поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
04.12.2014 Тарих

Тәхетле җәллад

Ил тәхетенә диктаторлар, тираннар утыруга ук, ни сәбәптер, көтелмәгән афәтләр башлана – йә җир тетри, су баса яки күп зыяннар китерүче вулканнар уяна, меңәр кешелек йортлар шартлый, яңа сугышлар кабына һәм ил халкында шом арта... Булган һәм булуы бик ихтимал андый афәтләрне санап бетермәле түгел...

Иван Грозный тәхеткә утыруга һәм, өйләнү ниятенә кереп, туй башлавына ук Мәскәүдә коточкыч янгыннар башлана. Шәһәр урамы-урамы белән күз алдында юкка чыга башлый. Апрель башы гына булуга карамастан, күкләр, җирләр, урамнар җәһәннәм утыдай кызганлыктан, карлар эреп бетә. Янгын, хәтта Яуза елгасы аша сикереп, шәһәрнең башка төбәкләрен дә мәхшәргә әйләндерә, йортларны, башка биналарны рәттән себереп бара, янган урыннарда көл генә җәелеп кала. Кинәт, алда нинди тормыш башланачагын хәбәр иткәндәй, бөтен Мәскәүдә көчле зыңгылдау тавышы яңгырый. Монысы исә, соңыннан аңлашылганча, Благовещенский соборының бик биектә асылынып торган зур да, авыр да чаңы җиргә убып төшү галәмәте була. «Олы кала»га, ягъни Кремльгә дә үтеп керә ут, давыл көчәя, өермәләр күтәрелә, патшалыкның казнасы төтенгә әйләнеп оча, Иванның ат сарае, корал палатасы юкка чыга, арырак Намуслы Тәре храмы дөрли. Күптән түгел генә Иван белән Анастасияне никахлаган митрополит Макарий янучы храмнардан аеруча кадерле иконаларны коткару белән җитәкчелек итә. Янгын, кай якка да качу форсаты калдырмыйча, митрополитның үзен дә уратып ала. Ул Тайник башнясыннан бауга тотынып төшмәкче була. Ләкин бавы өзелә, үзе аска мәтәлеп җан бирә...Урысларның ул замандагы сөйләме белән әйткәндә, «железо там яко олово разливашеся, и медь яко вода растаяваше». Аңлашылгандыр, тимер – кургаштай, бакыр судай эреп ага, дип язганнар. Шул чорда теркәлгән тарихи мәгълүматка ышанмый булмый: 25000 ихата утка оча, меңнәрчә адәм янып үлә, исән котылганнары тораксыз кала...

Шушы урында укучыма сорау бирәсем килә: – Куркынычмы?
 
Әйе, бая да әйткәнемчә, коточкыч хәл! Әмма, янгыннар тынгач – Урыс кенәзлегендә, тора-бара Урыс илендә, аннары Урыс империясендә тагын да хәтәррәк хәлләр башлана... Анысы инде – «дошманнар эзләү». Сүзне кыска тоту өчен шуны гына әйтеп үтәм: бер нәселдән яратылган Годуновлар һәм Романовлар арасында елларга сузылган бәрелешләр, рәхимсез җәзалар, үтерешләр арта, яңадан-яңа гайбәтләр, гыйбрәтләр арта... Бер чакта да сугышсыз яшәмәгән ил кабат кан коя... Иоанн Грозный иң хәтәр җәзаларны ләззәт белән күзәтергә ярата. Әйтик, әкрен утта көйдерелүче якыннарының, әле аннан алдарак «остазларым» дип атаган акыл ияләренең җан бирү вакытларында күзләренә мыскыллы, елмаюлы карашын төбәп:
 
– Йә, хыянәт итүеңнең җәзасы рәхәтме? – кебегрәк сораулар биреп йөри торган булган. Ә инде шактый «дошманнарын» үз куллары белән буып үтерүне еш кабатлаган. 
 
