|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2014 Милләт
Дамир Исхаков Кырымда күргәннәрен сөйләдеИске Кырым шәһәрендәге Үзбәк хан мәчетенең 700 еллыгы уңаеннан ярымутрауда халыкара гыйльми-гамәли конференция булып узды. Җыелышта нинди мәсьәләләр күтәрелде? Кырымда хәлләр ничек? Андагы кардәшләребез ничек көн күрә? Әнә шундый сораулар белән әлеге җыелышта катнашкан тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаковка мөрәҗәгать иттек. – Мәчетнең салынуына 700 ел икән, димәк, кырымтатарларының исламны кабул итүенә дә ким дигәндә җиде гасыр? – Мәчетнең исеме шартлы. Үзбәк хан исеме белән аталса да, төзелү вакыты язылган алгы өлеше, ишек яны – портал башка урыннан күчереп салынган дип исәпли алар. Әлеге мәчет берничә тапкыр үзгәртеп корылган. Хәзерге тышкы кыяфәте – ХVI гасыр мәчете. Чынлап та, Үзбәк хан исеменнән язылган бик әһәмиятле язма бу. Чөнки бүген дә ислам динен кайчан кабул итте икән ул дигән бәхәсләр бара. Үзбәк хан 1312нче елны тәхеткә утыра. Димәк, ике елдан, ягъни 1314нче елны аның исеменнән мәчет салына икән, шул вакытка туры килә бу. Каланың әүвәлге исеме Кырым. Төркичә атама инде – Корма, Кырым. Әнә монголларның Кара Корым дигән башкаласы да булган. Ул атама төркиләрдән алынган. Әле Солхат дигән исеме дә булган. Монысы греклардан калган атама дигән фараз бар. Монгол исеме дә булуы мөмкин. Әмма төп исеме – Кырым. Кырым ярымутравының, Кырым ханлыгының исеме дә шуннан алынган. Кырымтатарларның үзатамасы да шуннан килеп чыккан. Заманында аннан бүленеп чыгып Яңа Кырым шәһәре дә корылган булган. Шуңа күрә тора-бара Иске Кырымга әйләнгән.
Кешеләр югала
– Хәзерге вакытта анда кырымтатарлары яшиме? Күчеп кайта алганнармы?
– Ул Бакчасарай районына керә. Хәзер анда кырымтатарлары шактый гына. Аларның күплеге ягыннан икенче район бу. Әһәмиятле туристик зонага керә торган урын. Республика башкаласы Симферопольдән дә ерак түгел ул.
– Шулай да кырымтатарлары ислам динен кайсы гасырларда кабул иткән?
– Бәлкем исламны Алтын Урданың төп халкыннан иртәрәк тә кабул иткәннәрдер. Чөнки аларга ХIII гасырда ук сәлҗүкләр йогынтысы булган. Кырымда 1260нчы елларда мәчет төзелгән дигән мәгълүматлар бар. Димәк, ХIII йөзнең икенче яртысында, һичшиксез, сәлҗүкләр йогынтысында ул җирләрдә исламлашу башланган. Шуңа күрә Идел буена караганда (болгарларны исәпкә алмаганда) иртәрәк тә булуы мөмкин. Әмма Бәркә хан да бар бит әле. Алтын Урда башында торып, ул да шул дәвердәрәк исламны кабул иткән. Билгеле, Урда, татарлар Үзбәк хан заманында тулаем исламлаша.
– Әлеге мәчет тыюлык статусында сакланамы?
– Элек тыюлык эченә кергән, әмма совет чорыннан бу заманга күчкәндә исемлектән төшеп калган. Бүген аның хуҗасы юк, хәзерге вакытта ниндидер “Жилкомхозсервис” оешмасы балансында диделәр. Аны мөфтият үз кулына алырга уйлый-уйлавын. Аннан хуҗасы кем булыр, кем саклар – билгесез.
– Соңгы вакытта Кырымдагы мәчет-мәдрәсәләрдә тентүләр, төрлечә басым ясаулар бара, дип сөйлиләр.
– Җыелыш вакытында андый борчулы чыгышлар яңгырамады. Анда кырымтатарларыннан булган шәхесләр, әйтик, вице-премьер Руслан Бальбек катнашты. Андагы мөфтият тә дәүләт карамагында инде. Әмма үзара аралашуларда андый борчылулар, әйтик, кешеләр югалу турындагы хәбәрләр ишетелде. Журналист Юлия Латынина белдергәнчә, 18 кеше түгел, 4-5 кеше. Барыбер бу да – күңелсез нәрсә. Алар кулга алынганмы, үтерелгәнме – билгесез. Минемчә, анда кырымтатарларның бер өлешенә, Милли Мәҗлес эшчәнлегенә бәйле басым бара. Мәсәлән, Мостафа Җәмилев кулында булган “Кырым” фондын япмакчылар икән. Милли Мәҗлеснең үзенә дә хәзер эшләү чикләнде.
