поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.11.2014 Мәгариф

Мәгариф системасы: совет чоры һәм хәзерге заман

“Бу химия фәне миңа нәрсәгә кирәк инде? Минем бит химик буласым юк!” Әнә шундыйрак фикерләрне мәктәп укучыларыннан еш ишетергә мөмкин. Безнең мәктәпләрдә кирәкмәгән фәннәргә зур игътибар бирелә. Балаларны тормыш итәргә өйрәтмиләр дигән “ташлар” Россия мәгарифе бакчасына еш атыла.

Чыннан да, Россия мәктәпләрендә инсанның киләчәгенә бернинди йогынты ясамый торган фәннәр укытыламы яисә шәхес тәрбияләүдә боларның барысы да кирәкме соң?
 
Безнең мәгарифнең тәҗрибә мәйданын хәтерләтүе инде беркемгә дә сер түгел. Теге яки бу илнең белем бирү алымнарын Татарстан мәктәпләрендә дә куллану табигый күренешкә әверелеп бара. Совет мәктәбе чорындагы астрономия укытылмый, зоология, ботаника фәннәрен берләштереп биология генә керә башлаган. Сызым дәресләре менә бетәм-менә бетәм дип кенә калды. Ул резерв дәрес буларак кына керә. Тарих дәресләре дә кыскартылган. Ә менә җәмгыять белеменә игътибар арткан. Дүртенче сыйныфтан этика, дин нигезләре өстәлгән...
 
Ә бит совет чорындагы белем бирү системасын күпләр сагынып искә ала. Җиһанда беренчеләрдән булып Җир шарын әйләнеп чыккан ил вәкилләре буларак, бездә, чыннан да, төпле белем бирелгән дияргә хакыбыз бардыр. Совет чорындагы укытучыларның абруе хакында әйтеп тә торасы юк. Укытучы икенче әни яки әти кебек булды. Фәннәр нигезле һәм эзлекле рәвештә укытылды. Тәрбия җәһәтеннән, мәктәп әти-әнине мөмкин кадәр укыту мәшәкатеннән арындыруга йөз тотса да, җыелышларда уртак тел табарга омтылу, мөгаллим белән мәктәпнең бер сүздә булуына омтылыш бар иде. Ә хәзер шундый фикер туа ки, балаң саный, укый-яза белсә генә мәктәпкә кабул итәргә мөмкиннәр. Мөгаллимнең аны укытып, “кара эш эшләп” чиләнәсе килмидер кебек. Рәсемен ясап бир, шигырен ятлат, реферат, портфолиосын компьютерда җый,  имтиханга әзерлә, репетитор яллыйсыңмы, үзең өйрәтәсеңме – анысы ата-ана хәсрәте...
 
Хакыйкать бәхәстә туа, ди. Әйдәгез, үзара фикер алышыйк, уйланыйк әле мәгарифебез турында. Башкаларга күз салыйк.
 
АКШка күчеп киткән милләттәшебез Динә Харисова андагы белем бирү системасын түбәндәгечә тасвирлады:
 
- Америкада мәктәпләр өч баскычка бүленә. Башлангыч мәктәпкә балалар 5 яшьтән бара. Киндергарден сыйныфы бездәге әзерлек төркеме кебегрәк. Монда алар хәреф танырга, санарга өйрәнә, бераз уку-язу күнекмәләре ала. Ә аннан соң, беренче сыйныфка баралар һәм бишенчегә кадәр укыйлар (кайбер штатларда 6 сыйныфка кадәр).
 
Һәр ел саен - яңа сыйныф, яңа укытучы. Ягъни ел саен дусларың алмаша, дигән сүз. Укытучы бер сыйныфны гына укыта. Педагогик институтны тәмамлаганда ук инде алар нинди классларны укытачакларын белә. Минемчә, моның тискәре ягы шунда: 6-7 яшьлек сабыйлар өчен ел саен сыйныфташларны һәм укытучыны алыштыру, үзгәрешләргә күнегү читенрәк.
 
Башлангыч мәктәптә күбрәк уеннарга игътибар бирелә. Укучылар елына 2-3 спектакль куя. Бер урында гына утырмыйча, экскурсияләргә йөри, җәмгыятьтә яшәргә өйрәнә. Укучыларның сәләте буенча классларга бүлү дискриминация санала! Аларның нәрсәгә маһир, сәләхиятле булуын дәрес барышында ачыклыйлар. Балалар һәммәсе дә түгәрәк өстәл янында тезелеп утыра. Укытучы исә һәр төркемгә аерым биремнәр бирә.
 
Ә аннан соң - урта мәктәп. Анысына 6-8 сыйныф укучылары йөри. Биредә уеннар, озын тәнәфесләр юк, парта артында утырып фән нигезләрен үзләштерәләр. Балалар мәйданчыгы булмаса да, стадионы бар.
 
Соңгы баскыч - 9-11 сыйныф. Монда инде укучылар, югары уку йортларындагы шикелле, өйрәнергә теләгән фәннәрен, мөгаллимнәрен үзләре сайлап ала. Тугызынчыда биологияне сайласаң, тарихны унынчыга калдырырга мөмкин дигән сүз. Моның уңай ягы шунда ки: яшүсмерләр студент тормышына әзерләнә. Мондый укыту системасы булганда, алар мәктәпне ярты ел яки бер ел алдан да тәмамлый ала.
 
Шул ук вакытта тискәре ягын да билгеләп узыйк: мондый мәктәпләрдә бер сыйныфта балаларның саны 90-100гә кадәр җитә. Ә класс җитәкчеләре юк. Минемчә, бу яшьтә дә олыларның күз-колак булуы кирәк.
 
