поиск новостей
  • 24.04 "Башмагым" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 24.04 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 24.04 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 25.04 "Башмагым" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.04 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 26.04 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 14.00, 12+
  • 26.04 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.04 "Куркак батыр" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 27.04 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 27.04 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 27.04 "Шәй-бу! Шай-бу!" Кариев театры, 18:00, 16+
  • 28.04 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.04 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 29.04 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.04 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.04 "Умырзая" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 30.04 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 30.04 "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Казанда Ак.Сахаров урамында 1 бүлмәле фатир озак вакыткаарендага бирелә. 89172930043
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659

Архив
 
23.11.2014 Җәмгыять

Флюра Низамова: Татарлыгыңа кайт, Марат!

Бер-ике атна элек башта интернетта, аннары Беренче каналда актер Марат Бәшаровның исерек баштан хатыны Екатеринаны кыйнавы турында сюжетлар күренде. «Пусть говорят» әлеге ямьсез гамәлне ике көн рәттән чәйнәде.

Шунысы бигрәк тә аяныч: ояты безгә – татарларга төште. Ник дигәндә, Бәшаровның татар милләтеннән икәненә, алай гына да түгел, мөселман мохитендә тәрбияләнгән ир егет икәненә бик нык басым ясалды. Татарларны хурлаган бер сүз дә булмады анысы, ләкин бит сүз әйтеп хурламый гына да мыскыллап була. Актерның мәрхүмә әнисенең элегрәк төшереп алынган әңгәмәсеннән өзекләр күрсәтеп алдылар. Яулыгын мөселманча бәйләгән татар анасы атаклы улы турында бик яратып сөйли ул кадрларда, бераз гына зарланып та ала: бары тик татар кызына гына өйләнергә тиеш булып та, урыс кызлары, безнеңчә әйтсәк, марҗалар белән чуалуына борчылуын сиздертә. Ә алга таба без кырыкка җитеп килүче актерның өч хатыны белән танышабыз. Дөресрәге, иң элек соңгысы, кыйналганы белән, ә сугышуының сәбәпләрен ачыкларга тырышканда, сүз арасында, элегрәк яшәп алган тагын икесе белән. Законлы никахка бары тик соңгысы белән генә кергән икән. Екатерина үзе дә актриса, Италиядә фильмнарда төшкән, җитмәсә, билгеле актер Эммануил Виторганның туганы да икән әле. Кыскасы, баштарак марҗалар белән сөешкән, берсенә бала да ясап биргән, әле дә булса шул элекке хатыны, аның әнисе (урысча тещасы була) белән үз өендә, бер гаилә кебек иркенләп аралаша, бер бер артлы яңа хатыннары Анна, Екатерина белән яшәгәндә дә беренче хатыны аларга килеп, үз өендәге кебек торып китә торган булган. Маратыбыз бу юлы атаклы яһүдләр белән туганлашкан. Хәзер инде, бу хәлләрдән соң, илдәге төп массакүләм мәгълүмат чараларын үз кулларында тотучы әлеге маһир, оста, талантлы милләт вәкилләре Бәшаровны бергәләшеп фаш итәләр.

Егет жәл инде анысы, ни дисәң дә, үз каныбыз бит әле. Ләкин үзен дуңгызларча тотуы тагын да кызганычрак – урамда машинасына утырып китәргә маташканда, журналист биргән сорауга тупас итеп җавап кайтаруы да, хатыныннан гафу үтенмәве дә жәл. Ләкин иң кызганычы, миңа калса, шул: Маратыбыз – татар булып җитә алмаган, үзебезчә тәрбиягә тиенмәгән, дөп-дөресен генә әйтсәк, урыслашкан тумачабыз. Интернетта яманаты чыгу белән, ачуым килеп, Фейсбукта язып куйдым: Марат, бердән, урыс Иваны кебек аракы чөмерүеңне туктат, татарлыгыңа кайт, яһүдләр белән тылкышып йөрүдән дә файда тапмассың, дидем. Кызулык белән язылса да, уйлап караганда, сүзләремдә хаклык бар бит, әйеме, җәмәгать? Урыска яраган нәрсә – нимесләргә үлем белән бер, диләрме әле? Татарга да урыс аракысының үлем икәнен күптән аңладык шикелле дә инде, тик соңгарак калдык бугай – өлкән быраттан яхшысын гына түгел, начар гадәтләрен дә алып бара торгач, үз милли йөзебезне югалтып киләбез. Бу очракта мин Марат Бәшаровны, Мәскәүдә – урыс иленең тарихи да, сәяси дә, рухи да башкаласында яшәп үскән, укыган, формалашкан, ә бүген инде Русия киносында һәм театрында чын урыс актеры саналучы татар малаеның бу яшендә «үз йөзенә» кайтачагына һич тә өметләнмим, сүз ул хакта түгел. Бары тик, кирәк булганда, аның татарлыгына басым ясап (гәрчә аның чын татар булганы да юк, Казанга акча эшләргә килгәндә, концерт алып барганда гына татар булып кылану аз!), чит ятлар безнең йөзгә кызыллык китерәләр, менә шунысы начар. Безнең милләткә тәгаен генә файдалары булмаса да, Сергей Шәкүровның, Алексей Ягудинның, Белла Әхмәдуллинаның, Софья Гобәйдуллинаның һәм башкаларның татарлыгын тәкрарларга яратабыз. Асылда, аларның берсе дә татар сәнгатенә яки татар спортына хезмәт итми инде, ләкин, талантлы булганга күрә, исем-фамилиясендә татар чалымнары йөрткән бу кешеләр безне бүтәннәр арасында күтәрәләр, йөзебезне ачалар. Бәшаров белән бәйле хәл исә моның нәкъ киресе...
 