Тарихчы Руслан Скрынниковның язуына караганда, Иван үзенең яңа туган балаларын да йокы бүлмәсендәге тәрәзәдән елгага ыргытып бара торган булган. Бу очракта шунысын да әйтеп үтмичә булмый, зина хурлыгы җәһәтеннән чик-чаманы белмәгән бу патшаның әледән-әле алыштырып торган никахлы хатыннары җидедән арта, никахсыз сөяркәләре күп була. Ә инде җитлеккән, өйләнгән улын да үз куллары белән үтерүе турында бөек урыс рәссамы Илья Репинның «Явыз Иван үз улын үтерә» дигән картинасын күрмәгән кеше юктыр. Иванның бу сурәттәге ерткыч чырае балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә котын алырлык. Ник үтергән икәнлеге дә тарихта сер итеп сакланмаган. Үз килене янына кереп, аны көчләп, зина кылып яткан мәлдә өсләренә улы килеп керә. Шуның «вакытлы-вакытсыз борчуына» үртәлгән, ярсыган Иван, кем әйтмешли, сикереп торып, улын буа башлый. Ахырын әйттек инде, шул бууын үтергәнче дәвам итә...1 Дөрес, Иванны идеаллаштырырга ниятләүче кайбер шовинистлар бу сурәтнең исеменә дәгъва да белдереп маташалар. Янәсе, бу рәсем элек «Явыз Иван улы белән» дип кенә аталган. Ниятләре дә бик яхшы аңлашыла: миллионнарча кешеләрне кырып, канга батырып, күп милләтләрнең яшәеш рәвешен гарипләндереп, урыс державасы биләмәләрен киңәйткән патшаны ул кадәр үк вәхши итеп күрсәтүне яхшысынмыйлар. Ләкин үткән тарихны чис­тартырга, иске замандагы әсәрләргә дә цензура кертергә ниятләү җинаять саналыр иде. Ә хакыйкатьне нык белгән бөек Репин үзенең ошбу иҗатын тарихи хаклык белән бик дөрес исемләгән! 
 
Хәер, зиначылыкта чик-чамасы булмаган бу патшаның үлем чире дә азгынлыктан булуын үз заманында ук яхшы белгәннәр. Ә инде медицина фәне алга киткәч, аның каберен ачып тикшергән, калдыкларына анализ ясаган галимнәр дә Иванның сифилистән җан бирүен төгәл исбатлаганнар2. Җирәнгеч булса да әйтим: җан бирүгә үк, каны бик тиз таркала башлаудан, аның мәете кабара башлаган, җеназасына әзерләүче якыннары да чыдый алмаслык сасы ис таралган. Урыс мәкален дә истә тотсак, «собаке – собачья смерть», ягъни эткә – этләрчә үлем сыманрак ахыр булган бу... 
 
Бу Явыз Татар Иленә басып кергәч кенә ерткычка әверелмәгән. Бала чагыннан ук үзенең дуамаллыгы, мәкерле, акылга сыймаслык «уеннар»дан рәхәтлек таба белүе белән күпләрнең котын ала торган булган. Мәсәлән, биек биналар түбәсенә песи, эт һәм башка җан ияләрен алып менеп, югарыдан төртеп төшерүдән кызык тапкан. Тора-бара, үзенә ияртеп, үз тирәсе балаларны да алып менә югарыга явыз малай һәм, шулвакыттагы тарихчылар теле белән әйтсәк, «начал и человеков ураняти»... Күңел ачуының берсе – боярларның малайларын атка атландырып, урам буйлап, шыркылдап көлә-көлә, кешеләрне таптатып йөрү... Алай гына да түгел, базар кебек күп халыклы урыннарга кылычлар болгый-болгый көтмәгәндә килеп керү һәм тыныч халыкның башларын күмәкләшеп кыеп йөрү... (Шушы ук «уенны» булачак император Пётр I дә яратканлыгы тарихи китапларда очрый.)
 