Америка мәктәпләрендә мөгаллим кешене яраталар, хөрмәт итәләр һәм тыңлыйлар. Укытучы олы кеше буларак түгел, ә дус сыманрак кабул ителә. Ул һәр баланың исемен белергә, аңа мөрәҗәгать иткәндә дә әти-әнисе яки бала теләгән исем белән дәшәргә тиеш (паспортта - бер, ә гамәлдә башка төрле исем булырга да мөмкин).
 
Россия белем йортларыннан аермалы буларак, Америка мәктәпләрендә бала үзен иркен хис итсен һәм тырышып укысын өчен, мөгаллим барысын да эшли. Балага кычкырырга, тавыш күтәрергә ярамый. Югыйсә, укытучыны эштән азат итәләр. Чынлыкта ничектер, анысын белмим, әмма укытучылар үзләренә йөкләнгән бурычны җиренә җиткереп үти.
 
 
Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылы мәктәбендә менә инде 33 ел дәвамында (шуның соңгы 14 елы - директор вазифасында ) балаларга белем бирүче Миләүшә ханым Талипова һәр чорның үз өстенлекләре һәм тискәре яклары бар дип саный:
 
- Совет чоры мәгарифенең өстенлекле якларына килгәндә, беренчедән, ул чорда имтиханнар укытучы белән укучының турыдан-туры аралашуы рәвешендә уза иде, ә хәзер – БДИ, яки тест, яисә тулысы белән ятлау. Бу мәктәптә дә, югары уку йортларында да шулай. Бүген эзлеклелек җитеп бетми дип уйлыйм. Элек һәр сыйныфны тәмамлагач, төп фәннәрдән имтихан алына иде. Хәзер күбрәк тестка өстенлек бирелә бит. Совет мәктәпләрендә укучы башыннан финанслау дигән нәрсә юк иде. Ә хәзер - кеше саныннан финанслау, бу бигрәк тә балалар саны җитмәгән мәктәпләргә кагыла (авылда бер сыйныфта норма буенча 14 укучы булырга тиеш). Бу күренеш, үз чиратында, матди-техник базага суга.Тиешле базаның булмавы укытуның сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Бүген вузларда акча түләп укуны бөтенләй аңламыйм, бюджет урыннары елдан-ел кими бара. Мөмкинлеге барлар укый, Аллаһы Тәгалә тарафыннан әллә нинди сәләт бирелеп тә, кесә ягы сай булганары читкә тибәрелә дигән сүз бит инде бу...
 
Бүгенге көндә башлангыч сыйныфларда тормыш иминлеге нигезләре аерым фән буларак укытылмый. Аның элементлары – әйләнә-тирә дөнья фәнендә, сызым элементлары исә геометрия, рәсем дәресләрендә өйрәнелә, чөнки рәсем 9 нчы сыйныфка кадәр укытыла. Беренче чиратта, рус теле, математика, физика, химия, инглиз теленә өстенлек бирергә кирәк дип уйлыйм. Калган фәннәрне өстәмә рәвештә дә өйрәтеп була.
 
 
Илгизәр Гыйльфанов 1960 елдан 2004 елга хәтле мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган, укытучы, директор, мәгариф бүлеге башлыгы булып эшләгән:
 
– Шәхсән, без укыган чорларда мантыйк, психология дәресләре дә керә иде. Ләкин без аларны аңлап бетерми идек. Шуңадырмы, бу фәннәрне бетерделәр. Сызым дәресләре болай да аз, аны һич кенә дә мәктәп программасыннан алып ташларга ярамый. Без пединститутта физматта укыганда ике бүлек эшләде: беренчесендә физика һәм производство нигезләре укытылса, икенчесендә математиклар һәм сызым укытучылары әзерлиләр иде. Мин укыткан чорда да сызым атнага бер генә сәгать керде.
 
Бүгенге көндә мине бала тәрбияләүдә әти-әнинең роле борчый. Ата-ана укытучыга хәзер бөтенләй икенче төрле карый башлады. Безнең заманда мөгаллимнең абруе, дәрәҗәсе зур, аның белән киңәшәләр, укытучыларның еш кына баланың өенә килә торган гадәте бар иде.
 
Ә хәзер күбрәк телефон аша гына хәл итәләр. Мәктәптә балага шелтә белдерелсә, шундук укытучы янына “разборка”га чабалар... Хәзер бит тәрбия мәсьәләсендә дә, белем бирү мәсьәләсендә дә укытучыны гына гаепләп калдырырга тырышалар. Укыту-тәрбия процессы бер-берсеннән аерылмаска тиеш. Укытканда - тәрбияләргә, тәрбияләгәндә укытырга кирәк. Ә безнең бу төшенчәләр ничектер аерыла. Ата-ана укытучы белән аңлаша алмый да, баланың тәрбиясендә еш кына хилафлыклар килеп чыга. Балада “Минем әти-әни укытучылардан өстенрәк икән” дигән фикер туа. Бердәм дәүләт имтаханнары кертелгәч, балаларның үз-үзләренә кул салу очраклары күзәтелә башлады. Бу хактагы хәбәрләрне сирәк-мирәк ишетеп торабыз. Хәзер мәктәпләрдә психолог, социаль педагог вазифасы булдырыла. Менә аларның ролен үстерергә иде, чөнки бүгенге әти-әни баласын тәрбияли белми. Алар тормыш шартларын яхшыртуга, үз эшләренә вакытны күбрәк сарыф итә. Ә бала читтә кала. Ата-ана белән укытучы арасындагы өзеклекне бетерергә кирәк.
 

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 17.11.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»