Җәмилевне кертмиләр
– Милли Мәҗлесне икегә бүлмәкчеләр дип тә ишеттек.
– Аны ябу, бүлү алай ук җиңел түгел. Мостафа Җәмилев зур тәҗрибәле көрәшче, оста подпольщик буларак, аны нык уйлап корган. Милли Мәҗлеснең һәр депутаты халык тарафыннан сайланган. Район дәрәҗәсендә дә аның органнары бар. Шуңа күрә аны автомат рәвештә ябып булмый. Халык тарафыннан сайлап куелган органны халык үзе генә юкка чыгара ала. Кырым эчендә җыела алмасалар, башка җирдә дә җыела алалар. Мәскәү моны да онытмаска тиеш. Чөнки Мостафа Җәмилев Корылтайны Төркиядә җыярга уйлый икән дигән сүзләр дә ишетелде. Дөрестерме-юктырмы, шундый сүзләр йөри. Әмма монда эш Милли Мәҗлестә генә түгел. Хакимият органнарына халык ышанып бетми. Бу элеккеге вәзгыятькә дә, хәзергесенә дә бәйле. Хәзерге хакимияткә кереп эшләүчеләр дә халык арасында ихтирам казанмаган әле. Тагын бер җитди проблема – урта катлау, зыялылар белән эшләү җитми. Милли Мәҗлеснең бер өлеше читтә, Украинада калды хәзер. Кырым эчендә кем эшләргә тиеш дигән мәсьәлә бар. Хакимияткә бик якын булучыларның абруе юк. Хәзер нормаль кешеләрне тупларлык оешма күренми. Милли Мәҗлес басым астында булгач, моның белән шөгыльләнә алмый. Яңа рәис Рефат Чубаров та хәзер Киевтә. Аннан торып оештыру эшләренә җитәкчелек итеп булмый. Мин гади кешеләр, зыялылар белән аралаштым. Әле бит халык саны тагын да артырга мөмкин. Үзбәкстаннан 70-80 мең кеше кайтуы бар диләр. Инде кайтучылар бар.
– Шул ук вакытта биш меңләп кырымтатары, монда дин тоту кыенлашыр дип, Киев тарафына күчеп киткән дип әйтүчеләр бар.
– Әйе, андый хәбәр дә йөри. Төгәл әйтүче юк. Бәлкем бу дин тотуга гына түгел, дини юнәлеш туры килмәүгә бәйледер. Россия эчендәге вәзгыять үзенчәлеклерәк. Әйтик, кайбер дини юнәлешләр бездә тыелган, ә Украинада тыелмаган иде. Күчеп китүләр шуңа бәйле булырга мөмкин.
Татарны татар кайгыртмаса
– Татарстанга Бакчасарай районы беркетелгәне билгеле инде. Республикабыз анда нишли ала?
– Үзбәк хан мәчете комплексын, мәдәни ядкяр буларак, заманчыл дәрәҗәдә торгызырга иде. Бу эшкә Татарстан алынса, бик яхшы булачак. Сер түгел, Мәскәү йогынтысы кертәләр дип, республикабызга бераз шикләнеп карау бар анда. Мин реставраторлар белән сөйләштем: коточкыч зур сумма таләп ителми. Үзбәк хан мәчетен тулаем торгызып бетерү өчен 20 миллион сум акча кирәк. Әгәр мәдрәсәне дә кертеп, тулы бер туристлык комплексы итеп торгызыла икән, җәмгысы 32 миллион сум акча җитә. Бәлкем моны Президентка тәкъдим итәргәдер. Әйтик, Минтимер Шәймиев Болгарны торгызды. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы исеменнән шушы эшкә алынса, безнең тарафтан бу бик әһәмиятле адым булыр иде. Дөньякүләм ислам өммәте өчен дә, кырымтатар җәмгыятендә Татарстанның абруен күтәрү өчен дә яхшы булачак бу.
