|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2014 Шоу-бизнес
Азат Тимершәех югалмады, ул үләннәр эшкәртү белән мәшгуль (ФОТО)Соңгы араларда Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех күренми башлады. Хәтерләсәгез, ул Татарстан кулланучылар җәмгыяте берлегендә Республика комитеты профсоюзы рәисе буларак сайланган иде, ә быел май аеннан җырчыны Татарстанда үскән шифалы үләннәр эшкәртү предприятиесенең цех башлыгы итеп билгеләгәннәр. Бу эшкә Азат әфәнде бик теләп алынган. – Татарстан кулланучылар җәмгыяте берлеге республикабыз буенча шифалы үләннәр җыя. Әмма моңа кадәр әлеге үләннәрне эшкәртү эшен башлап җибәрүче булмаган. Үләннәр белән мин балачактан бирле таныш. Әти-әнигә ияреп, мәтрүшкәсен, ромашкасын, кычытканын, үги ана яфрагын җыярга йөрдек. Җыйган үләннәрне әни киптерә иде. Миләш, шомырт, җиләккә кадәр җыеп киптерде. Соңыннан алар белән кыш көне тәмле итеп чәй эчә торган идек. Үләннәр эшкәртү эшенә керешкәнче, мин үләннәр каталогын өйрәнеп чыктым. Һәрбер үләннең нинди файда китерүенә төшендем. Без бары Татарстанда гына үскән үләннәрне эшкәртәбез. Читтән кергән бер үлән дә юк. Төрле районнан төрле чимал керә. Мәсәлән, Актаныштан – гөлҗимеш, Балтач белән Кукмарадан – артыш (можжевельник), Лаештан мәтрүшкә җыеп җибәрәләр. Экологик яктан чиста булган урыннарда үскән үләннәрне генә сатып алабыз. Барысы да заказ белән эшләнә. Нинди үлән җыярга кирәклеген алдан хәбәр итәбез. Эшкәрткән үләннәрне җыеп, махсус капларга салып, сату урыннарына куябыз. Агропромпаркта да, Казан ярминкәләрендә дә сату нокталарыбыз бар. Шулай ук Мәскәү базарына да чыгарга ниятлибез, – диде Азат Тимершәех. Җырчы бүгенге көндә 42 төрле исемдәге товар барлыгын әйтеп узды. Үлән чәйләрен бик яратып алуларын да искәртте. Президент белән министрларга кадәр заказ бирәләр икән. Моннан кала, юкә мунчаласын, каен себеркесен әзерләүне дә эшкә керткән.
– Капрон мунчала белән тән ышкыйбыз. Аннан нинди сихәт алырга мөмкин?! Тәнне тырный гына ул. Ә юкә мунчаласы йомшак та, файдалы да. Аның файдасын өлкән, урта буын кешеләре генә аңлыйдыр. Яшьләр белеп бетерми. Әбисенең янында басып: “Нәрсәгә андый мунчала?” - дип әйтә инде оныгы. Гомумән, халык табигый чималлардан куллана белми. Буяу кушкан чәйләр эчә! Без нәрсә эчәсебезне дә белмичә, шуны сатып алабыз. Әзрәк сәламәтлек турында да уйланырга вакыттыр, - диде җырчы.
Эшкәртүгә килгән барлык үләннәрдән анализ алына. Моның өчен махсус юешләп тикшерү җайланмалары бар. Аеруча да радиция нурланышлары юклыгы тикшерелә. Киләчәктә Татарстан буенча җыелган үләннәр җыелмасын, махсус үлән чәйләрен башкалабызның супермаркетлары киштәләрендә дә урын алыр дип көтелә.
Җырчы Азат Тимершәех үзе дә көндәлек рационына бары үлән чәйләрен керткән. Буяу кушкан чәйләрдән баш тарткан. Шулай ук саф һавада йөрүен, көндәлек физик күнекмәләр ясаувын да әйтеп узды. Җырчының яшәү урыны да башкаладан читтә икән. Казандагы фатирын калдырып, тормыш юлдашы Рәмзия ханым белән Питрәч районының Көек авылында төзегән шәхси йортларында яшиләр.
1
2
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|