Әле тәхеткә утырмас борын ук бояр Шуйскийны этләр өереннән талатып үтертүе дә бик гыйбрәтле. Үтерткәннән соң, мәетен сәгатьләр буе алдыртмыйча, шул тирәдә әрле-бирле куанып йөрүе дә тарихта урын тапкан. Ә инде үз биләмәләрендәге шактый шәһәрләрдә «опричнина» дип аталган ун мең кешелек җәза отрядлары оештырып, бихисап санда урысларны да кырып йөрүе аерым бер тема...
 
...Инде хәзер, милләтебездә күп сораулар тудырган нәсел-нәсәбен барлап карыйк дөньяда тиңе булмаган бу Явызның. Алдан ук әйтеп куям: тикшерү, ачыклау вакытында күпләрегез хурланыр, арагызда әледән-әле «әстәгъфирулла!»ны кабатлаучылар да булыр... Ә мин, атаклы тарихчылар белән берлектә, урыс патшалары династияләренең кемнәр «ярдәме һәм гаебе» аркасында кан яңартулары, буталышлары, кыска гомерле булулары, шактый патшаларның тәхеттә утырган чакта ук чери башлаулары, үзара үтерешләре, ни сәбәптән Россия кешеләренең берчакта да бәхетле тормышка ирешә алмаулары турында кыскача гына исбатламалар тәкъдим итәм. Шунысын алдан ук әйтеп куям: язып утырганда әледән-әле көләм дә, гарьлектән чыккан яшьләремне дә сөртеп-сөртеп куям... 
 
...Күренекле Николай Коняев болай яза: «Костромага Ярославль ягыннан барасың икән, карашың Иделнең сулъяк ярындагы ак диварлы һәм алтынланган башлы Ипатьев монастырена төшәчәк. Әле Иван Калита заманында ук аның төзеләчәк урынында Чет исемле (татарча әйтелеше ничектер?) татар морзасы йоклап ял иткән һәм төшендә ул апостол Филиппны Һәм великомученик Ипатий Гангрскийны күргән, имеш. Алар морзаны Христос нуры белән нурлаганнар. Шундый могҗизаны күреп тетрәнгән морза изге чукынуны (святое крещениене), Захарий дигән исемне кабул иткән һәм Годуновлар династиясенә нигез салучы булган». Шуннан соң автор Захарий Годунов токымының Алтын Урдадан булуын исбатлый. 
 
Коняев кына түгел, башка галимнәр дә бу яшь морзаның Үзбәк хан нәселеннән икәнен бәян итәләр. Чукынганнан соң, үз акчасына Ипатьев монастырен салдыруын да раслыйлар. Хан токымы булгач, шик тә юк, бай булгандыр бу чибәр егет. Казан җиреннән ни өчен чыгып качканын да белә тарихчылар: баксаң, ислам динен дәүләт (ханлык) дине итеп игълан иткән әтисе белән ризалашмаган. Ислам таләпләрен дә өнәп бетермәве ачыклана Четнең. 
 
Иван Васильевич Грозныйның бабасы Иван III, аннары атасы патша Василий Өченченең гаилә һәм ирлек (!) хәлләренә борылып карыйк. Бабасы ике мәртәбә өйләнә. Башта беренче хатыныннан Дмитрий исемле улы туа һәм закон буенча әтисе тәхетенә ул утырырга тиеш була. Ләкин, таҗлап өлгерүгә үк, күңеленә ошамаган сыйфат-гадәтләрен табып, аны төрмәгә тыга. Аннары Софья исемле (Иван III анысын Зоя дип йөртә) яңа хатын ала. Анысыннан булачак патша Василий дөньяга килә. Василий да атасы кебек үк ике мәртәбә өйләнә. Беренчесенә өйләнгәнче, язмачлары (писцы) аның кыз сайлаячагы хакында илгә хәбәр тараталар. Хәзергечә сүз йөртсәк, чибәр кызлар конкурсы игълан итү була инде бу... Патшага кәләш булырга өметләнүче 1500 кызны теркиләр. Шулардан Сабурова фамилияле Соломонияне сайлап ала Василий. Сизенәсездер, монысының да татар затыннан икәне бөркелеп тора. Ләкин... 20 ел буе патша кочагында ятса да, бу хатыны бала тапмый. Сабурованы аерып, чәчләрен дә кыркытып, монастырьга тыккач, үзеннән икеләтә яшь кыз ала. Менә хикмәт!.. Монысы да дүрт елдан соң гына балага уза һәм аның да, ягъни Елена Глинскаяның да тамыры Мамай хан нәселеннән икәнлеге мәгълүм. 
 
