|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2014 Мәдәният
Безгә шундый җыр җитми“Филүс Каһиров кая югалды ул? Нигә җырламый?” – дип редакциягә еш шалтыраталар. Бер ел сәхнәдән югалып торган алтын тавышлы җырчыны юксынмаган кеше калмагандыр, мөгаен. Әлбәттә, гайбәтләрнең төрлесен ишетергә туры килде. Бервакыт Салаватның: “Сәнгать кешеләре арасында төрле хәлләр була. Тамашачыга пәрдә артында нәрсә булганы кирәк түгел. Аның сәхнәдәгесен, матур ягын гына белеп торыгыз”, – дип әйткәне истә калган. Ул да үзенчә хаклы, әмма кабатланмас моңы белән халык мәхәббәтен тиз арада яулап алган Филүсне тамашачының югалтасы килмәде. Аңа ничек тә ярдәм итәсе, иҗатына аяк чалучылардан арындырасы килде. Халыкның күңеленә бер кереп ояласаң, еллар узса да, сине онытмый икән шул ул. Эстрада казанында 500 дән артык җырчы кайный, аларның күбесе төшеп кала, күп вакыт кемнәр югалганын белми дә, ишетми дә каласың. Әлбәттә, Филүс Каһиров бүген татар сәхнәсенә менеп, икенче көнне югалган җырчылар рәтеннән түгел. Киресенчә, аның югалып торуы тамашачыны сискәндереп җибәрде, өч ноталы җырлар арасында адашып йөргән җырчыларны гына тыңларга ияләшә барган тамашачының зәвыгына тәэсир итте. Халык, кемне югалтабыз без, дип уфтана башлады. Тамашачы шундый безнең, мәгънәсез җырлар тезмәсе тыңларга күнеккән, дип сүгәргә яратсак та, монда бөтенләй киресе күзәтелде. Аннан соң рус эстрадасында җырчылар үзләренә пиар ясар өчен төрле гайбәтләр таратканнар, махсус хәлләр уйлап тапканнар бит. Әмма бу мондый очрак түгел. Дөресен генә әйткәндә, Филүснең югалып торуы безгә татар сәнгатенең кай тарафка баруы турында уйланыр өчен дә кирәк булгандыр, бәлки. Тамашачының җырчыны шулкадәр сагынганын аңладым, күрдем мин. Күптән түгел Филүс Каһировның бер еллык тәнәфестән соң узган концертын карагач, моңа, чыннан да, инандым.
– Бер ел югалып торуның плюслары да, минуслары да бар, – ди Филүс. – Минусы, әлбәттә, халык оныта башлый. Дөрес, телевидение, радио, газета-журналларга, Филүс кайда ул, дип шалтыратучылар, кызыксынучылар шактый булган. Тамашачы минем өчен шулай борчыла икән, димәк, мин аларга кирәк. Бу миңа дәрт өсти, иҗади яктан үстерә. Бер ел, әлбәттә, тик кенә утырмадым. Җыр репертуарымны сайладым, җырлар эшкәрттем.
– Югалмады ул Филүс. Тормыш мәшәкатьләренә чумды, – диделәр алып баручылар. – Өйләнде, малае Айдар туды.
Ел дәвамында тормышында чынлап та шатлыклы вакыйгалар булган икән. Концертын “Минем дүрт мәхәббәтем” дип атагач, күпләр аптырап калды. Яңа гына тормыш корып җибәргән егетнең бер генә мәхәббәте була, тагын өчесе кемгә булган гыйшкы икән инде, дип гаҗәпләнде тамашачы. Бактың исә Филүс туган ягына, әти-әнисенә, тамашачыга булган мәхәббәтен җырлары аша җиткерергә булган.
Ә җырлары бәгырьләрне айкап алырлык. Татар, башкорт халык җырлары, татар җыр сәнгатендә тирән эз калдырган танылган шагыйрьләребез, композиторларыбыз әсәрләре, романслары... Филүснең визит карточкасына әверелгән “Китмә, сандугач!”, халкыбызның җуелмас ядкарьләреннән “Сагынам, дуслар”, “Иделләре, күлләре”, татарның күңелендә уелып калган “Әнкәй, синең куллар”, “Агыла да болыт агыла”, “Кыр казлары” кебек җырларны тыныч кына тыңлап булмый, әлбәттә.
Филүскә еш кына: “Нигә үзеңнең җырларыңны җырламыйсың?” – дигән сорау бирәләр. Андыйларга җавабы әзер аның:
– Халык җырлары үзебезнеке түгелмени? – ди ул. – Халкыбызның күңел төпкелендә яткан милли ядкарьләребезне кем җырлар? Татар сәнгатендә тирән эз калдырган халкыбыз моңнарын башкаручы яшь җырчылар бик сирәк. Аларны мин дә башкармасам, гөнаһ булыр.
Репертуарны үзе сайлый Филүс. Тамашачы арасында йөргәндә, нинди җыр кирәген халык үзе әйтеп бирә икән. Композиторлар да әсәрләрен тәкъдим итә. Аннан соң яшь җырчыларның: “Бүген халык җырлары – искелек калдыгы, аларны тамашачы тыңламый”, – дигән фикерләре белән килешми ул.
– Җырга яңа сулыш өрергә, заманча аранжировка эшләргә кирәк, – ди Филүс. – Әгәр элек җыр ничек башкарылган, бүген дә шул кимәлдә җырланса, ул тамашачыга кызык була алмый. Татар халык җырларын, классика, ретро, шул ук вакытта заманча җырларны бер концертта башкару авыр, әлбәттә. Әмма алтын урталыкны табу кирәк. Иң мөһиме, җырны баетып, күңелең аша үткәреп башкару зарур. Шул вакытта гына җыр тамашачыга барып җитә.
Аннан соң җырны концерт буе “тере” уен коралларына кушылып, үз тавышы белән җырлау да безгә көчле йогынты ясый. Бүген күп кенә эстрада “йолдыз”ларыбыз “япон тактасы”на күчеп беткән бер чорда, моңлы тавышка шулкадәр сусаганбыз икән.
Сәхнәдән җыр агыла. “Сандугач, сандугач. Китмә, китмә, сандугач...” Җыр башкарганда, Филүснең маңгаеннан борчак-борчак тир бәреп чыга. Биеп җырлаганда, сулышы каба. Эстрададагы кайбер җырчылар кебек сиереп-сикереп биеп тә, җырлап та булмый шул монда. Үз тавышы белән җыр башкарганда, барысын да тоеп, сизеп торасың. Бүген җырчылар бу традициядән бик ераклашты. Кулайракны эзлиләр. Шоу да булсын, матур да булсын, башка җырчыларның концертыннан артык та булсын аларга. Ә Филүс Каһиров исә ялтыравыклы заллар белән дә, сәхнәдәге таганнар, укалы-чуклы күлмәкләр белән дә тамашачы күңелен яуларга тырышмый. Аңа ул кирәк тә түгел. Чөнки аның сахралар киңлеген иңләрлек, Идел суларын айкарлык алтын тавышы бар.
"Ватаным Татарстан".
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|