|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2014 Җәмгыять
Казанда “Новая волна”ны үткәреп булырмы?Казанда “Новая волна”ны үткәрү мөмкинлекләре бар, һәм алар начар димәс идем – мэр һәм Дума рәисе И.Метшин Шул мәсьәлә буенча Казан башлыгы аны оештыручыларга рәсми мөрәҗәгать иткән, якын арада җавап булыр дип көтелә. Яшь башкаручыларның “Новая волна” фестивален башкалабызда үткәрү омтылышыбыз Казан җәмәгатьчелегендә зур хуплау тапты, ММЧ һәм социаль челтәрләр ду килде, артистлар үзләре дә Казанга килергә теләк белдереп яза, кичә узган “Рубин” – “Динамо” матчында Казан җанатарларының үзенчәлекле флешмоб уздырган: уен алдыннан трибунада “Казань за “Новую волну” язулы баннер сузганнар – бу Татарстан башкаласында музыкаль форум уздыру мөмкинлекләре зурдан, җәмгыятьтә аңа ихтыяҗ булуы хакында сөйли. Дөрес, без Казанда аны ничек бар - шулай уздырырга теләмибез, ә конкурсны географик яктан күпкә киңрәк, катнашучылар аудиториясен зуррак итәргә исәплибез. Шәһәр Думасы депутатлары башлангычын хуплап, Дума исеменнән “Новая волна” проекты авторы Игорь Крутой һәм РФ мәдәният министры Владимир Мединскийга хат яздым, бүгенгә бер генә мәгълүмат бар: Игорь Крутой, Яңа елга кадәр карар кабул ителәчәк, дип җиткерде. Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр һәм Дума рәисе Илсур Метшин шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, үз вакытында ташландык хәлгә килгән Юрмаланың мәдәни объектлары “Новая волна” проекты ярдәмендә 123 елда торгызылган, һава юлы активлашкан һәм шәп аэропорт барлыкка килгән, отельерларның эше алга киткән, төбәктә бизнес-проектлар барлыкка килгән... Шулай булгач, яңа “Новая волна”ны үзебезнең Казанда уздыру өчен әле көрәшәчәкбез, Казанда “Новая волна”ны үткәрү мөмкинлекләр бар, һәм алар начар димәс идем. Гомумән, төрле илләр арасында мәдәният, спорт “күперләре”, сәясәткә караганда, тизрәк салына, дип юнәлеш бирде И.Метшин.
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|