Шушы вакыйгага капма каршы бер күренешне искә төшерәсем килә. Берничә ел элек Татарстанга гына түгел, бөтен илгә танылган җырчыбыз Ренат Ибраһимовның шәхси тормышындагы гаугалы хәлне шул ук «Пусть говорят» тапшыруында бик тәфсилләп күрсәткәннәр иде. Икенче хатыны белән аерылышып, өченчегә өйләнгән көннәре иде аның. Мәскәүгә Татарстаннан алып киткән булса да, җырчының икенче хатынында татарлык бер тамчы гына иде бугай, катнаш гаиләдән дип беләм, һәм ул үзен безнең хатын-кызларга хас булмаганча, бик ямьсез тотты – мескенләнде, аннары җикеренде, Ренатны иске гаиләсен хәерчелеккә дучар итүдә гаепләде. Ренат түзеп, сабыр һәм әдәпле генә итеп, аерылган хатынга каласы мөлкәтне санап күрсәткәч, башта хатынны яклаган студия аңа арты белән борылды. Арадан берәү: «Ә үзегезнең эшкә урнашып карарга исәбегез юкмы соң?» – дип кычкырды, гомере буена ире җилкәсендә генә утырганына төрттереп. Тапшыруда өченче хатынны да күрсәттеләр: ул студиягә килмәгән, видеода гына күренде һәм, әйтергә кирәк, бик сөйкемле, тыйнак булып! Киенүе мөселманча иде, үз үзен тотышы, дингә бәйлеме-түгелме – чын татарча. Шул вакытта мин Ренат өчен сөенеп куйдым: күп җырларын татарча җырласа да, инде татарча сөйләшергә дә өйрәнеп җиткән булса да (бала чагы татар мохитеннән читтә үткән бит), ничә еллар буена татарча гаилә кора алмаган һәм, ишетүемчә, төрле диннәр арасында адашып йөргән кеше, ниһаять, Мәскәүдә күңеле эзләгән парын тапкан! Яшь хатыны иренең гаиләдәге чын урынын аңларга, үзен чын ир-ат, гаилә башлыгы итеп тоярга ярдәм итәчәк дип ышандым. Һәм ялгышмадым шикелле, һәрхәлдә, җырчыбыз һәм аның яңа гаиләсе турында матур хәбәрләр генә бар, алга таба да шулай була күрсен!
 
Сүз артыннан сүз чыга, ирләребезнең мөшкел хәлгә төшүенең сәбәпләрен күпме сөйләсәк тә, һаман бер күренешкә килеп юлыгабыз – үз йөзеңне югалту дигәнгә. Йөз югалтуның күп төрле сәбәпләрен тәфсилләп тормыйча, аның милли ягына гына тукталасы килә. Катнаш никахлар мәсьәләсе – авырткан җиребез, бу хакта күп сөйлибез, күп язабыз, ләкин динамиканың кем файдасына икәнен саннар күрсәтеп тора, катнаш никахлар артканнан-арта бара. Әйтик, Казанда өйләнешүчеләрнең уртача өчтән бере катнаш никахка керә диләр, ә Татарстанда һәр бишенче гаиләнең милли яктан катнаш икәне ачыкланды. Мәхәббәткә нәрсә мишәйт итми диләр әле – беләсез инде. Шулай ук милли фактор да комачау итә алмый аңа, бусы белән һәркем килешер. Гашыйк буласың да, бетте-китте! Эчке иммунитетың булмаса, алдын артын уйлый белмәсәң, әле өстәвенә үзеңнең татарлыгың да шул Маратныкы чамалы гына булса, бигрәк тә. Беркөнне Русия радиосыннан төрле милли мәдәниятләр темасына тапшырулар коручы Маргарита Лямгены тыңлап утырам. Саратов өлкәсендә яшәүче казах кешесе белән әңгәмәләшә. Казах туганыбыз үз халкының Саратовтагы проблемаларын сөйли, телне, җыр-биюләрен онытмас өчен нинди чаралар кирәклеген тәкрарлый. Сүз катнаш никахларга килеп кагылды. Казах абзые бу күренешнең үз милләте өчен никадәр зарарлы икәнен аңлатырга тырышып карады, ә Маргарита ханым гаҗәпләнеп калды: ничек инде зарарлы булсын, бу бит искиткеч яхшы эш, бер-береңә ихтирам, кызыксыну уята торган гамәл, янәсе. Менә шулай, кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә.
 