Иван тугач, Мәскәү күгендә күк күкрәүгә тиң яңа хәбәр дә тарала. Баксаң, Казан ханбикәсе урыслар ягыннан килеп йөрүче чабышчыларга (гонцам) болай дигән: «Сезнең яңа патшагыз ике тешле булып туган икән. Бер теше белән – сезне, икенчесе белән безне ашар инде ул», – дигән. Иван Грозный тугач ук шундый күрәзә кылган Ханбикәнең сизенүен тарихны әз-мәз генә белүче замандашларыбыз да кирегә сукалый алмый.
 
Ничек кенә булмасын, Елена Глинская белән Василийга Иванның тууы зур шатлык китерә. Василий үз эшләре белән кая гына китмәсен, Еленага Иванның хәлен хәбәр итеп торырга куша. Ә хатыны Ваняның ничек пупылдавына, ничек чырылдавына, елаганда нинди тавышлар чыгаруына кадәр көн саен сөенечле хатлар җибәреп тора. Бер сүз белән генә әйтсәк, алар, үзләрен бәхетле тоеп, тату яшиләр. Ләкин дөнья бу!.. Әҗәл, зур гаделлек белән фәкыйрьләрне дә, хәерче һәм пашаларны да тигез күреп, фани дөньядан мәңгелек кочагына алып китә. Иван Грозный туып өч ел үтүгә үк Василий III дә гүр иясе була... Аннан васыятьнамә калганмы, диешә-диешә, патша йортында ыгы-зыгылар башлана. Андый кәгазь табылмагач, «аның дәүләт билгесе булган скипетрын Иванга калдыруын, ә ул үскәнче Русь белән Елена Глинская идарә итәргә тиешлеген әйтеп үлгәнен» игълан итәләр. Шул ук вакытта Псков елъязмачысы Василий III соңгы әмерен болай язып куйган: «Он приказа великое княжение сыну своему большому князю Ивану и нарече его сам при своём животе великим князем и приказе его беречи до пятнанацати лет своим боярам неминогим». Кыскасы, буталышлар, ризасызлык­лар кабат башлана, фетнә-переворот ихтималы да сизелә. Ләкин татар нәселеннән булган Елена Глинская тәвәккәл һәм зирәк хатын икәнлеген күрсәтә, үзәкләштерелгән дәүләт игълан итә, үзенә каршы торучы боярларга үз максатында каты торуын сиздерә. Шулай да җитәкче даирәләрдә власть өчен чәйнәшләр, гайбәтләр, астыртын үтерешләр туктамый. Шундый реакцион көчләр белән озак көрәшергә сабыры да бетә, сәламәтлеге дә какшый һәм иренең үлеменнән соң биш ел үткәч вафат була. Агулап үтерелгән, дигән версия Русьта гына түгел, дөньяга да тарала. Урыс җирендә агулаулар да табигый хәл. Әнә бит, аның улы Иван Грозныйны да үз табибы агулап үтергән, дигән хәбәр дә бар тарихта... Булыр-булыр... Сүз уңаенда үз үлеме белән үлмәгән патшаларның хәтергә килгәннәрен генә санап үтәм: император Павелны буып үтергәннәр, Александр II шартлатканнар, Николай II гаиләсе-ние белән атканнар, Александр I Һәм III, Николай I үлем сәбәпләре әлегә кадәр ачылмаган... 
 
