поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.04.2009 Җәмгыять

КАЗАН БАШКАЛА БУЛДЫ

Кичә мәркәзебезне рәсми рәвештә Россиянең өченче башкаласы итеп таныдылар. Роспатент Казанга шул исемдәге товар билгесе тапшырды. Бу исә "өченче башкала" исеменә дәгъва кылучы тагын бер шәһәр – Түбән Новгородка бер дә ошамады.

Инде Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткәндә үк ул чактагы президент Владимир Путин Татарстан мәркәзен "Россиянең өченче башкаласы" дип атаган иде. Соңрак бу сүзләрне Казан берничә мәртәбә халыкара күргәзмәләрдә кулланды. Моңа исә Түбән Новгород җитәкчелегенең ачуы чыкты. Өлкәнең ул чактагы губернатор урынбасары Ирина Живихина Татарстан башкаласын судка бирү белән дә өркетмәкче иде әле. Шуннан соң түбәнновгородлылар "өченче башкала" исемен үзләренеке итү артыннан йөри башлады. Тик Татарстан өлгеррәк булып чыкты. Роспатентка безнең гариза Нижгарныкыннан берничә көнгә алдан барып ирешкәнлектән, Россиянең өченче башкаласы булу бәхете Казанга тәтеде. Түбән Новгородка исә "Идел буе башкаласы" исеме белән канәгатьләнергә туры килде.

 

Дөрес, җитәкчеләребез дәрәҗәле исем алу белән артык мактанмаган кебек, Түбән Новгород та үпкәсен сиздермәскә тырыша. "Идел буе башкаласы" бу­лу отышлырак та әле. Иделне Россиядә генә түгел, Европада да яхшы беләләр", – дигән Нижгар өлкәсенең кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү, кече эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү министры урынбасары Владимир Селезнев.

 

P.S. Кичә әлеге вакыйгага Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бәя бирде. Аның сүзләренә караганда, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек эре шәһәрләр янәшәсендә Казан, гомумән Татарстан, сәясәт һәм икътисадта, милләтара һәм диннәрара мөнәсәбәтләрдә әһәмиятле роль уйный. "Әлеге хәл Евразия дәүләтләре белән элемтәләрне ныгытуда Татарстан керткән өлешне тану дип уйлыйм, – дигән ул "Би-Би-Си" радиосына биргән әңгәмәсендә. – Безнең өчен бу абруй да, Казанның Европа дәрәҗәсендәге тормышка омтылуын күрсәтү мөмкинлеге дә". Дәүләт Советы Рәисе Россиянең өченче башкаласы исеменә дәгъва кылган Түбән Новгород шәһәренә карата да мөнәсәбәтен белдергән. "Мондый хокукка Идел буе шәһәрләренең күбесе ия, Түбән Новгород бигрәк тә". Әмма Европа һәм Азия кисешкән урында урнашкан Казан үзенең тарихи һәм географик өстенлегеннән файдаланып, чит илләр белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыруга ирешкән. "Инфраструктура үсеше, халыкара дәрәҗәдәге эре чаралар – болар барысы да Казанның дәрәҗәсе ягыннан Мәскәү һәм Санкт-Петербургка якынлашуын күрсәтә", - дигән Фәрит Мөхәммәтшин.

 


---
Ватаным Татарстан
№ 61 | 04.04.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»