поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
21.11.2014 Җәмгыять

Биш минут та буш вакытым юк: ике гаиләмне туендырасым бар

– Биш минут та буш вакытым юк. Көне буе чабам мин, абый. Минем ике гаилә бит, туендырырга кирәк, – дип “акланды” кичә бер хәзрәт, нигә һаман кандидатлыгыңны якламыйсың, дип “бәйләнгәч”.

Ике гаиләсен дә тигез карарга тырыша, көн буе хезмәттә икән, мондый егетләргә тел-теш тидерүе кыен, билгеле. Шәри­гатебез берничә хатын алырга мөмкинлек бирә анысы. Әмма хатыннары хисабына яшәргә тырышучылар, балаларын кайгырт­мау­чылар да аз түгел бит. Менә шушы күпхатынлылык мәсьә­ләсен җайга саласы иде бит, дип ТР Диния нәзарәте яңа ел башыннан мәчетләрдә никах укытучы яшь­ләрнең (шаһәдәтнамә бирү бе­лән беррәттән) чәчләрен чәч­кә бәйләү фактын бердәм мәгъ­лүмат базасына кертеп барырга кирәк дигән карарга килде. “Шундый зарурлык бармыни?” – дип мөрәҗәгать иттек без мөфти урын­басары, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәм­мәт­­шинга.

– Әлбәттә, шәригатебездә күпхатынлылык рөхсәт ителгән. Шуңа күрә без моңа каршы килә алмыйбыз. Шуңа күрә кайбер газеталар, Татарстанда күпхатын­лылыкка каршы сугыш игълан ителде, дип яза икән, мәсьәләне артык куерту бу. Шул ук вакытта Коръәндә, үз хатыннарыңа тигез карый алсаң гына, күпхатын­лы­лык мөмкин, дигән шарт куелуын кайберәүләрнең исләренә тө­шермичә булмый. Телебездә өл­кән хатын, яшь хатын дигән гый­барәләр юктан гына тумаган, билгеле. Яшь хатын булгач, ир-ат яше янына ешрак та йөрергә тырыша. Бу җәһәттә бәхәс чыкмасын өчен өйләнгәндә әлеге җә­һәттә килешенергә тиеш. Бүләк­ләр бирү, балалар белән аралашу, каядыр йөртү кебек мәсьә­ләләр дә байтак әле. Кыскасы, кемгәдер өстенлек бирел­мәсен. Әмма никах вакытында мондый вәзгыятьләрдә ничегрәк булачагы килешенсә, хатын риза икән, мөмкин, билгеле.
 
Шул ук вакытта күпхатын­лылыкның бик күп четерекле яклары килеп чыга. Бу мәсьәлә хәзер мигрантларга да бәйле. Мөселман төбәкләреннән хәзер безнең якларга бик күп киләләр. Монда алар өйләнеп тә торалар. Нигә өйләнәсең дип тә әйтеп булмый. Бу тыелмый. Ләкин аның тегендә – Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Әзәрбәйҗанда ничә хатыны калганын кем белә?! Ул монда өйләнә дә, бераздан юкка чыга. Баласы булмаса, мөгаен, биредә калган хатынга җиңел­рәктер инде. Баласы калса, ул сабыйны ничек тәрбияләргә? Ире булмагач, әле аннан аерылып булмый. Иренең рөхсәтеннән баш­ка безнең Әбүхәнифә мәз­һәбендә аера да алмыйсың. Шуңа күрә хәзерге вакытта күп­хатынлылык хатын-кызны, балаларны социаль һәм хокукый як­лау зарурлыгын да китереп чыгара. Мирас, башка мәсьәләләр дә туа. Безнең дөньяви дәүләт ­алдында ул сабыйлар барыбер тулы гаилә балалары була алмый. Чөнки ЗАГС каршында әти-әниләренең никахлары теркәл­мәгән. Әтисе ничек кенә ярдәм итсә дә, хөкүмәт өчен ул барыбер ятим, әнисе генә тәрбияләгән бала булып кала. Булышса әйбәт әле, бәлкем тәрбияләү ягыннан проблема килеп чыкмас. Шуның өчен хәзер Диния нәзарәте, Гола­мәләр шурасы, казыйлар белән берлектә никах, талак проблемалары хакында методик күрсәтмә әзерләнә. Чынлап та, ир саналган кеше фәлән ел элек Таҗикстанга кайтып киткән, ничә еллар кү­ренми икән, кем эзли, кем таба аны?! Мондый мәсьәләләрне хәл итүнең – хатын-кызны һәм балаларны яклауның бер хокукый юлын табарга кирәк.
 