Язмамның төп максатын – явыз Иванның кемлеген аңлатуга ирештем кебек инде. Хәзер аның татарларга кайбер мөнәсәбәтләрен генә әйтәсем калды. Шулай да бу тәмуг кисәве, үзенең татар каныннан яратылганын яхшы белгәндер. Шулай булмаса, үз тирәсенә Мансуров, Бәхтияров, Адашев, Ширәмәтов кебек татар токымындагы затларны җыеп ятмас иде. Үзе чирли башлагач һәм сәламәтлеге физик яктан да, психик җәһәттән дә нык какшавын сизгәч, тәхетенә кайсыдыр урыс боярын яки кардәшен түгел, бәлки Касыйм биләмәсендәге татар ханы – Сөймәнбулат (Симеон) Бикбулат улын утыртып калдырган! Ул гына да түгел, дәүләт күләмендәге киңәш-табышларга килгән чакларында Кремль сараенда боярлар белән тигез булып, хәтта тыңлаучан, тыйнак бала кебек утыра да белгән. Әле утыруын да арткы рәтләрдә генә утырган ул һәм «великий Государь Бикбулатович указларын» игътибар белән тыңлаган, хуп­лап тавыш биргән. Әйе, үз ролен бик шәп башкарган ул. Ә инде икәүдән-икәү генә калгач!.. Әйе, бернинди шаһитлар да юк чакта үзен бәләкәй кеше, «Иванец» кына дип атаган Явыз Иван үз наказларын, боерыкларын шыпырт кына аңлата: кемнәрне асарга яки монастырьга тыгарга, кемне учакта яндырырга, кайсы боярның милкен алып, үзләрен кая куарга, кайсы нәселне корытырга... Мондый максатларын ул «великий князь Всея Руси Симеон Бикбулатович» кулы һәм указлары белән гамәлгә ашыра. Ләкин, кабатлап әйтәм, шунысы хак – тәхетен Татарга ышанып тапшыра! Урыска калдырса, һичшиксез переворот-түнтәрешләр башлана иде Кремльдә. Бәлки әле Явыз Иванның үзен дә беренче очраган агачка асып куйган булырлар иде... Ә күндәм татар хуҗасына тугры калган, елга якын (11 ай) утырган тәхетеннән төшеп, ипле генә булып, чын хуҗасына тапшырган...
 
Әйе... Казан ханлыгы җимерел­гәннән соң, татар түрәләре Мәскәү Кремлендә берчакта да ризасызлык белдермәгән, өстән нәрсә кушсалар, шуны үтәгәннәр һәм хәзер дә шулай...
 
Ниһаять, соңгы сүзләрем... Явыз Иван тәмугка күчкәннән соң, татар каныннан яралган Годуновлар арасында кабат сугыш-тарткалашлар башлана. 1584 елдан властьта Романовлар нәселе ныгый башлаган 1613 елга кадәр, ягъни 28 ел дәвамында Русь тәхетендә күп патшалар алышына. Шулардан бары тик Грозныйның улы Фёдор һәм Борис Фёдорович Годунов кына 14 һәм 7 ел утыра алган. Ә алардан соң калган 12 елны алты патша бүлешкән, аларның да өчесе – Ялган Дмитрийлар... 
 
1 Явыз Иванның улын үтерү сәбәпләре берничә. 
2 Явыз Иванның үлеме сәбәбе турында да берничә фараз бар.
 
 
Илья Репин «Явыз Иван һәм аның улы Иван. 1581 елның 16 ноябре». Киндер, майлы буяу. 1885 ел.
 

Фәнзаман БАТТАЛ
Безнең мирас
№ 12 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»