Кырымтатар җәмәгатьчелеге белән аралашу нәтиҗәсендә тагын бер тәкъдимем туды. Кырымтатар зыялылары белән эшләү өчен, Татарстан Хөкүмәте, әйтик, мәдәни башлангычлар фонды дип аталган аерым бер фонд булдыра ала. Хәзер аларга, мәктәпләр, хастаханәләр төзү өчен, Мәскәү дә акча бирергә җыена. Менә шуннан тыш мәдәни мәнфәгатьләрне кайгырту өчен бер фонд кирәк. Мәсәлән, Кырымда ярымутрауның тарихы турында шактый гына юл тасвирламалары нәшер ителгән. Әмма кырымтатарларының тарихына багышланган шундый кечкенәрәк китапчыклар юк. Гомумән, Кырым турында язганда бүген дә татарлар ничектер читтәрәк калып килә. Анда православ һәйкәлләрен бик күп тасвирлыйлар. “Мөселман Кырымы”, “Татар Кырымы” дигән аерым тасвирламалар, тарихи китаплар нәшер итеп булыр иде. Мәктәпләр өчен “Кырымтатарларның тарихы” дигән дәреслек эшләргә мөмкин. Татарстан тарихчыларының тәҗрибәсе зур: без инде татар тарихы буенча икенче буын дәреслекләр әзерләдек. Кырымда андый дәреслек юк. Бу эшкә кырымтатарларының үз галимнәрен дә җәлеп итеп булыр иде, без дә катнаша алыр идек. Әнә Радловның үз вакытында чыгарылган күп томлы татар авыз иҗаты басмасы бар. Себер татарлары шуның үзләренә караган өлешен хәзер бастырып чыгарды. Аның Кырымга багышланган өлеше дә бар. Шуны да кабат бастырып, халыкка кайтарырга кирәк. Әлеге хезмәт нигезендә мәктәпләр өчен уку ярдәмлеге дә эшләргә мөмкин. Минемчә, безнең тәҗрибәне һәм методологияне кулланып, Татарстан галимнәре белән кырымтатар галимнәре бу эшләрне бергәләп эшләргә тиеш. Уртак эшчәнлек шушылай араларыбызны якынайтыр иде. Чынлыкта бер-беребезне начар беләбез. Кырымтатарлар үз эчләренә бикләнеп яшәргә күнеккән. Хәзер алар Татарстанга килеп йөри башлады һәм күп кенә нәрсәнең үзләренә дә кирәк икәнлегенә төшенде. Әмма тәҗрибәне тәгаен эшләгәндә генә үзләштерергә була.
Бу фондны Татарстан үзе булдырырга тиеш. Әгәр бу тәкъдим Кырымда кемгәдер ошамый икән, фонд эшчәнлегенә Мәскәүне дә җәлеп итеп, бергәләп эшләргә мөмкин. Сәясәттән бераз аерылганрак мәдәни эшләр турында сүз бара монда. Шул чакта Кырымда бер фәнни үзәк тә барлыкка килер иде.
– Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының анда филиалы бар түгелме соң?
– Әйе, анда филиал ачылган. Хөкүмәтебез аларга биш штат бирде. Ул эшли башларга тиеш. Әмма аның белән генә булмый. Мин әйткән нәрсәләр киңрәк. Аны бу филиал гына башкара алмый. Анда тел, әдәбият белгечләре дә керергә тиеш. Кырымтатарларның башлангыч академик үзәген шушы фонд аша корырга була. Минем күзәтүемчә, кырымтатарлар Казандагы кардәшләреннән егерме елга артта калган. Совет чорында да аларның мөмкинлеге булмады. Бергә эшләгән сурәттә алар безнең дәрәҗәгә тиз күтәреләчәк.
– Соңгы вакытта Үзбәкстан якларыннан күпме кеше кайтканын ачыклый алмадыгызмы?
– Моны дәүләт органнары гына белә, ахры. Бу мәсьәләне әллә ни куертмыйлар. Кырымтатарларның санын арттырырга теләүчеләр дә күренми анда. Кайтып урнашканнардан да 12 меңләп гаилә җирне үзенә беркетә алмаган әле. Кайбер татарларның кайтасы да килми. Үзбәкстанда милекне әллә ни кыйбатка сата алмыйсың. Шул ук вакытта Кырымдагы бәяләр Россиянеке төсле. Пенсияләребез ике тапкыр артты дип, башта картлар шатланган иде. Бүген бу артуның нәтиҗәсе юкка чыкты инде. Мәсәлән, бензин бәясе безгә караганда кыйммәтрәк. Икътисадый яктан алга таба проблемалар булачак. Кырымтатарлар арасында туризм, хезмәт күрсәтү өлкәсендә шөгыльләнүчеләр күп. Туристлар саны бик нык кимеде, дип зарландылар. Димәк, аларның кереме шактый кимегән. Шуңа күрә Татарстан Кырымда эш йөрткәндә икътисадый якны да уйларга тиеш. Мәсәлән, Татар конгрессы декабрь башында “Татарстанның эшлекле партнерлары” дигән киңәшмә уздырырга җыена. Минемчә, Кырымнан да вәкилләр чакырырга кирәк. Бәлкем берәр уртак нәрсә чыгарып булыр. Безгә, Татарстанга, гомумән, Кырым турында түгел, татар Кырымы хакында уйларга кирәк. Чөнки башкаларны башкалар да кайгыртыр. Татарны татар кайгыртмаса, башка кайгыртучы булмаска мөмкин.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|