поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.12.2014 Мәдәният

Миләүшә Айтуганова: «Болгар радиосы» премиясе лауреатлары иләк аша иләнә»

13 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Болгар радио­сы» милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Быел ул икенче тапкыр оештырыла. Әлеге проектның җитәкчесе «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары – генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова «Шәһри Казан» газетасы сорауларына җавап бирде.

– Миләүшә Ләбибовна, «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе нәрсәсе белән үзенчәлек­ле? Аны «Татар җыры»н кабатлый дип әйтүчеләр дә булды. Моның белән килешәсезме?

– Мин бу ике чараны һич тә чагыштырмас идем. Алар бөтенләй төрле. «Болгар радиосы» премиясе лау­реатлары ел дәвамында «Яңа гасыр» телевидениесендә «Музыкаль дистә» тапшыруында тавыш бирү юлы белән сайлана. Тавыш бирү ачыктан-ачык бара, аны һәркем күреп тора. Гомумән, мондый проект­лар күбрәк булсын, алар бер-берсенә һич комачауламый, киресенчә, эшләү, эзләнү өчен стимул тудыра.

– Теләгән һәркем пре­мия­гә дәгъва кыла аламы?
 
– Катнашучылар арасында «Татар моңы» конкурсларында беренче, икенче урыннарны яулау­чы җырчылар бар. Алар эстрадага дулкын кебек килеп керде, яңа сулыш алып килде. Хит-парадта катнашасы җырлар башта сәнгать советы аша уза. Безнең таләпләргә туры килмәгәннәре төшеп кала. Әйткәнемчә, лауреатлар «Музыкаль дистә» тапшыруында ачыклана. Сайланганнарның 80 проценты – яшьләр.
 
– Ә ул тавыш бирү гадел дип уйлыйсызмы? Бер кеше, әйтик, җырчының туганы да күпләп тавыш бирә аладыр бит.
 
– Хәзер бер кеше 100 SMS тан артык җибәрә алмый. Элек бер телефоннан 300‑500 тавыш бирү очрак­лары да бар иде. Шуңа күрә чикләүләр керттек.
 
– Премияне тапшыру тантанасыда быел нинди яңалыклар булачак?
 
– Быел сәхнәдә оркестр булачак, җырчылар «тере» тавыш белән җырлаячак. Җырларның заманчалары да, «Рәйхан», «Имәннәр шау­лый» кебек халыкныкылар да керде. Заманча проект булса да, халык күңеленә уелып калганнарын да чыгарасы килә. Аннан «Казан» бию ансамблен, «Шарм» бию театрын, Алабугадан бию коллективын чакырдык. Тантананы «Фантазия» джаз оркестры башлап җибәрәчәк.
 
– Соңгы вакытта Казанда уза торган фес­тивальләргә кунаклар да килә. Сез кемнәрне көтәсез?
 
– Австралиядә яшәүче милләттәшебез Зөлфия Камалованы чакырдык. Ул үзенчәлекле тембрлы, үзенчәлекле башкаручы.
 
– Алып баручылар ролендә кемне күрәчәкбез?
 
– Быел да сәхнәдә «Музыкаль дистә» хитлар парадын алып баручылар Айсылу Хаҗиева белән Рөстәм Гайзуллин булачак. Бу проектта катнашучы җырлар, җырчылар турында алардан да күбрәк белүче юктыр. Шулай ук Камал театры артистлары да катнаша. Калганнары әлегә сер булып калсын.  
 
* * *
 
Ел буе көткән тантанага санаулы көннәр калып бара
 
2014 елның 13 декабре, «Пирамида» сәхнәсендә «Болгар радиосы» икенче милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы. Татар эстрадасының иң популяр артистлары бер сәхнәдә.
 
«Татарстан-Яңа гасыр» каналындагы «Музыкаль дистә» тапшыруы кысаларында ел дәвамында барган тавыш бирүдә телетамашачылар беренчелеккә лаек булган лауреатларны сайлады. Җиңүгә ирешкән композицияләр «киштә»сендә халык мәхәббәтен казанган артистларның җырлары белән беррәттән яшь җырчыларның әле яңа гына табадан төшкән иҗат җимешләре дә урын алып тора.
 
Менә алар‑2014 елның «Болгар радиосы» премиясе лауреатлары: Хәния Фәрхи, Зөфәр Билалов, Вадим Захаров, Марат Фәйрушин, Нурзадә, Гөлсирин Абдуллина, Азат Тимершәех, Марсель Фәтхуллин, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәб Фәрхетдинова, Чулпан Йосыпова, Илнар Ялалов, Гөлнара Тимерҗанова, Артур Минһаҗев, Айгөл Хәернасова, Фәридә-Алсу, Фердинант Сәләхов, Алсу Әбелханова, Азат Фазлыев, Ирина Сәйфуллина, Гүзәлем, Илнур Баязитов, Илсөя Бәдретдинова, Лилия Миңголова, Рәсүл Салихов, Гөлназ Гарифҗанова, Фән Вәлиәхмәтов, Данис Зәйнуллин, Рафаэль Якупов, Алтынай, Гүзәлия, Эльнар Сабирҗанов, Алинә Давыдова, Лилиана Газизова, Марсель Вәгыйзов, Ренат Гыйльфанов, Илзилә.
 
Барлык җыр сөючеләрне 13 декабрь көнне кичке 17.00 сәгатьтә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Болгар радиосы» икенче милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында көтеп калабыз.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»