда, кемдер – “Созвездие”дә... Болар барысы да бары тик файдага.

Билгеле, ел саен зур талантлар ачылмаска да мөмкин. Һәр конкурс бер генә яңа исем ачса да – бу инде зур уңыш. Ә андый исемнәр быелгы “Татар моңы”нда бар иде.

Инде Ваһапов фестиваленең гран-при иясе Филүс Каһировның бу концертта катнашуы, бигрәк тә аны төгәлләве, миңа калса, оештыручылар тарафыннан нык уйланылган, моңа тирән мәгънә салынган. “Без Филүсләр кебек яшьләрне эзлибез, бүгенге җиңүчеләргә әнә шул үрнәккә омтылырга кирәк”,- дигән мәгънәне күрдем мин монда. Бу, әлбәттә, Филүскә дә һәм, һичшиксез, Ваһапов фестиваленә дә югары бәя. Рәхмәт!
Филүснең чыгышын бу концертта иң уңышлы дип санасам да, миңа калса, репертуар, җыр дөрес сайланмаган. Әлбәттә, бөек җырчыбыз Илһам Шакиров репертуарындагы “Казах кызы сөйгәнем” - камил әсәр. Әмма Филүс аны кирәгеннән артык “заманчалаштырган”, попсалаштырган. Шуңа күрә, ни кызганыч, бу җыр белән Филүс үзенең зур мөмкинлекләрен күрсәтә алмады. Хәер, монысы инде икенче мәсьәлә...
 
Ә “Татар моңы”на мин уңышлар телим! Киләчәктә дә шулай бер-беребезнең уңышларына сөенеп, бер-беребездән үрнәк алып яшәргә язсын.
 

Айдар СӘЛИМОВ
Рәшит Ваһапов фестивале
№ |
Рәшит Ваһапов фестивале печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»