Моның өчен, чыннан да, бердәм электрон мәгълүмат базасы булдыру зарур. Бу гамәлне мин кемнеңдер хокукларын бозу дип санамыйм. Чөнки никах укытылса, әлеге эш өммәткә хәбәр ителергә тиеш дигән нәрсә бар. Сер түгел, бүген яшерен никахлар бик күп. Беренче хатыныннан яшереп укыйлар. Бәлкем моны мөселманнарның бер өлеше беләдер, аны гомум күрсәтергә дә теләмиләр. Шул ук вакытта мәгълүмат базасы киң матбугатка чыгару өчен түгел бит. Имамнар анда кереп, бу кешеләргә никах укылдымы икән, ничәнче мәртәбә укыла – шуны белү өчен генә. Кемгәдер компромат әзер­ләп, аны хатынына хәбәр итү өчен түгел, әлбәттә. Әле ул мәгълүмат базасын бөтен Россия күләмендә оештыру да мөмкин түгел. Икенчедән, никах укучылар мәчеттә утыручы имамнардан башка да шактый күп. Шуңа күрә әлеге база берничек тә тулы була алмый. Әйтик, никахланырга теләүче кеше илебезнең бер төбәгеннән килеп бездә өй­ләнергә яки бездәге кеше каядыр читкә барып та никах укытырга мөмкин. База булдырып кына мәсьәлә хәл ителми.
 
Баш казыебыз Җәлил хәзрәт, аңлашылмаучылыкларга урын калдырмас өчен, никах килешүе төзергә тәкъдим итә. ЗАГСка барып язылышсалар да, бүген юристлар яңа өйләнешүчеләрне никах килешүе төзергә чакыра башлады. Мәсәлән, әлеге ки­лешү нигезендә, ул-бу килеп чыккан сурәттә, хатыныңа ми­лекнең күпме өлеше калырга тиешлеге әйтелә. Беренче хатын гадәттә хокукый яклана, чөнки никах ЗАГСта теркәлә. Ә икенче ха­тынның бернинди хокукый яклавы юк. Ире ташлап китсә, балалары белән берүзе утырып кала. Никах килешүе гамәлгә кер­телсә, ир-ат та, хатын-кыз да үз өстенә җаваплылык ала. Чөнки бу ки­лешү нотариуста теркәлер­гә тиеш. Димәк, никах укытканчы башта нотариаль конторага барырга кирәк булачак. Бу инде җенси теләкләреңне канәгать­ләндерү өчен генә түгел, чын-чынлап икенче гаилә корырга теләвеңне раслый торган җитди гамәл. Җенси теләклә­реңне ка­нә­гатьләндерү өчен генә өйләнү шәригать кануннарын боза. Никах килешүе, бе­ренчедән, дөнья­ви дәүләт тарафыннан яклау табачак, чөнки ул – рәсми танылган документ. Икен­чедән, кешенең шәригать кануннарын бозмаганлыгын, нияте дөрес икәнлеген хуплаучы дәлил ул. Җәлил хәз­рәтнең бу фикерен биш куллап яклыйм мин. Әгәр икенче, өчен­че хатын алырга телисең икән, әлеге килешүне казый карарга, хатын­нарның, балалар­ның хо­кук­лары якланамы икән­леген тикшерергә тиеш.
 
Чынлап та, талак дип әйтсә нишләрсең? Сер түгел, андыйлар күп: талак әйтә дә китә. Әнә шигыйларда вакытлы никах бар диләр. Әмма анда да күпләр моңа каршы, чөнки ул шә­ригатькә каршы килә. Әйтик, хатынны шунда ук аерырга ярамый. Бәлкем ул йөкледер. Әгәр йөкле икән, ире талак дип әйтсә дә, бу хәл бераз вакыттан соң гына үз көченә керә. Атасы үз баласы икәнлеген танырга тиеш. Вакытлы никахлар, гомумән, без­нең өчен сәер бер нәрсә.
 
Дөрес, беренче хатын, миңа бел­дермичә яки башкага өйлән­мисең, дигән шарт куймаса, бүтәнгә өйләнергә мөмкин дигән сүз бар. Әмма әйтмичә өйләнсәң, барыбер икенче гаилә янына барырга, балаларны кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә яшереп йөрү мәгънәсез, барыбер билгеле булачак. Ике гаилә арасында йөр­гән атага балаларының мөнә­сәбәте нинди була – зур проблема бу. Хатынга, балаларга психологик тетрәнү китерә торган бер күренеш дип тә әйтергә була моны. Гомумән, ике хатын белән торуны дөньяви җәмгы­ятьтә бик авыр хәл дип саныйм мин. Согудиядән килгән шәех­ләрнең дә, ике хатын белән торуы бик кыен, дип әйткәне бар. Мөселман илләрендә яшәсәләр дә, хәзер хатын-кызларның психологиясе бик нык үзгәрде. Билгеле, феминизм хәрәкәтенең дә тәэсире бардыр. Дөньяда хатын-кызлар­ның ирләр белән бертигез хокук­лы булабыз дип җан атып йөрүләре дә яхшы билгеле.
 
Татарларда ике хатын белән тору элек тә бик сирәк булган. Ике хатын тоту өчен кешенең матди ягы да ныклы булуы мөһим. Әйтик, ике хатын алсаң, аларның тәһарәт алу урыннары аерым булырга тиеш. Шәһәр шартларында аерым фатир дигән сүз бу. Татар хатын-кызлары болай да мөселман дөньясында шактый мөстәкыйльлеге, үзсүзле булуы белән аерылып торган. Шуңа күрә бүген дә күпхатынлылык күренеше киң таралыр дип уйламыйм. Әмма проблема барлыгын күрмичә, танымыйча булмый.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 168 | 21.11.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»