Исемнәребез генә дә хәл-әхвәлебезне сөйләп тора. Мин монда  авылда күбрәк «Юлдаш» радиосын тыңлыйм. Ул башкортча һәм бераз татарча да ягымлы, халыкчан тапшырулар оештыра. Туган көннәр, туйлар уңаеннан котлау хатлары күп укыла, котлаучыларның исем-шәрифләре санап кителә. Ике хатның берсеннән генә түгел, ә һәрберсеннән диярлек балаларның, оныкларның исемнәрен ис-акылым китеп тыңлыйм – Анжела, Виктория, Лилиана, Артем, Виолетта, Элина, Алиналар. Болары әле татар, башкорт дигәннәре. Чәчәкле-чуклы ситсыга кызыккан чегән хатыны кебек, безнең халык нигәдер әнә шундый испан, француз, яһүд исемнәренә кызыга. Психологик сәбәбе татарлыктан, башкортлыктан качарга омтылудадыр дип уйлыйм. Ул исем ияләре инде татар түгел, шул ук вакытта урыс булып та бетмәгәннәр, шундый бер серле милләт кешеләре! Күңелле бит. Урыслар алдында да йөзең якты. Ә инде, киленең Марина, Наташа йә Лариса, кияүләрең Алексей, Николай, Владимир да безнең котлауларга кушыла, дип тезә башласалар, юбиляр Әхмәтҗан бабай яисә Нургаян әбинең ул-кызларының, оныкларының өченче буында урыслашып баруын аңлавы кыен түгел. Бу күбрәк шәһәр күренеше дияр идең, инде авылларыбыз да күзгә күренеп урыслаша. Ел саен авылыбызга өч дүрт урыс гаиләсе йә булмаса әлеге дә баягы катнаш гаиләләр күченеп кайтканга шулай ул. Барлы юклы җитмеш йортлы безнең урамда гына да хәзер алты урыс гаиләсе бар, аръякта унлап булыр. Татар авылына кайтмаслар иде, безнең якларда урыс авыллары күптән бетте. Дус яшибез яшәвен, мин болай, син тегеләй дип тарткалашмыйбыз. Тик шунысы кызганыч: татар теле гел аста калып бара, адым саен чигенәбез. Тел мәсьәләсендә татарлар хәзер бу урысларны «эретә» алмас инде, көчләр тигез түгел...
 
Хуш, үзебез үшән икән, нишләп соң безне әйдәп баручы «өлкән» милләт вәкилләре – урыслар, үзләренә яр итеп сайлаган иренең йә хатынының теленә, мәдәниятенә хөрмәтле түгел? Нишләп алар баласына шул телне дә өйрәтүне кирәкле эшкә санамый? Сәер сорау, шулай бит. Җавабы әзер инде аның: империядә бүтәнчә була алмый! Ничек инде статуслы милләт кайчандыр үзе буйсындырган милләтләрне тиң күрсен дә  аның мәдәниятен, телен өйрәнеп утырсын ди?! Әнә шул бөеклек чиреннән арына алмый ул, гәрчә Советлар Союзы нәкъ менә элек Русиягә буйсынган ундүрт зур милләтнең теге бөеклеккә ризасызлыгы төкәнгәнгә күрә таралып төште дә бит инде. Без ярый әле республиканы саклап калдык дип сөенәбез, шуннан артыгы безгә тәтемәде, илнең уртасында яшәгәч. Хәзер Кәрим Тинчуринның пьесасындагы кебек, милли яктан да урталыкта калдык – ни алтара, ни пултара дигәндәй. Инде бөтен ышаныч ирләрдә – сакласа, гаиләне дә, телне дә, рухны да алар гына саклый ала. Тик менә шундый ирләрне тәрбияләп үстергән аналарыбызның теле Тукай әйткән әнкәм теле булсын иде. Дәүләттән уңмагач, гаиләдән булса да уңасы иде бит татарга.
 

Флюра НИЗАМОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы